Подпись: Безнең гаиләнең иң  яраткан ел фасылы-яз. Кояш  көннән-көн ныграк җылыта. Йортыбыз агач  полосасы  янында  урнашкан. Шуңа күрә та- бигатьнең уяна башлавын беренче күрәбез. Кошлар сайравы арта, гөр ләвекләр катырак ага  башлый. Менә  бүген дә урманнан  тукран төш- кән, көне буе агачтан-агачка сикереп кортларын тикшереп йөрде.
 Каникулның бер  көнендә әтиебез  кошларга оя, җим савытлары ясап бирде.Ә  без  апам  белән шул ояларны үзебез агачка урнаштырып ка- рарга булдык. Каргалар,  куяннар, чыпчыклар  безне  кызыксынып кү- зәттеләр.Ә эшебезне бетереп өйгә кергәндә, тәмле– тәмле таба ризык- лары әзерләп әниебез  көтеп тора иде. Бик  арыган  булсак та эшләгән эшләребезгә куанып туя алмадык. Безне аңлаган кебек песиебез—Ир- кә дә мыр-мыр килеп яныбызда утырды.Язның бер көне әнә шулай кү ңелле үтте.                                                  
                                                                                Нәргизә Хафизова.
Подпись:  Менә  кар– бураннары, салкыннары белән кыш та артта калды. Бар  табигать чын  мәгънәсендә  уяна башлады. Түбә кыекларыннан боз сөңгеләре сузыл ды. Язгы кояш нурларында алар төрле төсләргә ке реп ялтырап– ялтырап китәләр Агачларда бөреләр нең.ачылыр вакытлары  җитеп  килә.  Күп тә үтми ул бөреләр ямь-яшел яфракларга әйләнеп безне сө- ендерер. Яз айларын бик күп кеше  көтеп ала. Җы- лы яклардан туган якларын сагынып  күчмә кош -лар да кайта башлады. Алар үзләренең дәртле җыр лары белән бар  халыкны  әсир итәләр.  Урамнарда гөрләвекләр ага. Балалар шунда нәни кәгазь көймә ләр йөздереп уйныйлар.
   Менә шулай бар җиһанда язгы уяну сизелә.

                                                            Рәдиф Газизов
Подпись: Подпись:    
Подпись: Подпись:   Менә ямьле яз да килеп җитте. Карлар эреп бетә язды, юлларда гөрләвекләр ага.Тау баш- ларыннан  кар  сулары  шаулап  агып  төшә.  Аларның шавы кичләрен әллә кайларга ише телә. Хөрмәтле дуслар бу  рәсемдә мин яз  кү- ренешен ясарга тырыштым. Язгы күңел кү- тәренкелеге мине рәсем ясарга этәрде. Сезгә дә бу язларда саулык-сәламәтлек, күңел ты- нычлыгы, исәнлек– саулык телим. Эшләре- гез уң булсын!  

                                            Ләйсән Яббарова                      

2009март"Безнең гәҗит"Саба районы Мишәбаш башлангыч мәктәбе айлык
 газетасының электрон варианты 
( 2006 елдан бирле чыга)
Редколлегия—4 сыйныф укучылары
Рәсемнәрдә яз сулышы.Подпись:                            Гаянова Ризидә
Подпись:  


Менә ямьле яз җитте. Көннәр озайды. Кояш үзенең җылы нур ларын көннән-көн юмартрак сибә.  Тиздән агачлар  ямь-яшел яфракка күмелер.  Инде  җылы  яклардан туган якларыбызга кайтучы кошлар да  күренә  башлады. Сөекле  сыерчыклары- быз килгәнче дип без матур-матур оялар  да  ясап куйдык. Без кошларны бик яратабыз, чөнки алар безнең дусларыбыз! Алар агачлардагы меңнәрчә корткыч бөҗәкләрне юк итәләр. Тукраннар ел әйләнә  агачлардагы  бөҗәкләрне  чүплиләр.  Яз җитү белән бөтен табигать, тереклек ияләре җанлана. Тиеннәр кыштан калган гөмбәләрен табып алганнарына сөенә. Кошлар үзләренең моңлы җырларын  суза. Менә  шулай яз  килеп җит- кәнгә без кешеләр генә түгел, бөтен табигать сөенә.
                                        
                                                            Рүфия Газизова.
Подпись: Яз җитте. Җылы якка киткән кошлар ту- ган  якларын  сагынып  кире  кайталар. Алар кайтканда чыркылдашып, сызгы- рып, күңелле җырлар җырлап туган якла- рын  сәламлиләр.   Туган  якларына  кайт- кач оя ясарлар, балалар чыгарырлар. Иң беренче кара карлыгачлар кайта. Алардан соң тургайлар, сыерчыклар кайта. Болар-язның беренче хәбәрчеләре.  Сыерчыклар кайтышка яңа оялар да ясап, аларны агач башларына, капка өсләренә элеп куйдык. Без сезне бик сагындык! Рәхим итегез, кошкайлар!
                                   Әхәтова Тамчыгөл.
Подпись: Табигать үзенең  татлы  йокысыннан  уян- ды. Чөнки  кояш  үзенең  җылы  нурларын сибеп, ап-ак карларны  эретте.  Елгаларны ташып  сулар  акты.  Җылы  якка  киткән кошларыбыз кире туган ягыбызга әйләнеп кайта башладылар. Басу-кырларда кар бе- теп. кара җир өсте яшәрә дә башлады. Агач ларның бөреләре ачылды. Урман-кырлары бызда кошлар тавышы яңгырады. Әйе. Бу чыннан да язның башлануы. Табигатьнең уянуы инде!
 
                                      Әлфинә Фәизова.
Подпись:                      Рәхимуллин Җәмил
Подпись:                     Әхмәтханов Искәндәр.
Подпись:                  Кашафетдинова Гөлнур