• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Ибраһим абый һәм Зөлфия апа Әхмиевалар алтын туйларын үткәрде PDF Бастыру E-mail
Шимбә, Октябрь 02, 2010 07:43

1 нче октябрь – Өлкән буын вәкилләре көнендә Мишәбаш авылында яшәүче Әхмиевлар гаиләсендә зур шатлыклы вакыйга булды. Әхмиев Ибраһим һәм Зөлфияләр үзләренең гомергә бер генә килә торган олы бәйрәмнәрен- Алтын туйларын билгеләп үттеләр. Бу бәйрәм Саба районы мәдәният йортында Өлкән буын вәкилләре көненә багышлап оештырылган зур тантана белән башланып китте.50 ел бергә гомер иткән парлар яңадан теркәлү уздылар, алтын балдаклар алыштылар. Район хакимияте башлыгы Рәис Нургалиевич Миннеханов һәм Казаннан килгән вәкил җыелган парларны котлап бүләкләр тапшырдылар. Шулай ук әлеге парлар хезмәт куйган оешмалар җитәкчеләре дә үзләренең котлауларын җиткерделәр, үз оешмаларында эшләп лаеклы ялга чыгучы әлеге олуг шәхесләрне бүләкләп уздылар.“Барлык парлар исеменнән үз хезмәткәрләрен онытмаган әлеге җитәкчеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез”,- диләр Ибраһим абый белән Зөлфия апа. Әйдәгез, әлеге шәхесләрнең тормыш юлына тулырак тукталыйк. Башта фотогалерея карап үтегез, ә соңыннан мәкаләбезнең дәвамын укыр өчен тулырак сылтамасына басыгыз, дуслар! Галереядәге кара-каршы торган ике укка басып зур экранда да карый аласыз!






 


Әхмиев Ибраһим Саба районы Калинин исемендәге колхозның төрле тармакларында 44 ел эшләп лаеклы ялга чыккан кеше.  Мелиорация өлкәсендә эшләгәндә аңа “Колхозның атказанган мелиораторы” дигән мактулы исем бирелде. Гомумән Ибраһим абый куллары теләсә нәрсәне “алтын” итә. Ташчы да ул, балта остасы да, слесарь да, электрик та.... кыскасы татар халкы “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, - дип аның һөнәрләрен күздә тотып әйткән ахры, чөнки Ибраһим абыйның һөнәрләре йөздән артып китә.

Үзенең бу осталыкларын ул улларына да тулысы белән тапшырган . Илгизәр улы да, Илнар улы да авылыбыздагы юктан “конфет” ясаучы мактаулы егетләр рәтендә лаеклы урын тота. Бүгенге көндә дә Ибраһим абый уллары, кияүләренә акыллы киңәшләре белән дә, көченнән килгәнчә физик яктан да ярдәм итеп тора.

Ә Зөлфия апа акыллылыгы буенча бөтен Россиягә үрнәк итеп куярлык шәхес. Беркайчан гайбәт сөйләмәс, һәркемнең кайгысын, шатлыгын чын күңелдән уртаклаша белүе аңа карата тирән ихтирам уята. Хезмәт юлын ул да шушы колхозда эшләп башлаган. Терлекчелектә эшләгән елларда алган мактау грамоталары санап бетергесез. Әлеге мактаулы озын юлның соңгы 20 сен ул Шәмәрдән авыл кулланучылар җәмгыятенә (сельпо) караган Мишәбаш авыл кибетендә сатучы булып дәвам итә. 39 ел (!) хезмәт стажы бар Зөлфия апаның. Эшләү дәверендә аның хезмәтен гел югары бәялиләр: Татпотребсоюзның “Сәүдә отличнигы” значогы һәм “Хезмәт ветераны” медале моңа әлбәттә нигезле дәлил булып тора.

Ибраһим абый һәм Зөлфия апа барысы 7 бала тәрбияләп үстерде. Хәзерге вакытта кияүләр, киленнәр, оныклар белән чөкердәшеп яшәп ята безнең Алтын туен билгеләп үтүче әлеге гаилә. Әле аларның тагын бер бик кадерле кешеләре авыр чакта ярдәм кулы сузучы, гаиләнең һәр кечкенә генә уңышына да сөенүче, озак еллар Саба райкомында инструктор булып эшләгән, Зөлфия апаның бертуган энесе- Рафаэль абый дә бар бит. Тантана көнне Рафаэль абый да чын күңелдән “вакыйга хуҗаларын ” бәйрәмнәре белән тәбрик итте, зурлап табын әзерләп кунак итте.

