Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Проект ябылды... PDF Бастыру E-mail
Дүшәмбе, Октябрь 08, 2012 07:42

1 сыйныфлар өчен  математика дәреслегенә электрон кушымта тәрҗемә итү проектымны туктатырга мәҗбүр булдым. Чөнки аны үзендә булдырырга теләк белдерүчеләрдән бер хат та килмәде. Бүгеннән әлеге проект сайттан алынды. "Ора алмаган- олы күсәк күтәргән ди!" Оруын ордым, 60 көн утырдым аның белән, иренмәдем, әмма шуның кадәр хезмәт беркемне кызыксындырмады, бары тик тавыш файлларын калган 3 чиреккә тәрҗемә итеп чыгасы гына бар иде. Кызганыч, мине хуплаучы булмады, менә яңа гына "юк итәргә" төймәсенә бастым. "Файл сервердан уңышлы юк ителде!" дигән хәбәр ул кадәр шатландырмаса да, артык көенмәдем дә, һәрхәлдә үземнең математикадан һәр  дәресем өчен  бер дигән күрсәтмә материалым бар, берүк вакытта зур-зур эшкә тотынмаска сабак та булды. Югыйсә, мин аны үзем өчен генә әз-әзләп тә тәрҗемә итә ала идем, төннәр буе утырмыйча да.

Дәвамы юк!

Фикерләр:

 

Агымдагы рейтингы: 0
Тавыш бирде: 0

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Бу мәкалә буенча фикер алышу ябык

.