Чупакабра сүзе ник һаман да актуаль? Бастыру
җомга, Октябрь 19, 2012 12:43

Хөрмәтле дуслар, быел җәй бөтен күрше- тирә район халкын әлеге сүз куркуга салды. Имеш, әллә ниткән бер хайван- чупакабра исемле ди, Кукмара районы халкының кош-кортларын "кырып" кына сала икән. Кукмара районы белән чиктәш авыл булганлыктан, ул безне дә шик-шөбһәгә төшерде. Менә озак та көттермичә, 20 июль көнне мин аларны фотога төшерергә ирештем. Тик күршеләрнең 20 үрдәге барәбәренә булды бу хәл.  Бездә үрдәкләрне читлеккә ябу гадәте бар. Ни сәбәпледер, бу көнне күршеләрнең үрдәкләре урамда, читлек эчендә калган. Дөрес, читлекнең өстән ачыла торган ишеген такта белән каплап, таш бастырып куйган булганнар. Әмма ул гына теге тылсымлы җәнлек өчен киртә була алмаган. Мин йөгереп чыкканда алар инде соңгы үрдәкләрне буып яталар иде. Шуннан соң халык бераз хәл алды. Менә тагын яңа һөҗүм- абзардагы сарыкларны буа башладылар. Авылда 10-12 сарыкның башына җиттеләр инде. Әйтүләренә караганда эттән кечкенә, песидән зуррак нәрсәләр, колаклары куянныкы кебек озынча, ди.  Мин төшергән рәсемне карагыз инде, чыннан да шул берүк хәшәрәтләр, ахры. Минем очракта алар икәү иде, берсенең фотосы бик начар, танырлык түгел, анысы чын кыргый эт иде кебек. Ә менә бу фотодагысы чыннан да сәерррәк тоелды миңа. Шулай итеп мин сезне бернинди фотомонтажсыз, мифик герой булмаган чын "чупакабра" белән таныштырдым. Фикерләрегезне көтеп калам.

Әби мәрхүмә , "үлмәсәң әллә ниләр күрерсең әле бу дөньяда," - дип әйтә иде. Әле күрергә безгә дә калган икән!

Фикерләр:

Яңартылды җомга, Октябрь 19, 2012 04:24
 

Агымдагы рейтингы: 4.75
Тавыш бирде: 4

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1