Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Кәгазьсез укытучы - эшләпәсез кадак PDF Бастыру E-mail
Сишәмбе, Ноябрь 20, 2012 05:31

Кәгазьсез укытучы - эшләпәсез кадак кебек бит ул хәзер! Берәр акчалата бүләк алам дисәң дә,  кәгазь кирәк, аттестация-фәлән булса да, кәгазь сорыйлар. Кәгазь диюем, конкурсларда алынган грамота- фәләннәрне күздә тотуым инде. Әле алар күбесе түләүле, әйтергә кирәк, конкурсларны оештыручылар быел бигрәк "котырган". 250-500 сум дип бәя куюдан тартынып та тормыйлар. Алар шундый күп ки, валлаһи, барсына да катнашсаң, ике айлык хезмәт хакың да җитмәс. Аннары аларны табып бетерә торган да түгел. Ә менә шул бихисап күп конкурсларны табып, бер урынга җыйнап, безгә акча күчерергә җайлаштырган (шаярам) Гөлназ Илсуровнага зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Бар да ачык аңлатылган, кыскача һәр конкурска тасвирлама бирергә дә онытмаган ул. Рәхмәт сиңа Гөлназ! Хөрмәтле коллегалар, катнашыгыз, җиңегез, уңышлар юлдаш булсын сезгә! Система шуны таләп иткәч, акча кызганып ятып булмый инде. Без үзгәртә торган нәрсә түгел. Мондый күренешкә бик гарьләнсәм дә! Тилмереп эшлисең-эшлисең дә, күпме укучыларыңны әзерлисең, әле шуннан соң банкка барып акча күчереп, зинһар минем эшне кабул итегез дип, ялварып дигәндәй, конкурска гариза язасың.(Әйтергә кирәк, конкурсларның зур күпчелеге табыш алу максатын күздә тота шикелле, чөнки чыгымнар белән керемнәр аермасы соңгысы файдасына берничә тапкыр артыграк килеп чыкмыймы икән? Бу турыда узган ел бер мәкалә язган идем инде: "Әйтсәң сүз чыга, төртсәң күз чыга!" ) Аның янында минем гомергә бер түләп теркәлү кирәк булган сайт, руслар әйтмешли, чепуха ул!

Гөлназ Илсуровна турында тагын берничә сүз әйтеп китми ярамас. Аның сайты инде интернет киңлегендә бик күптәннән якты йолдыз булып балкый. Күп кенә татар теле укытучылары өчен тиңсез хәзинә булуына да шигем юк, күпләр аңа сокланып, үзләре дә туган телебездә эшләүче сәхифәләрен булдырганнардыр. Хәзер дә сайтына керсәң чыгып китеп булмый, зәвыклы, матур эшләнешеннән бигрәк, файдалы материаллар белән шыгрым тулы ул. Әле сайтлар конкурсында катнаштырга да вакыт тапкан икән, тик без- татарларда шундый гадәт бар, кирәкле әйберебезне алабыз да, качабыз. Ә бит конкурсларда сайтны яклап тавыш бирү, аның җиңү мөмкинлеген азмы-күпме арттыра, дуслар. Ә сайтың бәйгедә җиңсә, аны тулыландыру өстендә яңа көч белән эшләргә тотынасың дип әйтеп, мин әмерикә ачмыймдыр, сез аны үзегез дә бик яхшы аңлыйсыздыр, минемчә. Әйдәгез, Гөлназ Илсуровна сәхифәсен бәйгедә бераз булса да яклап карыйк әле. Түбәндәге рәсемгә бассагыз, тавыш бирү сәхифәсенә чыгарсыз, ә рәсем сезгә тавыш бирү процедурасын кыскача күзалларга ярдәм итәр.

 

Ә бәйгеләр турында беләсегез килсә, сезгә бирегә: http://gzalilova.narod.ru/

Уңышлар сиңа Гөлназ!

Фикерләр:

Яңартылды Чәршәмбе, Ноябрь 21, 2012 08:42
 

Агымдагы рейтингы: 5
Тавыш бирде: 4

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр

 
0 #5 RE: Кәгазьсез укытучы - эшләпәсез кадакИлнур 24.11.2012 06:10
Гөлназга бәйгедә уңышлар теләп калам. Тамчыдан күл җыела, диләр. Эшчәнлегенең дәвамлы һәм нәтиҗәле булуын теләп, мин дә аның өчен тавыш бирдем.
Өземтәләргә
 
 
0 #4 RE: Кәгазьсез укытучы - эшләпәсез кадакБулат Шакиров 22.11.2012 18:49
Миңа калса, конкурсны бушлай эшләп булмаган очракта оптималь бәя 150-200 сум җитәдер дип уйлыйм. Мәсәлән узган ел Ученик года конкурсында бер укучым белән катнаштым. 3 турда үткән бик авыр бу конкурска 70 сум акча түләдем. Ул конкурс миңа бик ошады. Теләүчеләргә сылтамаwww.uchenik-goda.ru/
Өземтәләргә
 
 
0 #3 RE: Кәгазьсез укытучы - эшләпәсез кадакБулат Шакиров 22.11.2012 18:30
Иреклесен ирекле, ләкин конкурста катнашу өчен 500 сум ул коточкыч дип саныйм, аннары грамоталар укытучының хезмәтен бәяләүче төп критерийга әйләнеп бара кебек. Нәкъ менә шул, конкурс оештырып, аннан акча эшләп калу теләген тудыра, гади укытучы ул бәйгеләрдә җиңгән өчен бирелә торган диплом-грамоталарның кыйммәте юк икәнлеген аңлап бетерми яки ул турыда хәтта уйламый да, ягъни кемнеңдер кесәсен үз теләге белән, үзе дә сизмәстән калынайта булып чыга. Ә төрттерүгә килгәндә, бу төрттерү түгел, ә уратып узып, бәйге оештыручылардан "көлү" булсын дип уйлаган идем.
Өземтәләргә
 
 
0 #2 RE: Кәгазьсез укытучы - эшләпәсез кадакГөлназ Җәлилова 22.11.2012 17:59
Түләүле бәйгеләрнең нигезләмәләрен куйган өчен төрттерүеңне аңлыйм, Булат. Миңа да алар артык күбәеп киткән сыман тоела, бәяләре дә тешләшә башлады. Әмма аларда катнашу ирекле бит. Бөтенесенең дә дәрәҗәсе дә бер түгел. Кайберләре бөтенләй бер тиенгә дә тормый, ягъни алар биргән бүләкнең кыйммәте юк. Грамоталары да исәпкә-санга алынмый. Шулай булгач, бәйгеләрне сайланганда, бик игътибарлы булырга кирәктер. Ә мәгълүматка ихтыяҗ зур. Сайтның максаты бу бәйгеләрне рекламалау түгел, ә кулланучыларны мәгълүмат белән коралландыру. Кулланучылар акны карадан аера беләдер дип уйлыйм.
Сайтыма биргән бәяң өчен рәхмәт. Мин бу бәйгедә быел катнашканымны әле күптән түгел очраклы рәвештә генә белдем. Сайтлар конкурсына 2010 елда ук гариза язган идем, ул елны сайт бу бәйгедә уңышка ирешә алмады, тавышлар саны аз булды. Мин аны рекламадым да. Хәзер дә рекламаламыйм. Әллә ни артык әһәмиятле бәйге дип санамыйм мин аны, дөресен генә әйткәндә. Катнашучылар исемлегенә кергән икән, катнашсын, дидем. Тавыш биргәннәр өчен бары тик рәхмәт кенә әйтәм. СМС белән акчагызны әрәм итмәгез шулай да. Бер конкурста да җиңү, беренче урын алуны максат итеп куйганым булмады (бәлки бу начардыр да), эшләгән эшем яхшы сыйфатлы, кешеләргә файдалы булсын дип кенә тырышам. Ә бәяләү - һәрвакыт жюри кулында. Барлык бәйгеләрдә дә җиңү - мөмкин булмаган эш. Конкурларга катнашуны профессиональ яктан үсү, эзләнү, эш тәҗрибәсен гомумиләштереп анализлау өчен кирәкле нәрсә дип саныйм.
Өземтәләргә
 
 
0 #1 RE: Кәгазьсез укытучы - эшләпәсез кадакГөләндәм Гөлүс кызы 21.11.2012 19:54
Әйе, Булат абый. Мин дә сезнең фикерләр белән килешәм. Гөлназ Илсуровнаның сайты кебек бай сайтны минем әлегә таба алганым юк. Мин аңа тавышымны бирдем: киләчәктә дә аңа уңышлар телим.
P.S.Ә сайтларга килгәндә, Гөлназ Илсуровнаның сайты - татар телчеләре өчен, ә сезнең сайт - башлангыч укытучылары өчен менә дигән ярдәмлек!
Өземтәләргә
 

Бу мәкалә буенча фикер алышу ябык

.