Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Икмәк булса табында... PDF Бастыру E-mail
Чәршәмбе, Август 10, 2011 05:04

"Икмәк булса табында, тәмләнә чәй тагын да!"- диләрме әле? Әлеге мәкалә 2011 ел уңышы өчен көрәшүче хөрмәтле игенчеләребезгә багышлана. Сезнең төнне-көнгә ялгап, мул уңыш өчен куйган тырышлыгыгыз юкка гына булмады. Табигать узган ел бик-бик каты сынаса да, быел ул сезнең авыр хезмәтегезне юкка чыгарырга батырчылык итмәде, ахры. Мул уңыш үстереп алдыгыз, рәхмәт сезгә, инде түкми-чәчми җыеп алырга язсын, хөрмәтле игенчеләребез! Сезнең тырышлык алдында баш иябез, безнең кебек укытучы яки хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче башка кешеләрнең келәтендә икмәк бар икән, димәк без сезгә бурычлы. Бәхеттә-шатлыкта, сәламәт яшәгез!!! Сезгә түбәндәге җыр барлык укытучылар исеменнән рәхмәт котлавы булып ирешсен!


Саба районы МБМ

Фикерләр:

Яңартылды Чәршәмбе, Август 10, 2011 05:30
 

Агымдагы рейтингы: 4.86Кайнар УНЛЫК!!!
Тавыш бирде: 7

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр

 
0 #3 #2 RE: Икмәк булса табында...Венера Гәрәева 17.08.2011 12:16
"Икмәк булса, җыр да була" дип әйтәләрме әле тагын. Сезнең мәкалә бу гыйбарәне тагын бер кат раслый,Булат. Игенчеләребезне ң шуның кадәр икмәк үстерә алуына сөенеп, кушылып җырлыйсы гына килеп тора. Ходай булышлыгы белән үстерелгән икмәкне әрәм итми җыеп алып урнаштырырга һәм куаныч белән тотарга язсын, ә игенчеләребезне ң хезмәтен хөкүмәт тиешенчә бәяләсен иде.
Өземтәләргә
 
 
0 #2 RE: Икмәк булса табында...Раушания 14.08.2011 13:58
Тырышлык белән табылган бар нәрсәнең дә кадере булсын, куанычын күрергә язсын.
Өземтәләргә
 
 
0 #1 RE: Икмәк булса табында...Лилия Таҗетдинова 12.08.2011 21:28
Келәтеңә бу кадәр икмәк кайтып эләксә билгеле чәй бик тәмле булачак.
Өземтәләргә
 

Бу мәкалә буенча фикер алышу ябык

.