Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Зу-у-ур җиңүебез белән инде! PDF Бастыру E-mail
Сишәмбе, Октябрь 30, 2012 05:15

Хөрмәтле дуслар, ике көн буе Мамадыш шәһәрендә "сәяхәт итеп" йөрдем бит әле. Шаяртам инде, сәяхәт итеп түгел, бик зур конкурста үз эшемне очный турда катнашып, яклап йөрдем. Әйтергә кирәк, бик кәттә конкурс булып чыкты ул. Андагы жюриның кем икәнлекләрен белсәң дә егылып китәрсең. Андый зур исемнәрне ишетеп тә белмим мин. Жюриның игътибарлыгы, түземлеге шаккатырды, 53 кешенең чыгышын, күпләребез регламентны узып китеп, 7 минут урынына тырыша-мактый 10 минут сөйләсә дә, тыңлап утырдылар бит. Миндә хөрмәт хисе уяткан тагын бер сыйфатларын - гаделлекләрен һәм һәрнәрсәне белүләрен әйтеп китмичә булмыйдыр. Чыгыш бетеп, сорау яудыра башлаганда гына бераз утлы табага бастырып алсалар да, түзәргә була. Сүзем "Белем бирүдә заманча информацион-коммуникацион технологияләр куллану" X республика конкурсы турында барганын чамаламагансыздыр әле. Менә чыгышлар бетте һәм тын да алмый бүләкләүдә фамилиябезнең берәр авазы чыкмасмы икән дип түземсезлек белән көтеп утырабыз. Ниһаять, "Башлангыч белем мәктәбе һәм мәктәпкәчә тәрбия" номинациясендә 1 урын  Саба  районы Мишәбаш башлангыч мәктәбе укытучысы Шакиров Б.М. га бирелә дигәч, чак баш күккә тимәде. Бәйрәм өстенә бәйрәм дигәндәй, "Шәхси сайтлар" номинациясендә якташыбыз Саба гимназиясе укытучысы Багавиева Гөлшат Нәкыйп кызының 2 урын алуы да билгеле булды. Кыскасы, районыбыз данын, тиешле дәрәҗәдә яклап, зур җиңү белән кайттык дип әйтәсе килә. Ә Мамадыш матур, үзенчәлекле шәһәр икән!

Әлбәттә инде, безне югары дәрәҗәдә, бик җылы кабул иткән Мамадыш җиренә рәхмәт әйтәсе килә!

Фикерләр:

Яңартылды Сишәмбе, Октябрь 30, 2012 09:43
 

Агымдагы рейтингы: 4.8Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 10

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр

 
0 #18 RE: Зу-у-ур җиңүебез белән инде!назира 03.11.2012 11:46
Молодец Булат! Киңәш сорап килгән бер кешегә дә каршы килми ул. Тормыш иптәше Марсилә белән бергә - бергә тагын да зур унышларга ирешергә язссын сезгә. СЕЗ чын УКЫТУЧЫЛАР!
Өземтәләргә
 
 
0 #17 RE: Зу-у-ур җиңүебез белән инде!Венера Гәрәева 02.11.2012 02:17
Булат, зур җиңүең белән чын күңелемнән котлыйм! Бу җиңүең киләчәктә тагын да дәртләнеп эшләргә рухландырсын. Сәламәтлек һәм уңышлар сиңа!
Өземтәләргә
 
 
+1 #16 RE: Зу-у-ур җиңүебез белән инде!Рәмзия Багманова 01.11.2012 19:07
Булат! Зу-у-ур җиңүең белән без дә котлыйбыз!Алда тагы да уңышлар сиңа. (Кибәче мәктәбе башлангыч сыйныф укытучылары)
Өземтәләргә
 
 
+1 #15 RE: Зу-у-ур җиңүебез белән инде!Булат Шакиров 01.11.2012 19:04
Quoting
Нәкъ әнә шул ерагы кирәк шул инде, якыннары үземдә дә бар)))

Һәм мин аны кай тарафларга , ничек итеп җибәрергә тиеш булам инде?
Өземтәләргә
 
 
+1 #14 RE: Зу-у-ур җиңүебез белән инде!Юлия 01.11.2012 19:01
Нәкъ әнә шул ерагы кирәк шул инде, якыннары үземдә дә бар)))
Өземтәләргә
 
 
+1 #13 RE: Зу-у-ур җиңүебез белән инде!Булат Шакиров 01.11.2012 18:39
Quoting
Булат әфәнде! Әллә әйтә алдым, әллә юк, соң булса да уң булсын-ЗУУУУУУР җиңүегез белән Сезне. Дөресен генә әйткәндә, Сез дә җиңмәсәгез инде! Эшләрегез искитукеч бит, иң мөһиме-кабатланмас! Нишләп сайт номинациясендә дә катнашмадыгыз?
Минем батып үлә язып,тотыныр салам таба алмый утырган фотомны җибәрә алмыйсызмы?

сыйфаты начар бит аның, ерак.
Өземтәләргә
 
 
+1 #12 RE: Зу-у-ур җиңүебез белән инде!Юлия 01.11.2012 18:25
Булат әфәнде! Әллә әйтә алдым, әллә юк, соң булса да уң булсын-ЗУУУУУУР җиңүегез белән Сезне. Дөресен генә әйткәндә, Сез дә җиңмәсәгез инде! Эшләрегез искитукеч бит, иң мөһиме-кабатланмас! Нишләп сайт номинациясендә дә катнашмадыгыз?
Минем батып үлә язып,тотыныр салам таба алмый утырган фотомны җибәрә алмыйсызмы?
Өземтәләргә
 
 
+1 #11 RE: Зу-у-ур җиңүебез белән инде!Зимфира Гараева 01.11.2012 11:48
Булат!Чын күңелемнән җиңүең белән котлыйм!Эшләгән эш бәяләнү башка эшләргә ,башка җиңүләргә этәргеч була бит.Син дә күңелеңне төшермичә,исән-сау булып тагын да зуррак эшләрне башкарып,тагын да зуррак җиңүләргә ирешерсең дигән теләктә калам.Котлыйм сине!!!!
Өземтәләргә
 
 
+1 #10 RE: Зу-у-ур җиңүебез белән инде!Булат Шакиров 31.10.2012 22:05
Quoting
Исәнме, Булат.
Җиңүең белән тәбриклим. Моннан соң да куелган хезмәтеңнең гадел бәяләнүен, үзеңә сәламәтлек һәм яңа уңышлар теләп калам.

Зур рәхмәт Илнур!
Өземтәләргә
 
 
+1 #9 RE: Зу-у-ур җиңүебез белән инде!Илнур 31.10.2012 21:54
Исәнме, Булат.
Җиңүең белән тәбриклим. Моннан соң да куелган хезмәтеңнең гадел бәяләнүен, үзеңә сәламәтлек һәм яңа уңышлар теләп калам.
Өземтәләргә
 

Бу мәкалә буенча фикер алышу ябык

.