Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Кайда син, Булат? PDF Бастыру E-mail
Чәршәмбе, Апрель 27, 2011 10:38

Шулай дип уйларга өлгердегезме инде, дусларым? Әйе шул, сайтка 7 көн буе яңалык куелмыйча торылганы юк иде әле. Бу көннәрдә мәш килеп дәрестән тыш эшчәнлек өчен бер программа эшләп ята идем, барып чыкса. "Геометрик фигуралар ярдәмендә хайван рәсемнәре ясау" дип атала ул. Беркайдан да күчермәдем, әгәр кайда да булса очраткан булсагыз, я инде үзегезнең мондый программагыз булса, гафу гафу мине тиргәп ташламагыз. Әлеге программа буенча һәр дәрескә кереш Flash - ролик булдырырга иде исәп. Ни генә булмасын киләчәгебез, телибезме без аны, юкмы Flash технологияләр белән бәйле булачак, аның өстенлекләре турында әйтеп тормыйм. Берсен сезгә тәкъдим итеп карыйм әле. Бу "Мыраубатыр" дәресенә "Мәче токымнары" исемле Flash- презентация. Сездән фикерләр көтеп калам, былтыргы "А" булса , берүк әйтә күрегез. Рәсемгә басабыз һәм карыйбыз!

 

 

Әгәр язуларны укырга өлгермәсәгез түбәндәге рәсемдә күрсәтелгәнчә эшләгез

1 нче адым роликны туктата

2 нче адым. Соры шакмакны тычкан белән аска төшерсәгез, күренмәгән язулар килеп чыгар

3 нче адым. Кабат беренче адымны ясарга. Ягъни паузага тагын бер тапкыр бассагыз, ролик кабат эшләп китәр. Шул рәвешле берникадәр уйнагач, инде шаять берәр сәгатьсез маташмам дип уйлагач, кабат сайтка кайтырсыз!

Фикерләр:

Яңартылды Чәршәмбе, Ноябрь 14, 2012 07:56
 

Агымдагы рейтингы: 5
Тавыш бирде: 1

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #15 RE: Кайда син, Булат?Гөлназ 14.05.2011 20:54
Булат, бик зур рәхмәт сезгә! Гаиләбез белән бергә карадык, барыбызга да ошады.
Өземтәләргә
 
 
+1 #14 RE: Кайда син, Булат?Илүзә Гайбадуллина 04.05.2011 20:17
Презентациягезн е карадык, бик кызыклы һәм файдалы булган.Бигрәк тә кечкенә малаема бик ошады. Зур рәхмәт!
Өземтәләргә
 
 
0 #13 RE: Кайда син, Булат?Булат Шакиров 01.05.2011 09:53
Quoting
Шуның өстенә, флеш бик "җиңел" дә...

Бик дөрес Гөлназ, әлеге флеш-ролик 4 мб, әгәр аны видеоформатка күчерсәң, мәсәлән AVI, ул 100 мб чамасы булыр иде, хәтта интернеттабик популяр булган FLV га да күчереп караган идем 22мб булды, өстәвенә сыйфат ягы бик начарланды.
Өземтәләргә
 
 
0 #12 RE: Кайда син, Булат?Гөлназ Җ. 01.05.2011 06:17
Шуның өстенә, флеш бик "җиңел" дә...
Өземтәләргә
 
 
0 #11 RE: Кайда син, Булат?Булат Шакиров 28.04.2011 11:35
Quoting
Исәнмесез, хәерле кичләр. Flash- презентациягезн е карадым. Бик яхшы булган, балар ѳчен дә,укытучылар ѳчен дә бик кызыклы информация тупланган. Ачуланмыйча гына миңа шуны аңлатып үтә алмассызмы икән - Flash- презентация белән видеоролик ничек аерыла.

Гөлүсә! Иң беренче чиратта интерактивлыгы белән. Минем презентациядә ул күп түгел. Пауза, тавыш, төймәләрен атарга булыр иде, болары шаккатмалы нәрсә түгел билгеле. чөнки теләсә нинди плеерда мондый функция бар, ә менә әйләндерү тасмасы (полоса прокрутки)видео роликта була алмый, димәк сез видеороликта песиләр турында язылган язмаларның экранга сыймаганнарын карый алмаячаксыз. Flash ул интернет өчен бик уңайлы, онлайн режимда файдалану өчен.Менә шулар бер-ике сүз белән әйткәндә
Өземтәләргә
 
 
0 #10 RE: Кайда син, Булат?Лилия Таҗетдинова 27.04.2011 21:08
Әйе шул,Сезнең сайт бик кызыклы һәм эчтәлекле.Сайтыгызга кергәч тиз генә чыгасы да килми. Рәхмәт.
Өземтәләргә
 
 
0 #9 RE: Кайда син, Булат?Булат Шакиров 27.04.2011 21:03
Quoting
Веб сайтлар буенча ярдәм итә алам дигәнсез.Шәхси сайт ясау буенча эшне нәрсәдән башларга? Мөмкин булса җавап бирә алмассызмы икән.

Сайтны сезнең очракта мин бушлай сервислар кулланып башлар идем. Иң киң таралганы Ucoz һәм народ сервислары. Беренчесе шаблонга үз материалларыңны куюдан гыйбәрәт, интернетта андый сайтлар миллионлаган, ә икенчесендә шаблон белән ясарга мөмкин, тик ул артык гади шуңа сезгә үзегезгә НТМЛ телен өйрәнеп битләр куярга кирәк булыр. Буш булгач бер сүз дә әйтә алмыйсың инде икесендә дә баш кадәр реклама балкып торачак. Ә менә бездә ул юк икәнне сизгәнсездер инде.
Өземтәләргә
 
 
0 #8 RE: Кайда син, Булат?Булат Шакиров 27.04.2011 20:59
Quoting
Исәнмесез, Булат!Презентац иягез бик матур һәм кирәкле.Бик кызыксынып карадым,минем дә шундый презентацияләр ясыйсым килә башлады.Сер итеп кенә әйтмәссезме икән эшне нәрсәдән башларгакирәкле ген.берәр яңалык күрсәм,ишетсәм шуны кичекмәстән эшләп карыйсым килә башлый,ә инде әз генә юл күрсәтеп җибәрсәләр.эшне башларга җиңелрәк бит.Сезнең файдалы программаларыгы з бик күп,бәлки Flash-презентацияләр ясау буенча да безгә берәр программа тәкъдим итәрсез?

Әлбәттә,юлымда очраган беренче җиңелрәк программа очрау белән сайтка куярмын!
Өземтәләргә
 
 
+1 #7 RE: Кайда син, Булат?Лилия Таҗетдинова 27.04.2011 20:59
Веб сайтлар буенча ярдәм итә алам дигәнсез.Шәхси сайт ясау буенча эшне нәрсәдән башларга? Мөмкин булса җавап бирә алмассызмы икән.
Өземтәләргә
 
 
-1 #6 RE: Кайда син, Булат?Лилия Таҗетдинова 27.04.2011 20:55
Исәнмесез, Булат!Презентац иягез бик матур һәм кирәкле.Бик кызыксынып карадым,минем дә шундый презентацияләр ясыйсым килә башлады.Сер итеп кенә әйтмәссезме икән эшне нәрсәдән башларгакирәкле ген.берәр яңалык күрсәм,ишетсәм шуны кичекмәстән эшләп карыйсым килә башлый,ә инде әз генә юл күрсәтеп җибәрсәләр.эшне башларга җиңелрәк бит.Сезнең файдалы программаларыгы з бик күп,бәлки Flash-презентацияләр ясау буенча да безгә берәр программа тәкъдим итәрсез?
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.