Татар телендә белем бирүче укытучы михнәте-2 Бастыру
Чәршәмбе, Сентябрь 05, 2012 12:19

Менә дуслар кабат укулар башланды һәм кабат мин үземә мондый сорау бирдем: "Ни өчен җир йөзендәге бар халык бер милләттән генә яратылмады икән?" Нишләп мондый сорау бирәм соң әле? Интернетны ачып карыйм да, эш программалары кирәкме, рәхим ит, тик русча, технологик картамы? Рәхим ит- тик русча. Казанга китап кибетенә киттем. Көндәлек программа кирәкме? Рәхим ит! Тик русча! Дәресләргә электрон кушымта кирәкме? Рәхим ит! Тик русча. Ни өчен? Чөнки хөкүмәт дәрәҗәсендә татарча мультимедик әсбаплар да, методик ярдәмлекләр дә беркемне кызыксындырмый. Шуннан уйлап карагыз инде, татарча белем бирүче укытучының эше ким дигәндә 55-60% ка арта. Тагын да төшендеримме? Алып кайттым мин Казаннан 16 августта математика дәреслегенә бик яхшы электрон кушымта. ШӘП! Сүз дә юк, барлык дәресләр бар, матур эшләнгән, математика дәресен үткәрүнең бер проблемасы да калмый, тик безгә түгел, ә русча укытучыларга.  1 сыйныфка керүче авыл баласы андагы берәр нәрсәне аңлый дисезме? Юк шул! Тотындым моны тәрҗемә итәргә. Бүген 5 сентябрь әле тагын 5-6 көнлек эшем бар. 15 көн теге якта, 10 көн бу якта, димәк 25 көндә әзер булачак. Шуннан мин аны хезмәтемне бераз бәяләп, тәкъдим итеп карыйм ди. Әлеге эшнең үзкыйммәте 1000 сумга якын, куям инде мин аны 500 сумга, чыгым үземнән була әле. Ләкин алучы кешегә дә бу кыйбат, аңлыйм дуслар сезне. Нишлим, сез ризамы? Риза булмасагыз, сайтка мин аны куймаячакмын, чөнки байтак урынны алып тора, ә риза булсагыз почтама яза башлагыз. Чөнки 10 көннән артык файлны мин сайтта тота алмыйм, сайт урыны тулып килә, миңа урын бушатырга туры киләчәк. Фикерләрегезне языгыз. Ә хәзер эш күләмен һәм нәтиҗәсен күрсәтүче ике ролик карап үтегез.

Эш күләме

Эш нәтиҗәсе

Әле текст беткәч 200 тавыш файлы яздырасы бар! Дуслар, әгәр бу сезне кызыксындырса, соңыннан миңа кирәк иде, миңа да дип үпкәләрлек булмасын. Әйткәнемчә, файлны озак тота алмыйм. Урыным алтын бәясе. Ашыгыгыз! Эшне якынча 10 сентябрьдә урнаштырырга җыенам, ләкин ул беркемгә күренмәячәк, ә акча күчкән кешегә файлны йөкләп алу өчен сылтама гына биреләчәк, ул сылтаманы башка кеше күрә алмаячак. Бу үзенә күрә бушка сыр эзләүчеләргә каршы чара дип уйларсыз. Җыентыкта менә ни булачак:

1. Математика дәреслегенә татарчага тәрҗемә ителгән электрон кушымта.

2. Математика дәресенә ел буена төзелгән технологик карталар.

3. Татарча эш программасы.

Реклама хокукында!!! Беренчеләрдән булып  заказ хат җибәргән 3 кеше ресурсны 300 сумга ала алачак.

Фикерләр:

Яңартылды Чәршәмбе, Сентябрь 05, 2012 05:21
 

Агымдагы рейтингы: 4.89Кайнар УНЛЫК!!!
Тавыш бирде: 9

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1