Тәки тырыштыгыз, дусларым!!! Бастыру
Дүшәмбе, Август 22, 2011 02:36

Уйнадагыз, уйнадыгыз минем белән, ике ел түздем, бүтән түзә алмыйм, үпкәләмәгез, дусларым. Сайтта түбәндәге актив кулланучыларыбыздан кала барлык кулланучыларның да профильләре йозакка бикләнде. Бу ни дигән сүз соң? Димәк сез сайттагы материалларны йөкли алмыйсыз булып чыга. Ә бит әйтә килдем, бер ни сорамадым, бары тик актив булырга гына чакырган идем. Шушы көннән башлап, ягъни 2011 елның 22 августыннан сайтка теркәлү һәм андагы ресурсларны бушка йөкләү туктатыла. Теркәлеп, ресурс йөкләргә яки профилегезне азат итәргә телисез икән, рәхим итегез сайтның төп битендәге "Сайтка ярдәм" модулен кулланып Яндекс деньги (хисап номеры: 410011097748220), яки 5209-3512-2543-6133 номерлы банк картасына 200 сум акча күчереп теләгән ресурсыгызны ала аласыз. Ә татар халкының "Бушка бирелгән атның тешен карамыйлар" мәкален һәрвакыт истә тотсагыз иде. Ат үлде!!! Искәрмә. Әлеге акчаларга машина алырга җыенмыйм, сайтның күп кенә функцияләре түләүле, ә буш өстәмәләрне үзегез беләсез, "бик ябык пакетлы булалар". Сайтта бер теркәлгән кеше гомерлек кулланучы булып кала, инде түләп кергәч, аралашамы ул, активмы, юкмы, анысы аның эше. Без кыстамыйбыз. Шартлар: Сездән - 5209-3512-2543-6133 номерлы банк картасына акча кертү турында квитанциянең сканер аркылы яки фотокүчермәсе. Миннән - сезне кулланучы буларак теркәү, әгәр берәр кулланучы "Ул мине алдады, акча күчердем, ә ул теркәмәде",- дигән шикаять бирсә (шулай ук квитанциясенең фотосын җибәреп) сез акчагызны кире таләп итә аласыз.

Сайтта тулы хокуклы кулланучыларыбыз: Зимфира Гараева, Раушания Матҗанова, Венера Гәрәева, Гөлназ Җәлилова, Гөлүсә Гафиятова, Лилия Таҗетдинова, Ләйсән Гәләветдинова, Рәмзия Камалиева, Фәния Гайсина, кайбер кулланучыларыбыз төшеп калган булса, соңрак әлеге исемлеккә кертелер.

"Ну и сиди на своем сайте один",- диде инде берәү, җавап итеп аңа: "Спасибо, просторнее будет" дидем. Беркемне дә көчләп керткәнем юк бит сайтка. Болай да 2 елдан бирле үзем мәкалә язып, шуны үзем укып, үзем фикер язып утырам инде, әле ярый югарыда күрсәтелгән берничә кулланучы бар. Ресурс кирәк булуга көтү белән кеше килеп керә дә , ала да, "очып" чыгып китә. Сайтта соңгы көннәрдә керүчеләр бик нык артты әле,нигә икәнен чамалау артык кыен эш түгел инде, кыен булса, аларның нәрсә эзләп йөрүләрен астагы "my counter " cылтамасына басып карагыз.

Язмасагыз да була фикерләрегезне, кирәкми!!!

Фикерләр:

Яңартылды Сишәмбе, Август 23, 2011 05:09
 

Агымдагы рейтингы: 4.75Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 16

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1