Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Июль
22,
2010
Бакчабыз , да бакчабыз!!! PDF Бастыру Email
Автор:   

Сезгә "Бакчабыз, да бакчабыз" исемле фотогалерея тәкъдим итәбез. Фотогалереяләр җыелмасына рәхим итегез. Апрель аеннан бирле яңгыр яумаса да, бакчабызга кул селтәмәдек. Яшелчә һәм чәчәкләребезгә әлеге корылыклы җәйдә мөмкин кадәр ярдәм кулын суздык. Мулдан тирес кертү сәбәплеме, әллә яңа җир булгангамы, чүп үләннәре котырып уңды бакчабызда. Бар көчебезне чүп үләннәре белән көрәшкә юнәлттек, Җиңдек бит тырышкач!!! Суны да мулдан сибәргә кирәк булды быел. Ташып чак өлгерәсең, ә туфрак сипкәнеңне бар дип тә белми, ә дигәнче йотып та куя. Бик озак бакчабыз яшәреп китә алмыйча тилмереп утырды. Ләкин безнең хезмәт бушка китмәде акрынлап бакчабызны Африканың Сахара чүлендәге "оазис" ка әйләндердек. Менә шулай укытучыларыбыз, җыештыручы Миләүшә апабыз һәм безнең тырышлык белән авылыбызга ямь биреп утыручы "оҗмах почмагы" булдыруга ирештек. Кыш буе витаминнар белән сыйланып чыгарбыз алла боерса!

Фикерләр:

Яңартылды Пәнҗешәмбе, Май 30, 2013 09:12
 

MSG_SV_CURRENT_RATING 4
MSG_SV_TOTAL_VOTES 1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!
.