Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Үзгәрешләр PDF Бастыру E-mail
Чәршәмбе, Август 24, 2011 06:01

Хөрмәтле кунаклар, кулланучыларыбыз! Бүгенге көннән сайт шәхси сайт буларак яши башлады. Игътибар иткәнсездер инде, болай да анда миннән башка нокта куйган кеше дә юк иде. Хәзер еду. татар да мәктәп бите булгач, икешәр сайт алып барырга көч тә, теләк тә юк. Сайтта материал бик күп, аны хәзер ташлавы да кызганыч, шуңа шәхси сайт итеп үзгәртергә булдым. Болай да бар нәрсәсенә мин абунәче  инде аның, ичмасам үземә түлим ич дип торырмын. Әле һаманда истә: сайтны ясый гына башлаганда, нечкәлекләрен белеп бетермәгән вакытта, интернет тариф та лимитсыз түгел иде, ай ахырында 1600 сумга квитанция килеп төште. "Әйе, яхшы эшкә тотынганмын икән",- дип уйлаган идем шул чакта. Шөкер, акыл арткан саен, түләүләр кими барды, үземнең наданлык аркасында кесәне чистартса да мин аны ташламадым.  Тагын күпме алып барып булыр, анысы билгесез, сайт ясаган һәрбер кеше аңлый аны, әле күп нәрсәсе әзер булган Ucoz сайт белән идарә системасында  ясаган иптәшләр дә, сайтның түләүсез өстәмә йөк икәнен бик яхшы белә.

Ә минем өчен яңа булган, хәер  минем өчен генә түгел күпләр өчендер әле, Joomlaда юл ярып барулары бигрәк тә авыр. Тәрҗемә итүләре сират күпереннән чыгудыр, валлаһи, эшеңне эшләп бетереп сайтны ачып караганда татар хәрефләре урынына ???? тезелеп киткән сорау билгеләре күргәч, ниләр  кичергәннәремне кемнәр генә аңлый икән? Кабат кодларда казыну, кабат эзләнүләр, маңгай тирләре бик нык ага шул бу эштә дә, хәзер бар да гаеплидер инде Булат баерга җыена дип, Мәскәүдән 7 тапкыр сайтның резерв копиясен соратып алу гына да ни тора бит? Joomla сайт белән идарә итү системасы төрле кызыктыргыч өстәмәләргә (расширения) бик бай, менә шуларны сайтка кызыгып куясың да, ул сайт белән дус булып чыкмый. Китә инде шуннан, кем әйтмешли, "сайт глюклары", матур эффектлы өстәмә урынына тагын бер йокысыз төн өчен өстәмә эш аласың, ләкин тырыша торгач килеп чыга ул тагын. Кемнәр өчендер  (мин информатик белемле кешеләрне күз алдында тотам), бу бик гади нәрсәдер, ләкин татар интернетында Joomla системасын кулланучылар күп димәс идем мин.

 

Фикерләр:

Яңартылды Чәршәмбе, Август 24, 2011 08:32
 

Агымдагы рейтингы: 5
Тавыш бирде: 4

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр

 
0 #1 ҮзгәрешләрВенера Гәрәева 26.08.2011 22:43
Үзгәрешләр сайт өчен дә, үзең өчен дә файдага булсын инде,Булат. Берәү әйтмешли, тавык та бушка кытакламый.Кемнәрдер сайтта теркәлү яки ниндидер ресурс алу өчен 200 сумны күпсенергә дә мөмкин.Уйлап карасаң, бу акчага нәрсә алып була хәзер? Яз көне белем күтәрү курсларына баргач, укытучыларыбыз тәкъдим иткән берничә битле брошюраларны да 100әр сумнан алып кайттык.Ә сайтта теркәлгән кулланучы үзенә кирәкле никадәр материал ала.
Теркәлимме,юкмы дип икеләнеп торучыларга киңәшем шул: теркәлегез, эзләнегез, аралашыгыз, тәҗрибәгез белән уртаклашыгыз.
Өземтәләргә
 

Бу мәкалә буенча фикер алышу ябык

.