|
Бакчабыз . да бакчабыз!!! |
|
|
|
|
Сезгә "Бакчабыз, да бакчабыз" исемле фотогалерея тәкъдим итәбез. Сайтыбызның сул ягындагы "Фотогалереяләр җыелмасы"на рәхим итегез. Гомумән , сәхифәдәге барлык фотоларыбызны нәкъ менә шунда таба аласыз, дуслар! Апрель аеннан бирле яңгыр яумаса да, бакчабызга кул селтәмәдек. Яшелчә һәм чәчәкләребезгә әлеге корылыклы җәйдә мөмкин кадәр ярдәм кулын суздык. Мулдан тирес кертү сәбәплеме, әллә яңа җир булгангамы, чүп үләннәре котырып уңды бакчабызда. Бар көчебезне чүп үләннәре белән көрәшкә юнәлттек, Җиңдек бит тырышкач!!! Суны да мулдан сибәргә кирәк булды быел. Ташып чак өлгерәсең, ә туфрак сипкәнеңне бар дип тә белми, ә дигәнче йотып та куя. Бик озак бакчабыз яшәреп китә алмыйча тилмереп утырды. Ләкин безнең хезмәт бушка китмәде....
акрынлап бакчабызны Африканың Сахара чүлендәге "оазис" ка әйләндердек. Менә шулай укытучыларыбыз, җыештыручы Миләүшә апабыз һәм безнең тырышлык белән авылыбызга ямь биреп утыручы "оҗмах почмагы" булдыруга ирештек. Кыш буе витаминнар белән сыйланып чыгарбыз алла боерса! Фикерләр:
|
Яңартылды Пәнҗешәмбе, Май 30, 2013 09:42 |
3.5Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
MSG_SV_TOTAL_VOTES 2
FORM_HEADER
Comments
Һәр нәрсәнең җае бар шул Раушания ханым. Кулланучыларга җайлыдыр җайлысын, тик бер биттә ике-өч анимацияле рәсем, мондый слайд-шоулар сайтның ачылу тизлеген бик нык киметә шул. Шуңа күрә сайтны ачкан саен зрәгә йөкләнеп утырмасыннар өчен сылтама эченә яшерелгән дә инде алар.Кирәк кеше табып алып карый алсын өчен. Бернинди авырлыгы юк, ә бары тик мәкалә дә ни әйтелә шуны эшләргә генә кирәк. Үзебезнең туган телдә аңлатылган инде үзенчә.
RSS