• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Безнең "Чыршы бәйрәме" PDF Бастыру E-mail
Шимбә, Декабрь 31, 2011 09:40

Игътибарыгызга чыршы бәйрәменнән видеорепортаж тәкъдим итәм. 30 нчы декабрь көнне мәктәбебездә гөрләтеп "Чыршы бәйрәме" үткәрдек. Бәйрәмебезгә Явлаштау мәдәният йортыннан Кыш бабай һәм аның "иҗат төркеме" килеп төшмәсенме! Бик күңелле итеп кичәне үткәреп тә бирделәр. Зур рәхмәт аларга. Таныш булыгыз: Кыш бабай- Җирлегебезнең танылган һәвәскәр җырчысы, чын мәгънәсендә ике авылның җыр-моңга сусавын басучы Ринат Шамилов. Бер генә чара да аның катнашыннан башка үткәне юктыр. Терлекчелектә эшләсә дә, ул сәнгатькә дә вакыт таба. Яңа ел(Аждаһа)- шаян, шук, елгыр кыз- Багутова Миләүшә. Аңа укуында зур уңышлар, тәртипле, акыллы кыз булып үсүен теләп калам. Куян - мәдәният йорты мөдире Әхмәтҗанова Гәүһәрия, көчле оештыру сәләтенә ия, бик тә талантлы, мәдәният өлкәсендә байтак кына мактаулы исемнәргә лаек кеше, үз эшенең чын остасы. Тимгелле мәче - Явлаштау авылы китапханәчесе Галиева Тәгъзимә, укучыларыбызда китапка, сәнгать әсәрләренә мәхәббәт уяту эшендә безнең иң нык терәгебез, атнага ике тапкыр балалар белән очрашып төрле чаралар үткәреп, байтак кына укучыларны компьютер уеннарыннан аерып алып, әдәбият дөньясына алып кереп китә алгандыр, мөгаен. Зиннәтова Ландыш- Кар кызы. Явлаштау урта мәктәбенең иң актив укучыларының берсе. Берничә ел әлеге мәктәпнең "Яшь хәбәрче" түгәрәгендә баш мөхәррир булып эшләп килә. Әлеге иптәшләрнең барысына да, безнең мәктәп укытучылары, укучылары һәм әти-әниләре исеменнән зур рәхмәтемне белдерәм. Аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калам. Яңа еллар белән сезне! Инде, әйдәгез бәйрәмне видеоязмада карап үтик. Файл күләмле, шуңа күрә роликны эшләтеп җибәргәч паузага басып, бераз көтеп торыгыз, чәй эчеп алсагыз да була, бу роликның тукталып-тукталып эшләвеннән коткарыр.

Зурайту Күчереп алу

 

Тагын бер кат барыгызны да Яңа еллар белән дуслар!

Фикерләр:

Яңартылды Пәнҗешәмбе, Гыйнвар 19, 2012 10:14
 

Агымдагы рейтингы: 4.71Кайнар УНЛЫК!!!
Тавыш бирде: 7

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #2 RE: Безнең "Чыршы бәйрәме"Раушания 04.01.2012 19:31
Быел бәйрәмнәрегез январьга калмадымыни?
Өземтәләргә
 
 
0 #1 RE: Безнең "Чыршы бәйрәме"Лилия Таҗетдинова 01.01.2012 23:13
Бәйрәмегез бик күңелле үткән , тик нигәдер чыршыгыз гына бер читтә моңаеп басып тора.
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү