Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Кем була әле үзен мактаган?... PDF Бастыру E-mail
Чәршәмбе, Октябрь 27, 2010 09:42

Акылга сайрак кеше үзен мактар ди. Мин мактамыйм инде, шулай да сайт идарәчесен котлап язылган әлеге бик матур шигырьне сезнең игътибарга тәкъдим итмәсәм дә гонаһ эшләрмен кебек.

Булат!

Бу дөньяга бер тугансың икән -
Юкка түгел аваз салуың.
"Әти-әни!" диеп йөгерү,
Мәхәббәттән шашып януың.

Мәктәпләрдә белем алуларың,
Туп тибешеп уйнап йөрүләр.
"Дустым, сәлам!" диеп чын күңелдән
Дусларыңа кулны бирүләр.

Юкка түгел һәр сулаган сулыш,
Юкка түгел йөргән юлларың.
Юкка түгел күргән вакыйгалар,
Юкка түгел уйлар уйларың.

Бу дөньяда матур эз калдыра
Син көч куйган барлык җисемнәр.
Син ясаган Мишәбаш сайтлары,
Бәйгеләре... Әйдә, күрсеннәр:

Матурлыгын Саба якларының,
Файдалыгын белем алуның,
Туган телнең көч һәм кодрәтләрен,
Һәрчак "ТАТАР!" булып калуның.

Соклансыннар һәрбер яңалыкка -
Исләр китеп укып чыксыннар.
Фикерләрен, матур итеп сырлап,
Шаккатырлык язып куйсыннар.

Хезмәтләрең бик зур, ис китәрлек...
Ходай бирсен сиңа көч-куәт!
Сау-сәламәт иҗат итеп яшә!
Халкыбызга синдәй бик кирәк.

Файдасын күр һәр эшләгән эшнең,
Хезмәтеңә булсын ихтирам!
Туган көнең белән сине, Булат дустым!
Уңыш, шатлык телим, бәхет телим,
Йөргән юлың булсын киң урам!

Ихтирам белән, "Белем.ру" ҖЧҖ исеменнән Раил Гатауллин

 

Башка котлаулар белән дә таныша аласыз. монда

Фикерләр:

Яңартылды Шимбә, Октябрь 30, 2010 07:01
 

Агымдагы рейтингы: 0
Тавыш бирде: 0

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #3 RE: Кем була әле үзен мактаган?...Сабарадуга 27.10.2010 15:50
Булат! Сине чын күңелдән туган көнең белән тәбрик итәм. Саулык-сәламәтлек, тыныч дөньялар, аяз күк йөзләре телим. Хыялларың чынга ашсын, көч-дәрманың ташып торсын, тормышка мәхәббәтең кимемәсен. Иң изге теләкләр белән Гөлшат.

Шул инглиз хәрефләрен яза алмыйча тилмерәм.
Рәхмәт бюарыгызга да, дуслар! RS/ теркәлсәэ проблемаң булмас.
Өземтәләргә
 
 
0 #2 RE: Кем була әле үзен мактаган?...Ильнур 27.10.2010 11:48
Булат! Сине туган көнең белән котлыйм.
Сиңа сәламәтлек, иминлек, тынычлык, уңышлар, озын гомер теләп калам.
Өземтәләргә
 
 
0 #1 Бәйрәмең беләнЯВЛАШТАУ 27.10.2010 10:39
Хөрмәтле Булат Мәхмүтович!
Сезне чын күңелебездән гомер бәйрәмегез - туган көнегез белән ихлас котлыйбыз.
Салкын кышның йомшак кары кебек
Юлларыгыз һәрчак ак булсын.
Кайгы күрмәгез сез, бу тормышта
Йөзегез көләч, күңелегез шат булсын!
Иң яхшы теләкләр белән генә Явлаштау урта мәктәбе коллективы.
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.