Декабрь
27,
2011
Бездә семинар Бастыру
Автор: Lion2005   

Кадерле кунаклар һәм кулланучыларым! Бүген безнең мәктәп базасында район башлангыч мәктәбе мөдирләренең семинары булып үтте. Темасы:"Федераль дәүләт стандартлары шартларында башлангыч сыйныфларда укыту процессын информацион-мәгълүмати чаралар белән тулыландыру".Җитәкчеләр игътибарына 1 сыйныфта математика фәненнән «Сантиметр»(укытучы – Шакирова Р.Р.),2 сыйныфта татар теле «Тамыр» темасы астында (укытучы – Фазыйлова Ф.Б.)ачык дәресләр, дәрестән тыш эшчәнлек "Математик Экспресс” (укытучы – Галимуллина Л.Р.), класстан тыш чара (укытучы – Шакиров Б.М.) тәкъдим ителде. Киңәшмә өлешендә Мишәбаш башлангыч мәктәбе укытучыларының эшчәнлекләренә, ачык дәресләргә анализ ясалып уңай бәя бирелде. Икенче чирекне йомгаклау, Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрүгә әзерлек, укучыларның кышкы каникулларын үткәрү буенча чыгышлар тыңланды.

Пожалуйста ждите, идёт загрузка изображений...
Photo Title 1Photo Title 2Photo Title 3Photo Title 4Photo Title 5Photo Title 6Photo Title 7Photo Title 8Photo Title 9Photo Title 10Photo Title 11Photo Title 12Photo Title 13Photo Title 14

 

Семинарда катнашкан барлык иптәшләргә зур рәхмәтемне белдерәм! Әлеге семинар яңа шартларда уку-укыту эшчәнлеген уңышлы оештыруда безгә нык ярдәм итәр дип ышанып калам. Башлангыч мәктәп мөдирләренең үтә авыр, мәшәкатьле вазыйфаларын башкаруда ходай сабырлык бирсен! Аларның, без- гади укытучылар белән чагыштырганда эшләре күпкә артыграк, почтага килеп торган чиксез сандагы "Срочно!" грифы астындагы хатлар артыннан гына йөгереп йөреп тә күпме чәчләре "агара". Урта мәктәп директорларының ичмасам, бу күренми торган бихисап эшләрендә завучлары ярдәм итәләр, ә менә башлангычларныкы барысы да үз җилкәсендә. Шуның өстенә, "Хәлләрегез ничек, проблемаларыгыз юкмы? Булган проблемаларыгызны ничегрәк хәл итәргә мөмкин?",- дип, хәлләр белешеп, ярдәм кулын сузып, мәктәпләрнең кечкенә генә уңышына да сөенеп, аларны яңа җиңүләргә дәртләндерәсе урында, кимчелелекле урыннарны видеога "төшереп" йөрүче (вазыйфасын әйтә дә алмыйм инде!!!) Рисәнә туташ алдында "калтырап төшеп", отчет бирәселәре бар бит. Әле каникул башланмаган, инде каникул планының бер экземплярын Рисәнә туташка принтердан чыгарып бирделәр бугай, ялгышмасам. Сез аны әллә үткәреләчәк чараларга килеп, күңелле мизгелләрне төшереп, матур-матур видеороликлар ясый дип уйлыйсызмы? Кызганыч, юк шул,болар барысы да фәлән-фәлән вакытта, фәлән-фәлән укытучы нишләп йөри, эштәме ул икәнен тикшерү өчен эшләнә һәм без ул килгәндә, булмаган нәрсәне бар итеп күрсәтеп, "рәвеш" китерергә мәҗбүр булабыз, андый шартларда укытучы чын күңелдән эшли алмый, укытучы ул иҗат кешесе, аркасына автомат терәп торганда шагыйрь шигырь яза алмаган кебек, өзлексез "мушка" да торып та бернинди мәгънәле әйбер майтарып булмый, кадерле җитәкчеләр, аңлагыз инде шуны!!! Олы юлга карап, машина күзләп, "рәвеш" китереп, әллә ни алга китеп буладыр дип уйламыйм, ни кызганыч, нәтиҗәсе менә шундый аның! Ярый, читкә киттем бугай, барыгызны да якынлашып килүче Яңа еллар белән котлыйм, зур уңышлар теләп калам. Ә семинардан фоторепортажны түбәндә күрә аласыз (видеорепортаж ясар идем, миндә Рисәнә туташныкы кебек, "текә видеокамера" юк шулСмеётся) Репортажга рәхим итегез!


Фикерләр:

Яңартылды Дүшәмбе, Май 06, 2013 09:31
 

Агымдагы рейтингы: 5Кайнар УНЛЫК!!!
Тавыш бирде: 5

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1