Ямьле Саба ягым-Мишәбашым
Белем алган туган мәктәбем.
Сиңа атап язар шигырьләрем
Сиңа баглап эшлим эшләрем!
Сентябрь 01, 2010 |
|
Әйдәгез, бәйрәм турында сөйләшеп алыйк инде. Көннең салкынча булуын исәпкә алып, чараны спортзалыбызда гына үткәрергә булдык. Берсеннән-берсе матур чәчәк бәйләмнәре тоткан, ә үзләре шул чәчәк бәйләмнәреннән дә чибәррәк балаларыбыз ишекне ачып керү белән, мәктәп сөенеп, яктырып киткәндәй булды. Ул арада әти-әниләр, тәрбияче апалар, районнан вәкилләр, Явлаштау авыл җирлеге башлыгы, Явлаштау урта мәктәбе директоры да залыбызда урын алдылар. "Белем бәйрәме"безне ачу өчен сүзне мәктәп мөдиребез - Рафига Рәшитовна алды. Аның балаларны, әти-әниләрне, укытучыларны һәм килгән кунакларны бәйрәм белән котлавыннан соң, укучылар көче белән әзерләнгән әдәби-музыкаль монтаж каралды. Һәр укучы матур-матур концерт номеры башкарды. Соңыннан балаларны "Тюльпан" балалар бакчасы мөдире- Газизова Нурфия, район вәкилләре- Ишниязов Марат, Зөлфия Фәсхетдиновна авыл җирлеге башлыгы-Наил Фәйзелхакович, Явлаштау урта мәктәбе директоры - Зөлфәт Фоатович, әти-әниләр котлады. Котлаучылар укучыларга бүләккә уку кирәк-яраклары өләште. Менә беренче кыңгырау чыңлады һәм яңарыш дәресе- Изге болгар һәм Свияжск тарихи җирләребезгә багышланган кереш дәресебез башланды. Түбәндә бәйрәмнән кайбер мизгелләрне күрә аласыз: ![]() Фикерләр:
|
|||
Яңартылды Дүшәмбе, Май 06, 2013 09:35 |
Агымдагы рейтингы: 4.4
Тавыш бирде: 5
Әлеге материалны бәяләгезче!:
Фикерләр
Бу язманың фикерләр RSS тасмасы .