Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Сезнең фикерне беләсе иде PDF Бастыру E-mail
Дүшәмбе, Сентябрь 12, 2011 09:47

Хөрмәтле кунаклар! Сайтым түләүлегә әйләнгәннән соң 4 кеше теркәлде.Түләүсез вакытта көнгә 7-8 иде. Аларда ышанмау кебек нәрсә сиздем. Почтама язып, кат-кат сораштылар, ләкин шулай булса да банкка барып акча күчерергә иренмәделәр, димәк минем хезмәтне югары бәяләделәр. Ә сез ничек уйлыйсыз? Шул уңайдан сораштыру үткәреп алырга булдым. Җавап вариантлары сезнең уегызга туры килерлек санда төзелгәндер дип уйлыйм. Сездән бер төймәгә иренмичә басуыгызны гына үтенәсе кала, ихтирам белән Булат. Бер кулланучымның фикерен дә җиткереп үтәм, исемен язмыйм, чөнки шәхси почтага килгән хатны бар халыкка җиткерү начар гамәл булыр иде. Теләсә, әлеге кулланучы хатның аныкы булуы турында үзе хәбәр итәр. Менә аннан өзек: ИСӘНМЕСЕЗ! САЙТЫГЫЗ БИК ФАЙДАЛЫ ҺӘМ МАВЫКТЫРГЫЧ, ЭЧТӘЛЕКЛЕ, АКЧАЛАРЫМНЫ БЕР ДӘ КЫЗГАНМЫЙМ, ФАЙДАСЫН КҮРЕРГӘ ЯЗСЫН! Сораштыру монда. Игътибар, үзегез тавыш бирмичә, сез башкаларның нәтиҗәсен күрә алмыйсыз!

Тискәре җавап бирәсез икән, сәбәбен әйтеп китсәгез дә комачауламас!

Фикерләр:

Яңартылды Дүшәмбе, Сентябрь 12, 2011 11:21
 

Агымдагы рейтингы: 4
Тавыш бирде: 3

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!
.