Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Нишләргә? PDF Бастыру E-mail
Дүшәмбе, Август 13, 2012 01:10

Хөрмәтле дуслар! Быел инде сайтта эшләмәм дигән идем. Ләкин җәй буе ачып караган саен аның ятим булып утыруы күңелгә авыр. Ә инде "удалить сайт" төймәсенә басарга йөрәк җитми. Ничә еллык хезмәт бит! Быел эшли калсам материалларны бары тик ФГОС юнәлешендә куярга җыенам. Күбрәк 1 сыйныфлар өчен ресурслар урнаштырырга тырышачакмын. Тик бушка эшләргә җыенмыйм бүтән, дусларым, гафу итәрсез. Ни өчен дигәндә, бакчамны сукалыйлар- акча алалар, печән алып кайтам -акчамны алалар, бәрәңге утыртам- акчамны алалар. Ә мин нишләргә тиеш? Төннәр буе утырып, бушка әйбер таратыйммы? Шуңа күрә "нишләп түләүле?", "оятсыз, баерсың әле!" ише сүзләр язмасагыз иде. Беркемне дә мәҗбүр итмим. Менә хәзер дә сезгә 1 сыйныф өчен "Перспектива" укыту- методик комплекты буенча татарча  технологик карталар тәкъдим итеп карыйм. 3 фәннән - Әйләнә-тирә дөнья, математика, технология. Бәясе - 250 сум. Сорау булса, калган фәннәрне дә эшләрмен.Теләгегез булса, почтама хат җибәрегез. Мин сезгә аларны җибәрермен. Математикадан бер өлешен карап карагыз:

менә

Моннан тыш "Технология" дәреслеге өчен электрон кушымта тәрҗемә итү белән шөгыльләнәм. Бүген 14 нче көн. Әлегә 21 дәрес тәрҗемә ителде.

Төзәтмә!!! Барысын да тәрҗемә итеп чыгу бер кеше көченнән генә килмәс, ахры. Әлеге эшне туктаттым. Шулай да сайт кулланучылары өчен барлык дисклардан да расписание белән тәңгәл китереп  дәресләр куярга тырышырмын. Уку башлангач, һәр якшәмбе көнне сез алдагы атна өчен материал белән таныша алырсыз дип уйлыйм! Ничек эшләү буенча күрсәтмәләр дә урнаштырырмын. 1 дәреснең кечкенә генә 3 өлеше:

УЕН

Басым астында яфрак киптерү

Дәрес планы

Кирәксенсәгез, шәхси почтама хат языгыз.

Фикерләр:

Яңартылды Якшәмбе, Август 26, 2012 02:58
 

Агымдагы рейтингы: 4.73Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 15

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр

 
0 #2 RE: Нишләргә?Булат Шакиров 22.08.2012 21:37
Нәфисә АнтоноваИсәнме, Булат! Сайтыңда эшеңне дәвам итәргә алынуың өчен шатмын. Универсиада дәресенә куллану өчен бик кирәкле материал куйгансың. Рәхмәт! Яңа уку елында эшеңдә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек телим.
Үзегезгә дә уңышлар, рәхмәт!
Өземтәләргә
 
 
+1 #1 RE: Нишләргә?Раушания 14.08.2012 11:53
Афәрин, Булат! Менә хәзер инде, чыннан да, сайтыңа әйләнеп кайтуың белән дияргә була.Дөресен генә әйткәндә, мин синең сайтыңны бөтенләйгә ташлаячагыңа ышанып та бетмәгән идем. Алай була калса, Булатча булмый иде бит ул, әйеме?
Өземтәләргә
 

Бу мәкалә буенча фикер алышу ябык

.