Мишәбаш башлангыч мәктәбе 4 сыйныф укучылары электрон газетасы

Меню
Видеотанышу Сайтка кайту
Форум

Кунакханә
Архив 2008/09

Хөрмәтле дуслар! Әлеге меню сезгә безнең сайт эчендә кыенлыкларсыз күчеп йөрергә ярдәм итәр. 

 1.Сайтка кайту. Бу кнопка ярдәмендә сез сайтның төп битенә кайта алачаксыз.

 2.Видеотанышу. Монда сез безнең һәрберебез белән якыннанрак танышырсыз. Барыбызга да электрон почта тартмалары булдырдык. Аларның адресын да шушында таба алырсыз. Кемгә язасыгыз килә, сайлап алыгыз да рәхим итегез! 3.Форум. Сайтыбызның төп форумындагы укучылар бүлеге сезне көтә. Төрле темалар ачып,рәхәтләнеп гапләшик, дуслар!

4. Кунакханә. Дусларыгызны туган көннәре, башка истәлекле даталар белән монда котларга була. 

5.Архив 2008/09. Бу бүлектә 2008/09 уку елында чыккан "Безнең гәҗит" газетасының барлык саннарына да күзәтү ясап алырга була.                                                                                                            

 

Бераз информация

Хөрмәтле дуслар! Сезне үзебезнең газетабыз битләрендә күрүебезгә чиксез шатбыз! Әйдәгез бергә-бергә аралашып, дус булып яшик!Сезне иң элек бераз мәгълүмат белән куандырыйк әле. Мәктәбебездә әлеге газетаны традицион 4 сыйныф укучылары чыгарып килә. Инде менә без дә 4 сыйныфка җиттек.Узган елгы абый -апаларыбыз эшен сүндермичә, тагын да дөрләтебрәк җибәрергә иде исәп. Газетабызны сез дә яратып, көтеп алып укысагыз без бик шатланыр идек.Әлбәттә безгә үзегезнең язмаларыгызны җибәрсәгез без икеләтә сөенербез.

Газетабызның аскы өлешендә сораштырулар үткәреләчәк. Аның темасы әледән-әле үзгәреп торыр, күрми калмагыз!



Хөрмәтле республикабыз һәм аннан читтә яшәүче башлангыч сыйныф укучылары! Сезне конкурста катнашырга чакырабыз!!!


Ноябрь ахырында барыбыз да белгәнебезчә "Әниләр көне" билгеләп үтелә. Шул уңайдан без кадерле әниләребезгә багышлап конкурс үткәреп алырга булдык. Конкурс түбәндәге номинацияләрдә булачак:

 1"Иң яхшы хикәя"

 2."Иң оста шагыйрь" 

3. "Иң кызыклы рәсем" 

Кадерле дуслар! Конкурсыбызда актив катнашырсыз дип өметләнәбез һәм сездән 28 ноябрьгә кадәр иҗат җимешләрегезне көтеп калабыз.Конкурс нәтиҗәләре буенча һәр номинациядән иң яхшы 3 эш газетабыз битләрендә урын алачак. Моннан тыш җиңүчеләргә электрон бүләкләр җибәреләчәк.Калган эшләрне тулысы белән Явлаштау урта мәктәбе "Яшь хәбәрче" түгәрәге сайтына урнаштырачакбыз. Конкурс нәтиҗәләрен 2 декабрьдә газета битләрендә бастырып чыгарачакбыз. Хөрмәтле башлангыч сыйныф укучылары, конкурс башлангычлар арасында үткәрелә, әйдәгез актив катнашыйк! Бу безгә интернет дөньясына кереп китәргә бер зур этәргеч булыр, безнеңчә. Эшләрегезне видеотанышу битендәге Е-mail адресларның берәрсенә салыгыз  ( әлбәттә инде үзегезгә ошаган берәр иптәшебезнең электрон адресына). Көтәбез...

 

 

         

5 октябрь - Укытучылар көне. Хөрмәтле укытучыларыбыз! сезне бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! сезгә озын гомер, корычтай нык сәламәтлек, эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар телибез! Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә сезгә бүләк итәсе
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын килә әйтәсе.
Кояш мәңге көлсен сезгә,
Юлларыгызга үссен гөлчәчәк
Бүгенге көн гүзәллегеннән дә
Гүзәл булсын сезнең киләчәк.
Мишәбаш башлангыч мәктәбендә инде бик күп еллардан бирле тырыш хезмәтләрен куючы Шакирова Рафига Рәшидовна, Фазыйлова Фәйрүзә Басыйровна, Шакиров Булат Мәхмүтович, инглиз теле укытучыбыз Гүзәлова Алисә Марсилевна, физкультура укытучыбыз Габдрахманов Раушан Шөгаепович!

Бәйрәм белән Сезне укытучым!

 Йөрәгемнең якын кешесе! 

Дөнья серен миңа өйрәтүчем!

 Яшь җаннарга- Ходай илчесе! 

Сезгә телим: саулык, озын гомер, 

Шәхси бәхет, дөнья рәхәтен. 

Шәкертләрнең- тырыш, инсафлысын,

 Яхшы гамәл, Ходай рәхмәтен!!!

 Без Сезне бик яратабыз, хөрмәтле укытучылырыбыз! Кайгы-хәсрәтләр күрми, бәхет-шатлыкта яшәргә язсын Сезгә!

