Математикадан электрон ярдәмлек Бастыру
Дүшәмбе, Сентябрь 17, 2012 10:36

Хөрмәтле, дуслар! Математикадан электрон ярдәмлек әзер дияргә дә була. Барлык дәресләрдәге текст һәм рәсем файллары үзгәртелеп, татарчага тәрҗемә ителде. Бары тик тавыш файллары гына тулысынча үзгәртелмәде. Әлегә сентябрь кертелеп тәрҗемә ителде. Бу чирек беткәнче сез һәр атна өчен обновление (яңарту) файлын сайттан ала алырсыз. Каникулларда яңарту файллары тулысы белән чирекләп тәкъдим ителер. Әлбәттә инде сорау булса гына. Программа сайтка куелды. Аны күрер һәм йөкләп алу өчен сездән миңа хат килүе кирәк. 10 көн дәвамында ул сайт серверында торачак, сораучылар булмаса, алып ташланачак. Хатларыгызны 30 сентябрьгә кадәр көтәм. Соңга калмагыз, чөнки дәрес темагызны үтәсез, ә соңарып алган кушымтагыз ул дәресне үткәрергә булыша алмаячак.

Әлеге ярдәмлек сезгә кирәкме-юкмы икәнен белү, бер-беребезнең вакытын әрәм итмәс өчен, беренче дәреснең ролигын урнаштырам. Сыйфатлы карау өчен, я аны йөкләп алып карагыз (Компьютерыңа йөклә төймәсе аша), я әгәр сайтта турыдан-туры күрсәтмәсә, ролик йөкләү өчен плеер сораса, аны урнаштырып (Установить сейчас төймәсе аша) карагыз.

1 нче өлеш

2 нче өлеш

3 нче өлеш

Сезнең эшегезне азмы-күпме җиңеләйтергә тырышучы Булат Шакиров!

Фикерләр:

Яңартылды Дүшәмбе, Сентябрь 17, 2012 09:05
 

Агымдагы рейтингы: 4.57Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 14

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1