• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Сентябрь
01,
2011
Бәйрәм белән!!! PDF Бастыру E-mail
Автор: Lion2005   

Барыгызны да шаулап-гөрләп үткән бәйрәмнәр белән котлыйм, уку елы буе, юк..юк беркайчан да  балаларның да, укытучыларның да, ата-аналарның да йөзеннән елмаю китмәсен. Гомумән, "Еллар имин, илләр тыныч булсын иде!"- дигән теләкләр белән сезгә бүгенге бәйрәмнән берничә фото тәкъдим итәм. Яхшырак фотоаппарат алмый булмас ахры, акчалар бик к-ү-ү-үп итеп артса!!!Смеётся Сыйфаты начаррак. Әйтергә дә онытканмын икән, бүген әле тагын бер шатлыклы хәл- 1 сыйныфка укырга керүчеләр саны буенча соңгы 4 ел белән чагыштырганда рекорд куелды - 8 укучы беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде. Аларга тырышып укуларын, исән-сау булуларын телим!!!

You need to upgrade your Flash Player

 

Ә сездә бәйрәмнәр ничегрәк узды?

Фикерләр:

Яңартылды Дүшәмбе, Май 06, 2013 09:33
 

Агымдагы рейтингы: 4.92Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 12

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
-1 #6 RE: Бәйрәм белән!!!Булат Шакиров 02.09.2011 22:05
Сәлам! Явлаштауда 5 укучы керде
Өземтәләргә
 
 
0 #5 Бәйрәм белән!!!Гайсина Фәния Бәдгетдиновна 02.09.2011 22:00
Булат!Яңа уку елы белән!Молодцы,м ишәбашлар!Төннә рен дә йокламыйсыз.Гомергә тырыш булдыгыз.Бездә 3 кенә.Гәрчә мәктәбебез 9еллык булса да.Явлаштауда ничә?
Өземтәләргә
 
 
0 #4 RE: Бәйрәм белән!!!Раушания Мәтҗанова 02.09.2011 16:25
Яңа уку елын матур гына башлап җибәргәнсез. Сезгә куаныч булып 8 укучы 1 нче сыйныфка аяк баскан. Алдагы елларда да укучылар саны кимемәсен, киресенчә, артсын гына иде. Мәктәбегез укучыларның тавышыннан гөрләп торсын, ябылу куркынычы янамасын.
Өземтәләргә
 
 
0 #3 RE: Бәйрәм белән!!!Венера Гәрәева 01.09.2011 23:21
Сезнең фотоларны карау белән үземнең беренче сыйныфка укырга кергән көнем, беренче укытучым Гөлзидә Әрхәметдиновна искә төште.Алар 31 ел элек булган, тик бүгенгедәй хәтердә.Мәктәбегезгә быел аяк баскан шушы 8 бала тагын бик күп еллар узгач та "Хәтерлим мин әле бүгенгедәй..." дигән җырдагыча бу вакыйгаларны исләренә төшереп, сагынып сөйләрлек булсын иде. Укырга керүче балалар саны арту да бик куанычлы. Димәк, авылыгыз яши, яшәрә, киләчәге өметле дигән сүз.Амин,шулай булсын!
Балтач гимназиясендә булып узган белем бәйрәме турында түбәндәге сылтама буенча кереп карый аласыз:http://baltasi.ru/news.php?makal=338
Өземтәләргә
 
 
0 #2 RE: Бәйрәм белән!!!Лилия Таҗетдинова 01.09.2011 21:51
Бәйрәм бездә дә бик күңелле үтте.быел бездә дә балалар башка елдагыга караганда күбрәк килделәр -19 укучы.
Өземтәләргә
 
 
+1 #1 RE: Бәйрәм белән!!!Лилия Таҗетдинова 01.09.2011 21:48
Яңа уку елы башлану белән, Булат!!! Бәйрәмегез бик күңелле үткәнгә охшаган,балалар саны арту да бик яхшы. Бик матур теләкләр теләгәнсең:Амин , теләкләрең тормышка ашсын!!!
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү