Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Хуш киләсез! PDF Бастыру E-mail
Пәнҗешәмбе, Август 25, 2011 07:21

Хөрмәтле дуслар, сайт шәхсигә һәм теркәлү түләүле булганнан соң 1 кулланучым- Гөлфия Хөсәенованы сәламлим! Гөлфия, миңа ышаныч күрсәтүегез өчен сезгә зур рәхмәт, сайт үсеше өчен кертелгән сезнең өлешегез киләчәктә төрледән-төрле кызыклы модульләр, компонентлар урнаштыруда һичшиксез ярдәм итәр дип уйлыйм. Сайтым тагын да чибәрләнер, функциональлеге дә артыр, алла боерса. Ә сездән теркәлгән, әмма профильләре йозакка алынган кулланучыларыбызга, шулай ук әле теркәлергә уйлап кире чигенгән кунакларыбызга берничә сүз әйтүегезне үтенер идем.

1. Сез сайтта теркәлер өчен керткән 200 сум акчаны күп дип саныйсызмы?

2. "Акчаларым әрәм генә булды шушында кереп, тагын ялган кармагына эләктем инде",- дип әйтмисезме?

3. Сайтымда киләчәктә ниндирәк материаллар күрергә теләр идегез, сезне акчагызны кызганмыйча сайтта теркәлергә нәрсә этәрде?Аннары бераз үзегез турында да әйтеп китсәгез иде.

4. Акча күчерүләре авыр булмадымы, интернет аша эшләп карамадыгызмы? Мин сезгә "Ак барс" та карта ачтырып, аның ДБО (дистанционное банковское обслуживание) сервисына тоташырга киңәш итәр идем. Үзем барлык түләүләрне шуның белән башкарам. Бик уңайлы.

Әлеге сорауларга вакытыгыз булу белән җавап язсагыз иде. Алдан ук рәхмәтемне белдерәм.

 

Әйтәсе килгән башка сүзләрегезне дә яшереп калдырмагыз. Сайтның түләүлегә әйләнүе сезне шок хәлендә калдырмадымы? Ә инде бар да әйбәт булса, сезгә сайтымда үзегезне өегездәге кебек иркен хис итүегезне телим. Ярдәм кирәк булса тартынмыйча сорагыз, булдыра алганча ярдәм итәргә тырышырмын. Иң мөһиме -аралашып яшик, сәламәт булыгыз!!!

Фикерләр:

Яңартылды җомга, Август 26, 2011 06:39
 

Агымдагы рейтингы: 3.83
Тавыш бирде: 6

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр

 
0 #2 RE: Хуш киләсез!Булат Шакиров 30.08.2011 18:31
Рәхмәт Гөлфия! Бергә-бергә сайтым тагын да баер, төрле укыту-методик комплектлар буенча да ресурслар тупларга тырышырмын, әлбәттә инде сез дә ярдәм итәрсез дип ышанам!!
Өземтәләргә
 
 
0 #1 RE: Хуш киләсез!Гөлфия Хөсәйнова 30.08.2011 18:07
1.Юк,бу тәҗрибә уртаклашу өчен менә дигән сайт.
2.Юк уйламыйм.
3.Киләчәктә яңа стандартлар буенча (перспектив башлангыч мәктәп) материаллар
күрергә теләр идем.Ә монда теркәлергә
кызыклы һәм кирәкле материалларның күп
булуы кызыксындырды.
4.Түләүләрне Ак Барс аша бик җиңел башкарып була.
Өземтәләргә
 

Бу мәкалә буенча фикер алышу ябык

.