Июль
22,
2010
Бакчабыз . да бакчабыз!!! Бастыру
Автор:   

Сезгә "Бакчабыз, да бакчабыз" исемле фотогалерея тәкъдим итәбез. Сайтыбызның сул ягындагы "Фотогалереяләр җыелмасы"на рәхим итегез. Гомумән , сәхифәдәге барлык фотоларыбызны нәкъ менә шунда таба аласыз, дуслар! Апрель аеннан бирле яңгыр яумаса да, бакчабызга кул селтәмәдек. Яшелчә һәм чәчәкләребезгә әлеге корылыклы җәйдә мөмкин кадәр ярдәм кулын суздык. Мулдан тирес кертү сәбәплеме, әллә яңа җир булгангамы, чүп үләннәре котырып уңды бакчабызда. Бар көчебезне чүп үләннәре белән көрәшкә юнәлттек, Җиңдек бит тырышкач!!! Суны да мулдан сибәргә кирәк булды быел. Ташып чак өлгерәсең, ә туфрак сипкәнеңне бар дип тә белми, ә дигәнче йотып та куя. Бик озак бакчабыз яшәреп китә алмыйча тилмереп утырды. Ләкин безнең хезмәт бушка китмәде....

акрынлап бакчабызны Африканың Сахара чүлендәге "оазис" ка әйләндердек. Менә шулай укытучыларыбыз, җыештыручы Миләүшә апабыз һәм безнең тырышлык белән авылыбызга ямь биреп утыручы "оҗмах почмагы" булдыруга ирештек. Кыш буе витаминнар белән сыйланып чыгарбыз алла боерса!

Фикерләр:

Яңартылды Пәнҗешәмбе, Май 30, 2013 09:42
 

MSG_SV_CURRENT_RATING 3.5
MSG_SV_TOTAL_VOTES 2

MSG_SV_PLEASE_VOTE

MSG_SV_VOTEMARK55MSG_SV_VOTEMARK44MSG_SV_VOTEMARK33MSG_SV_VOTEMARK22MSG_SV_VOTEMARK11