• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Гыйнвар
03,
2011
Чыршы бәйрәме- 2011 PDF Бастыру E-mail
Автор: Lion2005   

2 гыйнвар көнне мәктәбебездә Чыршы бәйрәме булып үтте. Без аны сайтыбызда урнаштырылган сценарий буенча уздырдык. Бик күңелле килеп чыкты. Кайбер мизгелләрен сез дә карап үтегез. RS/ Дуслар безнең районда Чыршы бәйрәмнәренең быел Яңа елдан соң үткәрелүе турында күпләрегез белмидер дә әле. Менә әлеге мәкаләгә карата  Раушания ханымның фикере бу яңалык турында сораштыру төзергә этәрде әле. Рәхим итегез, бергәләп тавыш бирик! Монда

Piecemaker Flash Image Module for Joomla was developed by Nano Joomla.

You need to upgrade your Flash Player to version 10 or newer.


Барыгызны да Яңа еллар белән!!!

Фикерләр:

Яңартылды Дүшәмбе, Май 06, 2013 09:33
 

Агымдагы рейтингы: 5
Тавыш бирде: 1

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
+1 #4 RE: Чыршы бәйрәме- 2011Булат Шакиров 05.01.2011 11:03
Quoting
Булат, әле ярый шул вакытта яныңда булмаганмын, югыйса эшләр харап буласы булган.
Бу очракта сине күздә тотмаган идем
Өземтәләргә
 
 
0 #3 RE: Чыршы бәйрәме- 2011Раушания 05.01.2011 11:00
Булат, әле ярый шул вакытта яныңда булмаганмын, югыйса эшләр харап буласы булган. Менә соңгы фикерең белән килешмим.
"Сез укытучылар каникулда бот күтәреп ятып акча аласыз",- дигән сүзне ишеткәнче, эшләп кайтуың күпкә яхшырак дип язасың. Без, укытучылар кайчан үзебезне үзебез хөрмәт итәргә өйрәнербез икән инде? Кеше ял иткәндә безгә дә ял итәргә ярамый микәнни? Сүз дә юк, безне күп чәйниләр: иртә кайталар, көрәп акча алалар дип... Чәйнәүчеләрнең берсе дә мәктәпкә эшкә бармый мәгәр. Хәмдүнә апа әйткәнчә, чәйнәп-чәйнәп карасыннар, йота алырлар микән? Йоттырмаска иде инде, нык булырга, түзем булырга.
Өземтәләргә
 
 
0 #2 RE: Чыршы бәйрәме- 2011Булат Шакиров 04.01.2011 12:19
Нәрсәне күздә тотуы бер аңа мәгълумдыр. Һәрхәлдә безгә караңгы. Башта шәхсән мин аны эчтән генә эт итеп сүгеп аттым.(Һәрвакыттагыча бияләй эченнән йодрык күрсәтәбез инде :-) ) Шул вакытта янымнан узган булса, үзенә дә эләгә иде. Ләкин үземнең бала чагым искә төшеп, йомшардым. Хәтерлим әле 1 гыйнварда гомуми күңелсезлек биләп ала иде, бәйрәмнәр үтте бит дип елыйсылар килә иде. Ә менә быел бәйрәмнәрнең яңа елдан соң да дәвам итүе ничектер яхшырак та түгелме икән әле, аннары "Сез укытучылар каникулда бот күтәреп ятып акча аласыз",- дигән сүзне ишеткәнче, эшләп кайтуың күпкә яхшырак. Ә болай дип әйтүчеләр дә, уйлаучылар да муеннан хәзер.
Өземтәләргә
 
 
0 #1 RE: Чыршы бәйрәме- 2011Раушания 04.01.2011 11:57
Дөресен генә әйткәндә, мин үзем Саба районында чыршы бәйрәмнәренең Яңа елдан соң үтүенә бик тә гаҗәпләндем. Главагыз шундый боерык чыгарган икән инде, димәк, ул нәрсәнедер күздә тоткан. Тик нәрсәне??? Минем үземә бу күренеш бик тә мәзәк тоелды. Шулай булуга карамастан, Мишәбашта аны "на уровне" үткәрүләренә минем шигем юк. Булдыргансыз!!! !
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү