Кәгазьсез укытучы - эшләпәсез кадак Бастыру
Сишәмбе, Ноябрь 20, 2012 05:31

Кәгазьсез укытучы - эшләпәсез кадак кебек бит ул хәзер! Берәр акчалата бүләк алам дисәң дә,  кәгазь кирәк, аттестация-фәлән булса да, кәгазь сорыйлар. Кәгазь диюем, конкурсларда алынган грамота- фәләннәрне күздә тотуым инде. Әле алар күбесе түләүле, әйтергә кирәк, конкурсларны оештыручылар быел бигрәк "котырган". 250-500 сум дип бәя куюдан тартынып та тормыйлар. Алар шундый күп ки, валлаһи, барсына да катнашсаң, ике айлык хезмәт хакың да җитмәс. Аннары аларны табып бетерә торган да түгел. Ә менә шул бихисап күп конкурсларны табып, бер урынга җыйнап, безгә акча күчерергә җайлаштырган (шаярам) Гөлназ Илсуровнага зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Бар да ачык аңлатылган, кыскача һәр конкурска тасвирлама бирергә дә онытмаган ул. Рәхмәт сиңа Гөлназ! Хөрмәтле коллегалар, катнашыгыз, җиңегез, уңышлар юлдаш булсын сезгә! Система шуны таләп иткәч, акча кызганып ятып булмый инде. Без үзгәртә торган нәрсә түгел. Мондый күренешкә бик гарьләнсәм дә! Тилмереп эшлисең-эшлисең дә, күпме укучыларыңны әзерлисең, әле шуннан соң банкка барып акча күчереп, зинһар минем эшне кабул итегез дип, ялварып дигәндәй, конкурска гариза язасың.(Әйтергә кирәк, конкурсларның зур күпчелеге табыш алу максатын күздә тота шикелле, чөнки чыгымнар белән керемнәр аермасы соңгысы файдасына берничә тапкыр артыграк килеп чыкмыймы икән? Бу турыда узган ел бер мәкалә язган идем инде: "Әйтсәң сүз чыга, төртсәң күз чыга!" ) Аның янында минем гомергә бер түләп теркәлү кирәк булган сайт, руслар әйтмешли, чепуха ул!

Гөлназ Илсуровна турында тагын берничә сүз әйтеп китми ярамас. Аның сайты инде интернет киңлегендә бик күптәннән якты йолдыз булып балкый. Күп кенә татар теле укытучылары өчен тиңсез хәзинә булуына да шигем юк, күпләр аңа сокланып, үзләре дә туган телебездә эшләүче сәхифәләрен булдырганнардыр. Хәзер дә сайтына керсәң чыгып китеп булмый, зәвыклы, матур эшләнешеннән бигрәк, файдалы материаллар белән шыгрым тулы ул. Әле сайтлар конкурсында катнаштырга да вакыт тапкан икән, тик без- татарларда шундый гадәт бар, кирәкле әйберебезне алабыз да, качабыз. Ә бит конкурсларда сайтны яклап тавыш бирү, аның җиңү мөмкинлеген азмы-күпме арттыра, дуслар. Ә сайтың бәйгедә җиңсә, аны тулыландыру өстендә яңа көч белән эшләргә тотынасың дип әйтеп, мин әмерикә ачмыймдыр, сез аны үзегез дә бик яхшы аңлыйсыздыр, минемчә. Әйдәгез, Гөлназ Илсуровна сәхифәсен бәйгедә бераз булса да яклап карыйк әле. Түбәндәге рәсемгә бассагыз, тавыш бирү сәхифәсенә чыгарсыз, ә рәсем сезгә тавыш бирү процедурасын кыскача күзалларга ярдәм итәр.

 

Ә бәйгеләр турында беләсегез килсә, сезгә бирегә: http://gzalilova.narod.ru/

Уңышлар сиңа Гөлназ!

Фикерләр:

Яңартылды Чәршәмбе, Ноябрь 21, 2012 08:42
 

Агымдагы рейтингы: 5
Тавыш бирде: 4

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1