Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
"Эш өстәлен" бизик! PDF Бастыру E-mail
Дүшәмбе, Декабрь 26, 2011 09:23

Хөрмәтле коллегалар, яшерен-батырын түгел, күп вакытыбыз мониторга "төртелеп" үтә бит. Өйдә бизәлгән чын чыршыга рәхәтләнеп сокланып карап утырырга да вакыт юк. "Ичмасам, мониторда булса да күзләрне иркәләп торсын әле",- дип 26 чыршыдан торган программа тәкъдим итәм әле сезгә! Рәхәтләнеп хозурланыгыз! Программаны урнаштырасы юк, файлны ачу да җитә һәм сезнең монитор эш өстәлендә төрле-төрле утларын җемелдәтеп чыршы пәйда булачак, комачауласа , тычканның уң ягына басасың да, "чыгу" ны сайлыйсың. Рәхим итегез!

программаны йөкләү: монда

Фикерләр:

Яңартылды Сишәмбе, Декабрь 18, 2012 08:28
 

Агымдагы рейтингы: 5
Тавыш бирде: 4

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #4 RE: "Эш өстәлен" бизик!Булат Шакиров 26.12.2011 21:51
Яңа ел үткәч, менә бу папканы компьютерыгызда н юк итәргә онытмассыз: (ChristmasTrees ) инде, дусларым! Ә сайттан алган архив папкасын икенче елга яңа елга берәр җиргә саклап куйсагыз да була, ә архивтан алган папкагызны сакласагыз март та да чыршы эш өстәлендә булачак, чөнки программа АВТОЗАПУСК ка кереп урнаша. Дөрес аны аннан бетереп тә була, иң җиңеле архивтан алган папкагызны юк итү (удалить)
Өземтәләргә
 
 
0 #3 "Эш өстәлен" бизик!Мостафина Гүзәлия 26.12.2011 21:00
Искиткеч матур чыршылар! Рәхмәт, сезгә! :-)
Өземтәләргә
 
 
0 #2 RE: "Эш өстәлен" бизик!Булат Шакиров 26.12.2011 17:12
Чыршыга тычкан белән басып торып теләсә кая алыгыз да куегыз, комачауласа!
Өземтәләргә
 
 
0 #1 RE: "Эш өстәлен" бизик!Раушания 26.12.2011 16:38
Булат, яңа ел уңае белән ясаган чираттагы бүләгең искиткеч, ләкин ул рәсемнәрнең рабочий столда гына түгел, ә һәрбер эш документында чыгуы гына бераз кыенлык тудыра. Бәлки аны рабочий столга гына күренерлек итеп көйләп буладыр? Җавап яз әле, яме. Бәлки мин дөрес урнаштырмаганмы ндыр...
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.