Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Нишләп гел алырга икән? PDF Бастыру E-mail
җомга, Август 12, 2011 08:53

Теркәлергә теләүчеләрнең анкеталарын укыйм да аптырап калам. Бар да "Сайтта теркәлү максатыгыз" дигән кырда ни дә булса алырга теләк белдерүләрен яза. Нишләп бер генә кеше дә бирергә, үз хезмәте белән уртаклашырга теләми икән? Мин берүзем ничек җитешим инде бар нәрсәне куярга? Ичмасам кем дә булса берәр татар телендә тест, контроль эш, сценарий яки дәрес эшкәртмәсе тәкъдим итсә иде икән. Бергә-бергә татар телендә башлангычлар өчен менә дигән ресурслар сандыгы булдырыр идек югыйсә. Аңлыйм инде күпләрнең теркәлү максатларын- "эләктердем, тайдым бу сайттан" принцибы белән эш иткәнен, ләкин  сайтның 2 еллык гомерендә  чын-чынлап минем фикердә булган бер генә укытучы да юкмы икән ни? Алай дисәм ялгышам, әгәр бүген министрлык белән сөйләшеп безнең сайтта кем ресурс урнаштыра шуңа сертификат биреләчәк диелсә, җибәрәчәк бар да, иманым камил. Кәгазь сертификат колына әверелеп бармыйбызмы, дуслар? Ныклап уйлап карагыз әле. Бу урында менә нәрсәгә тукталасым килә: шушы ике ел гомерендә сайтыбызда чын-чынлап аның тормышы эчендә кайнаучы бердән-бер кулланучы бар, ул-Венера Гәрәева. Аның сайтта кызыксынмаган җире калмагандыр инде, шәт. Һәрнәрсәгә үз фикерен белдереп, сайтыбызда рәхәтләнеп аралаша белә ул. Үз профилендә фото һәм җырлар урнаштырган кулланучы буларак та бердән-бер бугай әле. Тагын бер кат зур рәхмәт сезгә Венера ханым! Сайт эшчәнлеген сезнең кебек бик-бик сирәк кулланучылар хакына туктатмаска тырышам да инде мин. Ходай сезгә саулык-сәламәтлек бирсен!

Мең кат гафу үтенәм!!! Әлеге мәкаләдә бик тупас хата киткән. Мин Венера исемле кулланучыбыз турында уйлап башка кулланучы исемен язып куйганмын. Гафу итегез инде Венера ханым,  мактауга лаеклы кеше ул сез идегез!

Үпкәләдем, әле!!!

Фикерләр:

Яңартылды Пәнҗешәмбе, Август 18, 2011 08:18
 

Агымдагы рейтингы: 4
Тавыш бирде: 13

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр

 
0 #5 RE: Нишләп гел алырга икән?Венера Гәрәева 16.08.2011 08:50
Яхшы теләкләрегез өчен үзегезгә рәхмәт, Булат.Сайт идарәчесеннән рәхмәт кабул итү икеләтә куанычлы.Җәйге ялыгызда да сайт эшен туктатмый алып барган өчен сезгә әйтергә кирәк ИҢ ЗУР РӘХМӘТНЕ. Интернетны кабызган саен Мишәбашта нинди яңалыклар бар икән дип ачып карыйм.Сезнең белән бергә куанам да, кайгырам да.Армый-талмый, сау-сәламәт булып, кыенлыкларны җиңеп, яшәргә һәм эшләргә язсын сезгә!
Өземтәләргә
 
 
0 #4 RE: Нишләп гел алырга икән?Раушания 15.08.2011 11:36
Рәхмәт инде, Булат. Бигрәк зурладың.
Өземтәләргә
 
 
0 #3 RE: Нишләп гел алырга икән?Булат Шакиров 14.08.2011 15:30
Син нәкъ менә шулар кебекләр исемлегендә инде. Орденлы икәнеңне онытма!
Өземтәләргә
 
 
0 #2 RE: Нишләп гел алырга икән?Раушания 14.08.2011 13:52
Зөһрә кебекләрнең сафы артуын теләргә генә кала инде, Булат.
Өземтәләргә
 
 
0 #1 RE: Нишләп гел алырга икән?Лилия Таҗетдинова 12.08.2011 21:31
Бирүгә караганда әзер материалны алу җайлырак бит...
Өземтәләргә
 

Бу мәкалә буенча фикер алышу ябык

.