Хөрмәтле Зөлфия апа, Ибраһим абый без Сезгә алдагы тормышыгызда да саулык-сәламәтлек, озын гомер, балаларыгызның игелеген күреп, тыныч тормышта яшәвегезне теләп калабыз. Һәрчак шулай авылыбыздагы үрнәк гаилә булып калыгыз! Мәкаләбезне барлык балалары исеменнән кызлары Эльмира иҗат иткән шигырь юллары белән тәмамлыйсы килә:

Тормыш булгач төрле хәлләр була

Татлысы да, була ачысы.

Илле ел әз гомер түгел бит ул

Сыйдырган ул үзенә барысын.

Җиде бала үстерү ул, дуслар

Уен-муен эш түгел.

Төрлебезгә төрлечә

Эндәшү җиңел түгел.

Фирания, Лилия, Румия...

Диләрә белән Эльмира...

Ниһаять озак көтелгән

Илгизәр, Илнар туа.

Шушы җидебезне үстереп

Илле ел гомер үткән

Кечкенә генә балалар

Олыгаеп үсеп җиткән.

Һәрвакытта безгә терәк

Була ала белдегез.

Хәзер инде балалардан

Кадер-хөрмәт күрегез!

Әти-әни теләк сезгә

Тигез гомер итегез!

Безгә сез бик-бик кирәк бит

Исән була күрегез!

Фикерләр:

Яңартылды Якшәмбе, Гыйнвар 29, 2012 05:30
 

Агымдагы рейтингы: 4.67
Тавыш бирде: 3

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
+1 #5 RE: Ибраһим абый һәм Зөлфия апа Әхмиевалар алтын туйларын үткәрдеБулат Шакиров 04.10.2010 08:53
Quoting
Булат энем бик яхшы булган .Рәхмәт сиңа.Сине укытучылар көне белэн котлыйбыз!

Рәхмәт Фирания апа!
Өземтәләргә
 
 
0 #4 RE: Ибраһим абый һәм Зөлфия апа Әхмиевалар алтын туйларын үткәрдеГайнутдинова Фирания 03.10.2010 16:12
Булат энем бик яхшы булган .Рәхмәт сиңа.Сине укытучылар көне белэн котлыйбыз!
Өземтәләргә
 
 
0 #3 RE: Ибраһим абый һәм Зөлфия апа Әхмиевалар алтын туйларын үткәрдеГайнутдинова Фирания 03.10.2010 15:54
:lol:
Спасибо за поздравления! Нам очень приятно!!! Пусть не только у НАС, у ВСЕХ будет также!!!
Эльмира, МОЛОДЕЦ!!!
Гел шулай яз!!! :D :D :D
Өземтәләргә
 
 
0 #2 RE: Ибраһим абый һәм Зөлфия апа Әхмиевалар алтын туйларын үткәрдеБулат Шакиров 02.10.2010 22:05
Әлеге гаилә минем өчен дә бик якын, чөнки балачагым шуларда Эльмира, Илгизәрләр белән уйнап үтте. Ниләр генә туздырып бетерми идек без аларның өйләрендә (нишлисең балачак шуклыгы, хәзер мин хәйран акыллы үзе). Ләкин беркайчан да безгә Зөлфия апаның да, Ибраһим абыйның да кычкырганы булмады. Тагын бер кат сезне олы юбилеегыз белән. Ходай биргән калган гомерегез саулыкта, шатлыкта , балалар хәсрәте күрмичә, тигезлектә үтсен. Ә Эльмира бәйрәм белән котлавың өчен рәхмәт!!!
Өземтәләргә
 
 
0 #1 RE: Ибраһим абый һәм Зөлфия апа Әхмиевалар алтын туйларын үткәрдеКунак 02.10.2010 20:30
:lol: Бик зур рәхмәт! Шәп чыккан! Эшеңдә зур уңышлар телибез. Укытучылар көне белән!
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү