• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Мәрьям апаның сугыш яралары һаман сыкрый PDF Бастыру E-mail
җомга, Май 06, 2011 10:00

Сугыш.... Әлеге сүзне ишетүгә күпме кешенең күзләре яшь белән тула! 66 ел вакыт үтсә дә, яралар һаман сызлана, без берни булмагандай урра кычкырып бәйрәм иткәндә, меңләгән ирен, әтисен, абыйсын югалтканнар өчен бу көн сызлануларның кабат яңаруы, яралардан кабат кан саркып чыгу көне булып тора. Кызганыч, безнең авылда сугыш ветераннары юк инде, хәзер. Авыр туфраклары җиңел булсын. Ләкин әлеге дәһшәтле елларны  бераз гына булса да күзаллау өчен без авылыбызның иң өлкән кешесе, сугыш елларының ачысын-төчесен үз җилкәсендә татыган 92 яшьлек Хәйретдинова Мәрьям апаны күреп сөйләшергә булдык. Түбәндә аның белән әңгәмәдән видеоязма тәкъдим итәбез. Ролик узган ел төшерелде, техник сәбәпләр аркасында без аны сайтка урнаштыра алмадык, бер ел эчендә яралар төзәлгән дип уйлау җиңел акыллылык булыр иде. Шуңа без Мәрьям апаның йөрәк ярасын кабат кузгалтмаска булдык, узган елгы  язманы гына урнаштырабыз.  Мәрьям апа әле дә исән-сау, кызы Рауза апа, кияве Вәдүт абый, оныклары Рәсүлә, кече кияве (Рәсүләнең тормыш иптәше) Ильяс, оныкчыклары Рүзәл тәрбиясендә.  Бөтен авыл халкы аларның Мәрьям апага кадер-хөрмәт күрсәтүен яхшы белә. Сугыш еллары тартып алган бәхетле тормышын картаймыш көнендә булса да , аз гына булса да компенсацияләү өчен бөтен көчләрен куялар. Мең рәхмәт аларга! Өе һәрвакыт җылы, ашарга пешерелгән, чисталык- пөхтәлек, иң мөһиме җылы мөнәсәбәт. Болары хәзер барысы да бар Мәрьям апаның. Их, яшь чакларында да булсачы! Инде, әйдәгез видеоязманы карап үтик:

Зурайту Күчереп алу Cыйфаты өчен гафу үтенәбез, укытучының хезмәт хакы яхшы видокамера алырлык түгел, шул!

 

Фикерләр:

Яңартылды Сишәмбе, Сентябрь 20, 2011 08:08
 

Агымдагы рейтингы: 4.86Кайнар УНЛЫК!!!
Тавыш бирде: 7

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #5 RE: Бөек Җиңүнең 66 еллыгын каршылапБулат Шакиров 10.05.2011 20:34
Quoting
Булат!Ветеранна р берәү дә калмады,дигәнсе ң.Әйе,Вакыт галиҗәнапләре рәхимсез.40еллыкка Мишәбаш буенча һәлак булганнар исемлеген яңартып йөргәннәр әле яңа гына кебек.Әле ул вакытта ветераннар күп иде.Совет чорлары бит...Без быргы,барабанна р белән йолдызлар да беркетеп йөрдек әле.26 ел узып та киткән.Исең китмәле.

Әйтмә инде Фәния апа! 26 ел элек миңа да 40 яшь түгел иде шул!!!
Өземтәләргә
 
 
0 #4 Бөек Җиңүнең 66еллыгын каршылапГайсина Фәния Бәдгетдиновна 10.05.2011 20:31
Булат!Ветеранна р берәү дә калмады,дигәнсе ң.Әйе,Вакыт галиҗәнапләре рәхимсез.40еллыкка Мишәбаш буенча һәлак булганнар исемлеген яңартып йөргәннәр әле яңа гына кебек.Әле ул вакытта ветераннар күп иде.Совет чорлары бит...Без быргы,барабанна р белән йолдызлар да беркетеп йөрдек әле.26 ел узып та киткән.Исең китмәле.
Өземтәләргә
 
 
+1 #3 RE: Бөек Җиңүнең 66 еллыгын каршылапБулат Шакиров 09.05.2011 10:02
Фикер җыю кирәкми дә, сайтта амнистия!!! :P
Өземтәләргә
 
 
0 #2 Бөек Җиңүнең 66 еллыгын каршылап —Зөһрә Төхвәтшина 08.05.2011 22:54
Хәерле төн, Булат, сайтташлар! Видеоязманы тыңлагач, шундый сорау туа: Мәрьям апаның язмышына охшаш язмышлар илдә ничә икән? Минем дә ике картатайым сугышка беренче көннән үк алынып, 1 ай эчендә һәлак булган.Картинәйләрем берсе - 7, икенчесе 6 бала белән тол калып, сугышның бар михнәтләрен татыганнар. Инде ничә ел үтсә дә( инде картинәйләрем дә, әтием дә мәрхүм булдылар), күзләргә яшь килә... (гафу итегез: язма ничәдер фикер җыяр өчен түгел, йөрәк сыкравы, каһәрле сугыш авазы...)
Өземтәләргә
 
 
0 #1 RE: Бөек Җиңүнең 66 еллыгын каршылапЛилия Таҗетдинова 07.05.2011 21:00
Бик тетрәндергеч видеоьязма. Хәзерге яшьләргә, балаларга күрсәтү өчен менә дигән әзер материал. Шушындый язмаларны караганнан соң, бәлки олы буын кешеләренә, тормышка карашлары үзгәрер.
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү