Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Тәки тырыштыгыз, дусларым!!! PDF Бастыру E-mail
Дүшәмбе, Август 22, 2011 02:36

Уйнадагыз, уйнадыгыз минем белән, ике ел түздем, бүтән түзә алмыйм, үпкәләмәгез, дусларым. Сайтта түбәндәге актив кулланучыларыбыздан кала барлык кулланучыларның да профильләре йозакка бикләнде. Бу ни дигән сүз соң? Димәк сез сайттагы материалларны йөкли алмыйсыз булып чыга. Ә бит әйтә килдем, бер ни сорамадым, бары тик актив булырга гына чакырган идем. Шушы көннән башлап, ягъни 2011 елның 22 августыннан сайтка теркәлү һәм андагы ресурсларны бушка йөкләү туктатыла. Теркәлеп, ресурс йөкләргә яки профилегезне азат итәргә телисез икән, рәхим итегез сайтның төп битендәге "Сайтка ярдәм" модулен кулланып Яндекс деньги (хисап номеры: 410011097748220), яки 5209-3512-2543-6133 номерлы банк картасына 200 сум акча күчереп теләгән ресурсыгызны ала аласыз. Ә татар халкының "Бушка бирелгән атның тешен карамыйлар" мәкален һәрвакыт истә тотсагыз иде. Ат үлде!!! Искәрмә. Әлеге акчаларга машина алырга җыенмыйм, сайтның күп кенә функцияләре түләүле, ә буш өстәмәләрне үзегез беләсез, "бик ябык пакетлы булалар". Сайтта бер теркәлгән кеше гомерлек кулланучы булып кала, инде түләп кергәч, аралашамы ул, активмы, юкмы, анысы аның эше. Без кыстамыйбыз. Шартлар: Сездән - 5209-3512-2543-6133 номерлы банк картасына акча кертү турында квитанциянең сканер аркылы яки фотокүчермәсе. Миннән - сезне кулланучы буларак теркәү, әгәр берәр кулланучы "Ул мине алдады, акча күчердем, ә ул теркәмәде",- дигән шикаять бирсә (шулай ук квитанциясенең фотосын җибәреп) сез акчагызны кире таләп итә аласыз.

Сайтта тулы хокуклы кулланучыларыбыз: Зимфира Гараева, Раушания Матҗанова, Венера Гәрәева, Гөлназ Җәлилова, Гөлүсә Гафиятова, Лилия Таҗетдинова, Ләйсән Гәләветдинова, Рәмзия Камалиева, Фәния Гайсина, кайбер кулланучыларыбыз төшеп калган булса, соңрак әлеге исемлеккә кертелер.

"Ну и сиди на своем сайте один",- диде инде берәү, җавап итеп аңа: "Спасибо, просторнее будет" дидем. Беркемне дә көчләп керткәнем юк бит сайтка. Болай да 2 елдан бирле үзем мәкалә язып, шуны үзем укып, үзем фикер язып утырам инде, әле ярый югарыда күрсәтелгән берничә кулланучы бар. Ресурс кирәк булуга көтү белән кеше килеп керә дә , ала да, "очып" чыгып китә. Сайтта соңгы көннәрдә керүчеләр бик нык артты әле,нигә икәнен чамалау артык кыен эш түгел инде, кыен булса, аларның нәрсә эзләп йөрүләрен астагы "my counter " cылтамасына басып карагыз.

Язмасагыз да була фикерләрегезне, кирәкми!!!

Фикерләр:

Яңартылды Сишәмбе, Август 23, 2011 05:09
 

Агымдагы рейтингы: 4.75Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 16

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр

 
0 #6 фикерИске Татар Адәм мәкт 10.09.2011 11:47
Сайт безгә ошады, андагы программаларны алып кулланмакчы булабыз. Эшегездә уңышлар телибез!
Өземтәләргә
 
 
+1 #5 RE: Тәки тырыштыгыз, дусларым!!!Венера Гәрәева 24.08.2011 22:10
Укытучы кеше болай да күпме хезмәтен бушка яки рәхмәт хакына башкара.Рәхмәт белән генә тормыш алып барып булса иде ул... Гаепләүчеләр күп булыр бу адымыңны,Булат. Тик синең хезмәтеңне бәяли белүчеләр гаепләмәс дип уйлыйм.
Өземтәләргә
 
 
+1 #4 RE: Тәки тырыштыгыз, дусларым!!!Лилия Таҗетдинова 23.08.2011 19:55
Дөрес эшлисеңдер дип уйлыйм Булат.Бу эшләрне сайтка урнаштыру өчен күпме вакыт китә, күпме хезмәт куела.Ә әзерне күчереп алган кеше аны уйламый бит ул.
Өземтәләргә
 
 
0 #3 RE: Тәки тырыштыгыз, дусларым!!!Раушания 23.08.2011 16:35
Булат, көлеп язылган сүзләр түгел иде бу, ялгыш аңлагансың. Язганнырым белән үпкәләткән булсам, гафу ит.
Өземтәләргә
 
 
0 #2 RE: Тәки тырыштыгыз, дусларым!!!Булат Шакиров 23.08.2011 09:49
Көтегез әйдә, рәхәтләнеп көлегез, барыбер ача ул дип, бер тырмага ике тапкыр басмыйлар, бөтенләй ябып куям да сайтны бар да тынычлана.
Өземтәләргә
 
 
0 #1 RE: Тәки тырыштыгыз, дусларым!!!Раушания 23.08.2011 08:46
Шеш тула, тула да бер тишелә, синең борчуларың да берзаман шартлар микән дип йөргән идем - ялгышмаганмын. Ачу килерлек урын да бар инде. Мин синең белән килешәм. Ләкин син "отходчивый" кеше бит, сүрелгәч кире ачып куярсың әле бәлки?
Өземтәләргә
 

Бу мәкалә буенча фикер алышу ябык

.