Зу-у-ур җиңүебез белән инде! Бастыру
Сишәмбе, Октябрь 30, 2012 05:15

Хөрмәтле дуслар, ике көн буе Мамадыш шәһәрендә "сәяхәт итеп" йөрдем бит әле. Шаяртам инде, сәяхәт итеп түгел, бик зур конкурста үз эшемне очный турда катнашып, яклап йөрдем. Әйтергә кирәк, бик кәттә конкурс булып чыкты ул. Андагы жюриның кем икәнлекләрен белсәң дә егылып китәрсең. Андый зур исемнәрне ишетеп тә белмим мин. Жюриның игътибарлыгы, түземлеге шаккатырды, 53 кешенең чыгышын, күпләребез регламентны узып китеп, 7 минут урынына тырыша-мактый 10 минут сөйләсә дә, тыңлап утырдылар бит. Миндә хөрмәт хисе уяткан тагын бер сыйфатларын - гаделлекләрен һәм һәрнәрсәне белүләрен әйтеп китмичә булмыйдыр. Чыгыш бетеп, сорау яудыра башлаганда гына бераз утлы табага бастырып алсалар да, түзәргә була. Сүзем "Белем бирүдә заманча информацион-коммуникацион технологияләр куллану" X республика конкурсы турында барганын чамаламагансыздыр әле. Менә чыгышлар бетте һәм тын да алмый бүләкләүдә фамилиябезнең берәр авазы чыкмасмы икән дип түземсезлек белән көтеп утырабыз. Ниһаять, "Башлангыч белем мәктәбе һәм мәктәпкәчә тәрбия" номинациясендә 1 урын  Саба  районы Мишәбаш башлангыч мәктәбе укытучысы Шакиров Б.М. га бирелә дигәч, чак баш күккә тимәде. Бәйрәм өстенә бәйрәм дигәндәй, "Шәхси сайтлар" номинациясендә якташыбыз Саба гимназиясе укытучысы Багавиева Гөлшат Нәкыйп кызының 2 урын алуы да билгеле булды. Кыскасы, районыбыз данын, тиешле дәрәҗәдә яклап, зур җиңү белән кайттык дип әйтәсе килә. Ә Мамадыш матур, үзенчәлекле шәһәр икән!

Әлбәттә инде, безне югары дәрәҗәдә, бик җылы кабул иткән Мамадыш җиренә рәхмәт әйтәсе килә!

Фикерләр:

Яңартылды Сишәмбе, Октябрь 30, 2012 09:43
 

Агымдагы рейтингы: 4.8Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 10

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1