Ихтирам белән Мишәбаш башлангыч мәктәбе 4 сыйныф укучылары


Өлкәннәр көне. Тормышыбыздагы төрле очрашу мизгелләре көндәлек хезмәт-мәшәкать агышы бертөрлелегеннән аерылып, яшәешебезне бизәп, көннәребезне ямьләндереп җибәрә. Өлкәннәр өчен тормыш бертөрлелегеннән аерылып тору, яшьлек хатирәләрен яңарту аеруча әһәмиятле нәрсә. Өлкәнәя барган саен кешенең күңеле нечкәрә, җылы, назлы сүзгә сусый башлый. Менә шуңа күрә дә Өлкәннәр көне уңаеннан без ел саен авылыбыздагы әби-бабайларыбызны җыеп, аларны хөрмәтләп, хәлләрен белешеп, аларны күңелле итеп ял иттереп алу өчен мәктәбебезгә чакырабыз. Быелгы бәйрәмебезгә дә өлкәннәребез бик теләп, сөенеп килделәр.Без-укучыларның матур концерт номерлары, укытучыларыбызның, мәдәният хезмәткәрләренең, Җирле үзидарә советы сәркәтибе Оркыя апаларның җылы сүзләре өлкәннәребезнең күңеленә хуш килде.Ә инде фельдшер Илсөяр апаның җанлы чыгышы өлкәннәребезне бөтенләй яшәртеп җибәргәндәй булды. Безнең әби-бабайларыбыз яшьлекләренә кайткандай җырлап-биеп, бер-берсе белән аралашып, серләшеп күңел ачтылар. Алар күңел хатирәләрен яңарткан, үткәнгә кайтарган кичәне оештыручыларга кат-кат рәхмәт сүзләре әйтеп таралыштылар. Бу көн әби-бабайларыбызның хатирәләр белән тулы күңел сандыгына тагын бер матур бизәк булып өстәлгәндер, мөгаен. 

Ирек Шакиров

 

 


                                                               Хәерле юл!

Юллар, юллар...Алар безне кайларга гына илтмиләр дә, нинди генә маҗаралар күрсәтмиләр. Яхшысын да, яманын да күрергә була бу юлларда.Әлбәттә һәммә кешегә дә имин юллар насыйп булсын иде. Ә инде иминлегебез безнең үзебездән дә тора. Моның өчен юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә, игтибарлы булырга
кирәк. Менә шул кагыйдәләрне белүебезгә инану һәм ныгыту өчен без "Актырнак һәм Йомшаккай тамаша"сын сәхнәлштереп кичә үткәрдек. Кичәгә район үзәгеннән ГАИ хезмәткәрләре Илдар һәм Илсур абыйлар да чакырылды.Алар безнең тамашаны караганнан соң безгә үзләренең киңәшләрен бирделәр, юл йөрү кагыйдәләрен белүнең әһәмиятен тагын бер кат искәрттеләр, безгә исән-имин юллар теләделәр. Хөрмәтле дуслар! Әлеге кичәбездән видеоязмаларны сез безнең сайтның видеозалында күрә аласыз. Шулай ук анда урнаштырылган әлеге кичәдән өзекләрдә кичәбез матур чыкканмы, юкмы икәнен дә чамаларсыз. Рәхим итегез!
 

Гөлгенә Әхәтова

 

 

 

 


 

Зур бүләк!

Мәктәбебез ачылу тантанасы, безнең зур шатлыгыбыз, килгән кунаклар, мәктәп төзелешендә катнашкан төзүчеләребез, аларның киңәшләре турында күп сөйләдек инде. Әлбәттә мәктәп ачылганда беркем дә буш кул белән килмәде. Көчләреннән килгәнчә яңа мәктәпнең материаль-техник базасын ныгытуда үзләреннән өлеш кертергә тырыштылар. Саба РОО сының мәктәпкә принтер бүләк итүе дә укыту процессында бик ярдәм итәчәк инде. Ә менә иң зур бүләк тапшырган оешмага аерым тукталып үтмәсәк гаделсезлек булыр иде. Бу "Бердәм Россия" партиясенең Саба җирле бүлеге. Җитәкчесе: Зарипов Фәрит Хәйдәр улы. Әлеге оешма безгә заманча җиһазлар белән генә комплектлаштырылган компьютер бүләк итте. Компьютерның "тычкан"ыннан алып, өстәленә кадәр бар да бар. Һәм шушы ук комплектка, районыбызның күп кенә мәктәпләрен көнләштерерлек төсле фотопринтер да кертелгән иде. Сөенечебезне әйтеп, сөйләп кенә бетерерлек түгел инде, дуслар. Чөнки яңа мәктәне бизәү өчен фотопринтерның ярдәме һичшиксез зур булачак. Сыйныф почмакларын ясауда, сыйныф бүлмәләрен бизәүдә мәктәбебез турында информацион-белешмә стенды булдыруда аның өлеше бик зур булачак. Безне шулай зурлап, зур бүләк белән куандырганнары өчен "Бердәм Россия" партиясенең Саба җирлеге бүлеге хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Аларга тормышларында, эшләрендә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек телибез. Рәхмәт сезгә!!!                          

Зөһрә Газизова.

Сезгә безнең кайсыбыз ошады?

Рөстәм
Зөһрә
Ирек
Гөлгенә
Тәлгат
Салават

Сез безнең видеотанышуны карап үткәнсез һәм иң ошаганыбызны сайлагансыздыр дигән уй белән сезне сораштыру бүлегенә чакырабыз. Ошаган кешегезгә тавыш бирү өчен исем алдындагы түгәрәккә "тычкан" белән басыгыз һәм тавыш бирәм кнопкасына чирттереп сез тавышыгызны терки аласыз Уңышлар сезгә!