Ямьле Саба ягым-Мишәбашым
Белем алган туган мәктәбем.
Сиңа атап язар шигырьләрем
Сиңа баглап эшлим эшләрем!
Ибраһим абый һәм Зөлфия апа Әхмиевалар алтын туйларын үткәрде |
![]() |
![]() |
![]() |
Шимбә, Октябрь 02, 2010 07:43 | |||
Әхмиев Ибраһим Саба районы Калинин исемендәге колхозның төрле тармакларында 44 ел эшләп лаеклы ялга чыккан кеше. Мелиорация өлкәсендә эшләгәндә аңа “Колхозның атказанган мелиораторы” дигән мактулы исем бирелде. Гомумән Ибраһим абый куллары теләсә нәрсәне “алтын” итә. Ташчы да ул, балта остасы да, слесарь да, электрик та.... кыскасы татар халкы “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, - дип аның һөнәрләрен күздә тотып әйткән ахры, чөнки Ибраһим абыйның һөнәрләре йөздән артып китә. Үзенең бу осталыкларын ул улларына да тулысы белән тапшырган . Илгизәр улы да, Илнар улы да авылыбыздагы юктан “конфет” ясаучы мактаулы егетләр рәтендә лаеклы урын тота. Бүгенге көндә дә Ибраһим абый уллары, кияүләренә акыллы киңәшләре белән дә, көченнән килгәнчә физик яктан да ярдәм итеп тора. Ә Зөлфия апа акыллылыгы буенча бөтен Россиягә үрнәк итеп куярлык шәхес. Беркайчан гайбәт сөйләмәс, һәркемнең кайгысын, шатлыгын чын күңелдән уртаклаша белүе аңа карата тирән ихтирам уята. Хезмәт юлын ул да шушы колхозда эшләп башлаган. Терлекчелектә эшләгән елларда алган мактау грамоталары санап бетергесез. Әлеге мактаулы озын юлның соңгы 20 сен ул Шәмәрдән авыл кулланучылар җәмгыятенә (сельпо) караган Мишәбаш авыл кибетендә сатучы булып дәвам итә. 39 ел (!) хезмәт стажы бар Зөлфия апаның. Эшләү дәверендә аның хезмәтен гел югары бәялиләр: Татпотребсоюзның “Сәүдә отличнигы” значогы һәм “Хезмәт ветераны” медале моңа әлбәттә нигезле дәлил булып тора. Ибраһим абый һәм Зөлфия апа барысы 7 бала тәрбияләп үстерде. Хәзерге вакытта кияүләр, киленнәр, оныклар белән чөкердәшеп яшәп ята безнең Алтын туен билгеләп үтүче әлеге гаилә. Әле аларның тагын бер бик кадерле кешеләре авыр чакта ярдәм кулы сузучы, гаиләнең һәр кечкенә генә уңышына да сөенүче, озак еллар Саба райкомында инструктор булып эшләгән, Зөлфия апаның бертуган энесе- Рафаэль абый дә бар бит. Тантана көнне Рафаэль абый да чын күңелдән “вакыйга хуҗаларын ” бәйрәмнәре белән тәбрик итте, зурлап табын әзерләп кунак итте. Хөрмәтле Зөлфия апа, Ибраһим абый без Сезгә алдагы тормышыгызда да саулык-сәламәтлек, озын гомер, балаларыгызның игелеген күреп, тыныч тормышта яшәвегезне теләп калабыз. Һәрчак шулай авылыбыздагы үрнәк гаилә булып калыгыз! Мәкаләбезне барлык балалары исеменнән кызлары Эльмира иҗат иткән шигырь юллары белән тәмамлыйсы килә: Тормыш булгач төрле хәлләр була Татлысы да, була ачысы. Илле ел әз гомер түгел бит ул Сыйдырган ул үзенә барысын. Җиде бала үстерү ул, дуслар Уен-муен эш түгел. Төрлебезгә төрлечә Эндәшү җиңел түгел. Фирания, Лилия, Румия... Диләрә белән Эльмира... Ниһаять озак көтелгән Илгизәр, Илнар туа. Шушы җидебезне үстереп Илле ел гомер үткән Кечкенә генә балалар Олыгаеп үсеп җиткән. Һәрвакытта безгә терәк Була ала белдегез. Хәзер инде балалардан Кадер-хөрмәт күрегез! Әти-әни теләк сезгә Тигез гомер итегез! Безгә сез бик-бик кирәк бит Исән була күрегез! Фикерләр:
|
|||
Яңартылды Якшәмбе, Гыйнвар 29, 2012 05:30 |
Агымдагы рейтингы: 4.67
Тавыш бирде: 3
Әлеге материалны бәяләгезче!:
Фикерләр
Рәхмәт Фирания апа!
Спасибо за поздравления! Нам очень приятно!!! Пусть не только у НАС, у ВСЕХ будет также!!!
Эльмира, МОЛОДЕЦ!!!
Гел шулай яз!!!
Бу язманың фикерләр RSS тасмасы .