• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Балалар бакчалары өчен кулланмалар PDF Бастыру E-mail
Чәршәмбе, Август 24, 2011 10:45

Хөрмәтле, балалар бакчасында эшләүче коллегаларыбыз! Сезнең эш безнекенә караганда да авыр бит. Ходай сезгә сабырлык бирсен! Бервакыт мин бакчада музыкаль хезмәткәр булып эшләп алган идем. Түземлегем нәкъ ике айга җитте. Менә сайтның актив кулланучысы Венера Гәрәева белән балалар бакчасы эшчеләре өчен аз гына да булса файда булсын дип, кулланмалар бүлеге ачып җибәрдек. Бүген беренче эшне урнаштырабыз. Әлеге ресурс бушлай , теркәлү дә мәҗбүри түгел , аралашыгыз, тәҗрибә уртаклашыгыз. Уңышлар телим һәм сабырлык Cезгә! Дуслар, игътибар!!! Wordта булган материалларыгызны Arial шрифтында язуыгызны яки башка шрифтта булса, Arial га күчереп саклап, җибәрүегезне үтенәм.

Мөхәмәтҗанова Зөһрә Мансур кызы Әтнә районы Олы Әтнә “Кояшкай” балалар бакчасы музыка җитәкчесе.“Көлсылу”.Әкияттә – кунакта(“Социальләштерү”,“Аралашу”,“Сәламәтлек”,“Музыка” белем бирү өлкәләрен интеграцияләү)

Бәйрәмнән күренешләр

Көлсылу
Бераз көтегез, хәзер ачыла ...

Компьютерыгызга йөкләп алыгыз.

Балтач районы Балтач 3 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Венера Гәрәева. "Көз бәйрәме" исемле мероприятие-чара сценарие. Рәхмәт Венера! Тагын матур-матур эшләр көтеп калам!



Көз-тылсымчы

"Көз-тылсымчы"


(Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен көз бәйрәме)

Бераз көтегез, хәзер ачыла ...



Чираттагы кунагыбызның эшен кабул итеп алыгыз. Зур рәхмәт Сезгә! Әлеге эш Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы Күәм балалар бакчасы тәрбиячесе- Фазылҗанова Гөлнар Госман кызыннан килеп иреште.



Сәнгатебез күкләрендә- Кояшыбыз, Аебыз, бар җиһанга күренерлек кадерлеТукаебыз!

"Сәнгатебез күкләрендә

- Кояшыбыз, Аебыз,

Бар җиһанга күренерлек

Кадерле Тукаебыз!"

Бераз көтегез, хәзер ачыла ...



Әтнә районы Күәм балалар бакчасы тәрбиячесе- Шәрифуллина Наилә Госман кызы эше белән танышыйк. Рәхмәт Сезгә!



Юл йөрү кагыйдәсен, белергә тиеш һәркем
Уртанчылар төркемендә сәхнәләштерелгән ачык шөгыль

Бераз көтегез, хәзер ачыла ...




Балалар бакчалары өчен интерактив Flash-уеннар

Уенны башлар алдыннан плеер эчендә теләсә кайсы җиргә тычканның сул як төймәсе белән басып алыгыз!


Хома исемле тычкан маҗаралары(Санау күнекмәләре)

Рафик һәм аның дуслары

Дуңгыз баласы Мырык һәм принцесса

Көнгерә һәм аның баласын киендерик әле!

Укытучылар актив түгел инде, бәлки сез бездән уздырырсыз!!!

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

Күәм балалар бакчасы

Фикерләр:

Яңартылды Сишәмбе, Декабрь 18, 2012 09:05
 

Агымдагы рейтингы: 4.75Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 56

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
+2 #9 RE: Балалар бакчалары өчен кулланмаларРузалия Шарипова 04.02.2015 11:25
Исәнмесез. Зинһар өчен безне гафу итегез. Балалар бакчалары өчен интерактив Flash-уеннарны яздырып ала алмыйбыз. Нәрсә эшлик икән сез әйткәнчә дә эшләп карадык. Алдан ук рәхмәтебезне белдерәбез.Сез ничек тә булса минем почтага җибәрә алмассызмы икән.
Өземтәләргә
 
 
0 #8 RE: Балалар бакчалары өчен кулланмаларГелюся 22.11.2014 09:55
бик әйбәт сайт. эшегездә уңышлар телибез.бик әйбәт сайт. эшегездә уңышлар сезгә.
Өземтәләргә
 
 
+7 #7 RE: Балалар бакчалары өчен кулланмаларБулат Шакиров 12.09.2013 21:43
Quoting
flash- уеннарны скачать итеп буламы?

Тырышсаң, принципта була да инде, моның өчен сайтның яшел төстәге җиренә тычканның уң ягы белән чиртеп, "сохранить как" аша, "веб страница, полностью" ны сайларга кирәк, эш өстәленә саклап, сакланган папкадан swf форматындагы файлларны табып аны браузер белән ачарга гына кирәк. Уңышлар!
Өземтәләргә
 
 
0 #6 RE: Балалар бакчалары өчен кулланмаларБулат Шакиров 12.09.2013 21:34
Юк!
Өземтәләргә
 
 
0 #5 сорауХэния 12.09.2013 21:31
flash- уеннарны скачать итеп буламы?
Өземтәләргә
 
 
+2 #4 RE: Балалар бакчалары өчен кулланмаларфэридэ яшь укытучы 14.10.2011 08:35
Шулай дэвам итсэгез иде. Бик зур рэхмэт сезгэ. Алда да аралашып яшэрбез дип ометлэнэм.
Өземтәләргә
 
 
-6 #3 RE: Балалар бакчалары өчен кулланмаларВенера Гәрәева 09.09.2011 15:14
Балалар бакчасы өчен кирәкле материалларны, бигрәк тә татар телендә, табу җиңел түгел. Шушы изге максат белән мин дә сайт оештырырга булдым. Булган тәҗрибәне уртаклашу бик кирәк дип саныйм.
Өземтәләргә
 
 
0 #2 КӨЗальфинур 07.09.2011 20:54
Хәерле кич! Сезгә үземнең рәхмәтләремне җиткерәм.Мин 20 ел балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим,шуңада барлык нечкәлекләрне дә яхшы аңлыйм.
Өземтәләргә
 
 
+6 #1 RE: Балалар бакчалары өчен кулланмаларРезеда 05.09.2011 08:48
Хәерле көн! Дөрестән дә, балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләргә, татар телен алып баручыларга татар телендә материал юк диярлек дәрәҗәдә. Бу сайт минем ярдәмчемә әйләнер дип өметләнеп калам. Рәхмәт сезгә!
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү