Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Сез ничек уйлыйсыз, дуслар! PDF Бастыру E-mail
Пәнҗешәмбе, Август 18, 2011 02:10

Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары, кулланучыларыбыз! Сезнең хөкемгә тагын бер "эш майтарып" тапшырмакчы идем. Түбәндәге сылтама белән кереп карагызчы, сайтта башлангыч сыйныфлар өчен онлайн тестлар әзерләп тупламакчы идем. Бәлки тестлар белән сез дә булышырсыз әле, ошап китсә. Сайтыбызның уң ягындагы рәсемдә күрсәтелгән сылтаманы табыгыз.

Игътибар!!! Сайтта ресурс алыр өчен генә теркәлгән пассив кулланучылар! Сезгә тагын искәртеп үтәбез, онытмагыз, сайтта бернинди активлык күрсәтелмәгән очракта 3 айдан сез кулланучылар исемлегеннән бетереләчәксез, аннары инде сезнең IP адресыгыз йозакка алыначак. Кабат теркәлү кыенрак булачак. Шуңа күрә, әйдәгез, дуслар булыйк, ягъни сайт тормышында активрак катнашыгыз, мәкаләләргә битараф булмагыз. Безне менә бу адымга кабат барырга мәҗбүр итмәгез:http://meshabash.ru/2010-03-17-21-12-21/428-amnistija.html

Фикерләрегезне тулырак итеп языгыз инде!

Фикерләр:

Яңартылды җомга, Август 19, 2011 07:06
 

Агымдагы рейтингы: 4.44
Тавыш бирде: 9

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр

 
0 #4 RE: Сез ничек уйлыйсыз, дуслар!Булат Шакиров 20.08.2011 16:27
Мин бит менә иренмим, ничек гел җиңелне генә көтеп ятарга мөмкин инде. Урыс әйтмешли "услуга за услугу" бит инде. Миннән алалар- урынына бирәләр. Аннары иренерлек берниен күрмим, Word документы белән тест җибәрүнең кай төше авыр соң? Менә аны сайтка интерактив итеп кую, анысы чыннан да авыр, мәшәкатьле, үзең беләсең бит ворд документын сайтка күчермәләп кенә куеп булмый, бигрәк тә тест өчен аны берәмләп җыярга, эшкәртергә кирәк, ләкин мин шул вордтагы информацияне тестка урнаштырам, ул эшне шактый җиңеләйтә.
Өземтәләргә
 
 
0 #3 RE: Сез ничек уйлыйсыз, дуслар!Раушания 20.08.2011 16:19
Эшнең башлангычы бик тә матур. Ләкин нигәдер ләкин диясе килә. Беләсең бит инде, Булат, нидер калдыруга караганда тиз генә алып чыгу җиңелрәк. Мин менә үзем тест эшләүчеләр күп булса да, сайтка куярга теләүчеләр сирәк булыр дим, чөнки күбесе иренә шул. Бәлки мин ялгышамдыр, шулай гына була күрсен инде.
Өземтәләргә
 
 
0 #2 RE: Сез ничек уйлыйсыз, дуслар!Булат Шакиров 18.08.2011 22:29
Хак сүзгә җавап юк!!!
Өземтәләргә
 
 
0 #1 RE: Сез ничек уйлыйсыз, дуслар!Гөлназ Җәлилова 18.08.2011 22:27
Бу хезмәтеңнең ничек четерекле, вак булуын, кадерле вакытыңны кызганмауны, игътибарлы булуны таләп итүен онлайн тестны үзе төзеп караган кеше генә аңлый аны, Булат. Кереп эшләп карау берни дә тормый ул. Эшеңнең кадерен белүчеләр, ярдәм итәргә теләк белдерүчеләр күбрәк булыр дип өметләник!
Өземтәләргә
 

Бу мәкалә буенча фикер алышу ябык

.