Ямьле Саба ягым-Мишәбашым
Белем алган туган мәктәбем.
Сиңа атап язар шигырьләрем
Сиңа баглап эшлим эшләрем!
Февраль 24, 2012 |
|
22 февраль көнне мәктәбебездә "Аҗаган" уены булып үтте. Барлык укучылар ике командага бүленеп байрак эзләдек. Уен бик күңелле узды. Нәтиҗәдә "Яшь десантчылар" командасы җиңүгә иреште. Котлыйбыз! Форсаттан файдаланып барлык укучы егетләребезне, укытучы егетләребезне, гомумән, барлык көчле җенес вәкилләрен әлеге матур бәйрәм белән тәбрик итәм. Укуда, эштә һәм тормышта зур уңышлар теләп калам. "Аҗаган" уеныннан күңелле мизгелләрне Сезгә дә тәкъдим итәм. 2012 ел, 23 февраль Фикерләр:
|
|||
Яңартылды Дүшәмбе, Май 06, 2013 09:27 |
Агымдагы рейтингы: 4
Тавыш бирде: 3
Әлеге материалны бәяләгезче!: