• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Октябрь
01,
2011
Теркәлү газаплары PDF Бастыру E-mail
Автор: Lion2005   

Никадәр генә сынауларга дучар булса да, милләтебез, телебез, татар интернеты яши һәм үсә. Әлеге татар теле өчен авыр сынау чорында  туган телебездә эшләп килүче әлеге сайт та татар телен саклап калу, аның бөтендөнья пәрәвезендәге үсеше өчен кечкенә генә өлеш кертәдер. Әмма ләкин телебезне бозып, ватып-җимереп язуыбызны, сөйләшүебезне дәвам итәбез. Хәзер инде татар хәрефләрен танымый торган нәрсәләр калмады диярлек, тик сәркатипләр безгә белешмәне дә һаман  "Бирелэ Фэлэн фэлэнгэ" дип язып бирә  әле. Инде күптән басучы машинка белән эшләмәсәләр дә, канга нык сеңгән ахры! Бу урында Зөлфәт Зиннуровның хәзер сез ишетә торган җыры бик килешледер дип саныйм!!!

Хөрмәтле кунаклар!!! Исәнмесез! Сайтта теркәлмичә дә рәхәтләнеп кунак була аласыз, теге яки бу материалга карата үз фикерегезне белдерү, мәкаләләрне бәяләү өчен дә теркәлү мәҗбүри түгел. Бары тик методик сандык бүлегендәге материаллар гына кунак булып кергәннәргә йөкләп алыр өчен күренмәячәк. Теркәлүегез раслану белән алар барысы да бик рәхәтләнеп сезнең күз алдыгызда пәйда булырлар.

Әгәр сайтымда теркәлергә карар иткәнсез икән, мин бик шат. Тик берничә моментны истә тотсагыз иде:

Бозып язмагыз, зинһар, исем, фамилияләрегезне. Андый очракта сезне теркәүдән баш тартырга мәҗбүр булачакмын. Үзегезнең дә минем дә вакытны әрәм итмәгез. Татарча язарга теләмәсәгез, гафу итегез әлеге сайт сезнең өчен түгел, Җәмиләне-Жэмилэ, Сәлимәне-Селимэ дип теркәлүчеләр дә вакытын бушка әрәм итә, димәк!!!! Саф татарча, матур итеп языгыз, матур итеп саф татарча аралашыгыз! Әйдәгез, шушы сайтта булса да үз телебездә аралашыйк әле.

Татар телен бозып яза халкым...
Кадерләми никтер үз-үзен.
"Компьютерда андый хәреф юк" дип
Язган чакта боза күп сүзен.

Бөек халкым "Боек халык" булып
"Сәлам" диеп дәшми, "Салам" ди.
- Аңлыйлар ич, татар надан түгел,
Шуңа шулай бозып язам, - ди.

"Бәләкәй"дән туа "балакай"лар,
"Калам" булып кала каләмнәр.
Надан "Надан" була, сарык - "Сарык",
"Баран" булып үсә "бәрәннәр".

Гөл сөйгәннәр "голлар" үстерәләр.
Утын "көле" "колга" әйләнә.
"Күлне" "кулдан" ничек аерырга???
... Юк-бар укып телләр бәйләнә.

Эх, син, татар, калма алай артта,
Заман белән алга юлың тот!
Язган сүзең хаталарсыз булсын -
Әйткән сүзең булсын көчле, нык!

Раил Гатауллин "Белем ру" порталы авторы

Теркәлгәндәге тагын бер мөһим әйбергә игътибарыгызны юнәлтәм, электрон почтагызның кулланылышта булганының адресын күрсәтегез (һавадан алып түгел ), чөнки дөрес теркәлсәгез, сезнең шул почтагызгы хат киләчәк, шуңа кереп сез күрсәтелгән сылтамага баскач кына теркәлүегез уңышлы булыр, ягъни расланыр!

Күпсанлы сорауларга җавап йөзеннән теркәлүдә сезгә ярдәм булсын дип менә бу видеороликны куйдым, ул сезгә ярдәмгә килер, дусларым:

видеоярдәм

ҺӘМ ИҢ МӨҺИМЕ 2011 елның 22 августыннан сайтта теркәлү һәм андагы ресурсларны бушка йөкләү туктатылды. Теркәлеп, ресурс йөкләргә яки профилегезне азат итәргә(элегрәк теркәлгәннәр өчен) телисез икән, рәхим итегез, 5209-3547-6951-8043 номерлы "АК барс" банкы картасына 200 сум акча күчереп, теләгән ресурсыгызны ала аласыз. Акча күчерү бары бер генә тапкыр сорала һәм сез гомерлеккә сайт кулланучысы булачаксыз.

-"Булат сайтын түләүле итеп, баерга уйлаган икән"- дип уйлый күрмәгез, дуслар!!! Сайтта матур-матур флеш роликлар, 3D эффектлы галереяләр яки кызыклы программаларны мин сатып алам һәм сезнең ярдәмегез миңа сайт үсешендә зур ярдәм итәр дип ышанып калам! Алдан ук барыгызга да рәхмәт!

Шартлар: Сездән - акча күчерү (акчаның кайдан һәм кемнән күчкәнен мин күрә алам, шуңа квитанция фотосы кирәк түгел) Миннән - сезне кулланучы буларак теркәү, әгәр берәр кулланучы "Ул мине алдады, акча күчердем, ә ул теркәмәде",- дигән шикаять белдерсә, сез акчагызны кире таләп итә аласыз.

Игътибар!!!  номерлы банк картасы "Ак барс"ныкы. Әгәр сезнең җирлектә Ак барс банкы офислары юк икән, түбәндәге сылтамадан минем банк реквизитын алып теләсә кайсы банк аша да түләү башкарырга мөмкин.

Реквизитлар

Акчаны шулай ук "Яндекс деньги" электрон системасы аша турыдан-туры сайттан ук күчерергә мөмкин, акча күчерүне терминаллар аркылы да эшләп була. Минем "Яндекс деньги" да счет номерым: 410011097748220

Сайтка ярдәм

Сайтка ярдәм итәргә теләсәгез.
Түләү счеты: 410011097748220

Минем сайтны үз итеп, бу битне укып, әлеге юлларга кадәр төшеп җитүегез өчен тагын бер кат рәхмәтемне белдерәм. Сайт буенча, һөнәрегез, яки башка кызыксындырган нәрсәләр буенча сорауларыгыз булса, тартынып тормагыз, сайтның сул як блогындагы элемтә модулендә минем белән хәбәрләшү өчен адреслар күрсәтелгән. Шулай ук сайтттагы теләсә кайсы материал ахырындагы фикер өстәү функциясе аркылы да хәбәрләшә аласыз. Бердәм булыйк, бергә булыйк!!! Барыгызга да саулык - сәламәтлек, эшегездә һәм шәхси тормышыгызда уңышлар телим!

Халкым минем!

Зурайту Күчереп алу

Фикерләр:

Яңартылды Чәршәмбе, Август 26, 2015 11:01
 

Агымдагы рейтингы: 4.62Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 13

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
+2 #8 RE: Теркәлү шартларыБулат Шакиров 16.08.2012 20:01
"Гөлназ" исемле кулланучыга Булат, ә карта аша гына турыдан - туры акча күчереп буламы?
Әйе, була
Өземтәләргә
 
 
0 #7 RE: Теркәлү шартларыГөләндәм 31.03.2012 20:12
Quoting
Булат Мәхмүтович, виллаларда яши башлагач безне танырсызмы икән?

ул акча белән генә виллада яшәп булсамы?!
Өземтәләргә
 
 
0 #6 RE: Теркәлү шартларыЛәйлә 31.03.2012 20:06
Булат Мәхмүтович, виллаларда яши башлагач безне танырсызмы икән?
Өземтәләргә
 
 
0 #5 RE: Теркәлү шартларыБулат Шакиров 16.02.2012 15:11
Quoting
Булат исәнмесез.Мин сезнең сайтка сбербанк онлайн аша акча күчердем.Алдан сездә теркӘлгән идем,ләкин аннары сайтка керә алмадым.Шуннан соң Абдуллина Айгөл булып теркәлдем.Хәзер сайтка яңадан теркәлергә кирәкме? Миҗа нишләргә?Абдуллина Гөлнара

Хөрмәтле Айгөл, электрон почтагызга аңлатып хат яздым. Аралашып яшик!
Өземтәләргә
 
 
0 #4 RE: Теркәлү шартларыАйгөл 16.02.2012 14:25
Булат исәнмесез.Мин сезнең сайтка сбербанк онлайн аша акча күчердем.Алдан сездә теркӘлгән идем,ләкин аннары сайтка керә алмадым.Шуннан соң Абдуллина Айгөл булып теркәлдем.Хәзер сайтка яңадан теркәлергә кирәкме? Миҗа нишләргә?Абдуллина Гөлнара
Өземтәләргә
 
 
0 #3 RE: Теркәлү шартларыБулат Шакиров 10.02.2012 22:01
Quoting
ни өчен түләүле итеп куйдыгыз?

Әй Люция ханым! Шуны да белмисез мени? Баер өчен инде, чит ил машинасы, яхта сатып алыр өчен, вилла төзер өчен, сезгә дә киңәш итәм! Аннары шул ук сорауны менә бу сайтка кереп конкурс оештыручыларына да биреп чыгыгыз әле! http://www.irort.ru/node/1101
Өземтәләргә
 
 
0 #2 RE: Теркәлү шартларыЛюция 10.02.2012 21:54
ни өчен түләүле итеп куйдыгыз?
Өземтәләргә
 
 
0 #1 RE: Теркәлү шартларыБулат Шакиров 05.01.2012 23:02
Quoting
Булат афанде, сезнен счетыгызга акча кучердек, лакин хаман йозакны алмыйсыз. Нуриева Резеда.

Җәмәгать, бер үк нәрсәне унар тапкыр язмагыз инде, 2 минут саен җибәреп торган Нурия ханым! Мин бит гел компьютер төбендә утырмыйм!!!
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү