• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


Сайттан эзләү

Электрон мәгарифтә безнең мәктәп

Эчке тәртип

Машиналы авылдашларга

Кичә бәйрәм табынында булдыңмы?

Руль артына утырырга ярыймы икән?

ТИКШЕРЕП КАРА

Сораштырулар

Табигатькә интернет-сәяхәт

Аралашкан сайтлар

Монда

Сайтның баннер коды


Очраклы фото

Чатта аралашыйк

Чат хәбәрләре
Исемегез

Халык сынамышлары

Борынгылар белми әйтми!

Сайтка ярдәм

Сайтка ярдәм итәргә теләсәгез.
Түләү счеты: 410011097748220

Уважаемые гости, обратите внимание! Информация на сайте представлена на татарском языке (кроме раздела, посвященного предмету "Русский язык").

Мишәбаш авылының космостан күренеше

Хөрмәтле дуслар! Сез Татарстан Республикасы Саба районы Мишәбаш башлангыч мәктәбе укытучысы Шакиров Булат Мәхмүт улының шәхси сайтын ачтыгыз. Сез биредә мәктәбебез тормышы, укучыларым уңышы белән ныклап таныша аласыз. Бездә булган һәр яңалык сайтыбыз битләрендә урын алачак. Бер үк вакытта сезне авылыбыз тормышы белән дә таныштырып барырмын. Чагыштыру, нәтиҗә ясау, тәҗрибә уртаклашу, яхшы якларыбыздан үрнәк алу өчен тыгыз элемтәдә торыйк! Сайтымда "без" алмашлыгы куллануга аптырамагыз, чөнки авыл мәктәбендә, балалар аз булу сәбәпле, бер генә класс белән зур эшләр эшләп булмый. Күп кенә чараларны без бергәләп, мәктәп күләмендә башкарабыз. Шулай булса да укучыларым сайт эшчәнлегендә, кызыклы материаллар туплауда һичшиксез катнашачак.



Истәлеккә фотоңны калдыр!



Фотога төшеп китегез!
Яңалыклар
 
Февраль
27,
2014
Теркәлергә теләүчеләр игътибарына!!! PDF Бастыру E-mail

Хөрмәтле сайтымда теркәлергә теләүчеләр! Исәнмесез, теркәлергә теләвегез өчен рәхмәт анысы, тик бу мәкаләдән бераз өстәрәк булган, сайтта теркәлү кагыйдәләре исемле анимацияле рәсемгә басып, кагыйдәләр белән танышып чыгыгыз, зинһар!!!

 

Агымдагы рейтингы: 4.73Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 11

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Декабрь
08,
2013
Якынлашып килүче Ат елы белән Сезне!!! PDF Бастыру E-mail

Яңартылды Якшәмбе, Декабрь 29, 2013 06:52
 

Агымдагы рейтингы: 4.84Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 31

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Сентябрь
30,
2013
Матур язу күнегүләре PDF Бастыру E-mail

Хөрмәтле укучылар! Сезгә татар теленнән матур язу күнегүләре тәкъдим итәм. Язуыгыз көлеп торсын!!!

Барлык күнегүләр: монда

 

Агымдагы рейтингы: 4.78Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 54

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Сентябрь
27,
2013
1 сыйныф укучылары колагына... PDF Бастыру E-mail

Исәнмесез, хөрмәтле 1 сыйныф укучылары! Менә сез дә чын тырышлап белем үрләрен яуларга керештегез. Әлбәттә сезнең өчен иң авыр эш-язарга өйрәнү икәнен мин аңлыйм. Шуңа да бу катлаулы эшегездә булышырга булдым әле. Хәрефләрне кайдан яза башларга, ничек язарга икәнен онытып җибәргәндә, сезгә түбәндәге презентация ролигы ярдәмгә килер. Аны компьютерыгызга күчермәләп алыгыз да, көн дә өйрәнелгән хәрефләрегезне бер кат карап чыгыгыз. Эшләү тәртибе болайрак: алфавиттагы теләгән хәрефегезгә басыгыз, баш һәм юл хәрефе күрсәтелгән бит ачылыр, кайсысының ничек язылганын күрергә теләсәгез, шунысының астындагы кызыл яки зәңгәр шакмакка тычкан белән чиртегез.(Бер очтан уйлагыз әле, нишләп бер хәрефтә кызыл, икенчесендә зәңгәр шакмак икән?!) Шуннан соң ручкалы бит ачылыр. Сез хәрефнең кайдан языла башлавын күрсәтүче кызыл йолдызчык күрерсез, ручкага бассагыз, ул шул йолдызчыкка килеп туктар. Ручкага тагын бер басып, сез хәрефнең ничек язылганын күрә алырсыз. Уңышлар сезгә, минем нәни дусларым!

Зурайту Күчереп алу
Компютерыгызга болай күчереп алыгыз: түбәндәге сылтамага, тычканның уң ягы белән бас, сохранит обект как.. ны сайла.
Компьютерыңа күчереп ал

Яңартылды җомга, Сентябрь 27, 2013 07:21
 

Агымдагы рейтингы: 4.97Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 33

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Сентябрь
22,
2013
Игътибар! Яңа бүлек! PDF Бастыру E-mail

Хөрмәтле сайтым кулланучылары! Сайтта яңа бүлек ачып җибәрдем. Ул өске төп менюдагы "Методик сандык"тан кереп, тезелеп төшүче асменюлардагы исемлектә иң аста торучы "Дәрескә" дип атала. Әлегә шунда рәхим итегез!

Яңартылды Якшәмбе, Сентябрь 22, 2013 04:58
 

Агымдагы рейтингы: 4.94Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 17

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Сентябрь
20,
2013
Математик ребус PDF Бастыру E-mail

Кадерле укучыларым! Менә уку елы башланганга 1 айга якын вакыт үтеп тә китте. Инде онытылган белемнәрегез кире кайтып, яңаларын да үзләштерергә өлгергәнсездер. Көчебезне сынап карыйбызмы? Әйдәгез, алайса, мин сезгә математик ребус тәкъдим итәм. Түбәндәге сылтамага басып керегез, уңышлар сезгә! Математик ребус 2 сыйныфлар өчен. Бик тиздән 3-4 сыйныфлар өчен дә куярмын, сайтка кергәләп йөрегез!

Менә 3 сыйныфларныкы да "пешеп" чыкты. Монда

Һәм 4 сыйныфларныкы да

Исемегезне, электрон почтагызны сораганга игътибар итмәгез, аны язу ирекле, теләмәсәгез тестны үтәр өчен "дәвам итәргә" гә басыгыз, тест эшләп китәчәк. Әмма исемегезне язу яхшырак булыр!

Яңартылды Якшәмбе, Сентябрь 22, 2013 06:36
 

Агымдагы рейтингы: 4.65Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 17

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Сентябрь
19,
2013
Әзерләнә торыйк! PDF Бастыру E-mail

Дуслар, быелгы кыш, соңгы 100 елдагы иң салкын кыш булырга ошаган дип хәбәр итә синоптиклар. Иң салкын айлар булып 2014 елның гыйнвар, февраль айлары булыр дип көтелә. "Глобальное потепление"нең эзе дә калмаган ди, имештер. Чөнки төньяк полюста боз катламы бер ел эчендә 60% ка арткан ди. Инде Төньяк Европага салкын кыш моңарчы булмаганча иртә килеп тә җиткән икән. Әзерләнә торыйк, дуслар!

Яңартылды Пәнҗешәмбе, Сентябрь 19, 2013 08:06
 

Агымдагы рейтингы: 4.48
Тавыш бирде: 25

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Сентябрь
03,
2013
2013/14 нче уку елына календарь PDF Бастыру E-mail

Рәсемгә басыгыз, зураеп ачылгач, тычканның уң ягына басып, "сохранить как" аркылы компьютерыгызга саклагыз.

Яңартылды Сишәмбе, Сентябрь 03, 2013 09:47
 

Агымдагы рейтингы: 4.67Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 18

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Сентябрь
01,
2013
Авыл бәйрәме - 2013 ел, 29 август PDF Бастыру E-mail

Бәйрәмнән беренче видеорепортаж (әлеге сүзгә басып кергәләп торыгыз, дуслар! Чөнки материал күп, аны эшкәртү күп вакыт сорый.) Атна-ун көн дәвамында куеп бетерермен. Аста бетте дигән язу күргәч, барлык видеоматериал куеп бетерелгән дип аңларсыз. Әлегә беренче видеоны карап үтегез. Ул энем Шакиров Алмаз башкаруындагы "Эх, алмагачлары!" җыры. Рәхим итеп, карагыз. Фикер-теләкләрегезне языгыз. Кабатлап әйтәм, материалларны кую зур хезмәт сорый, (видеокамерадан компьютерга күчерү өчен ТВ-тюнер дигән нәмәстәкәй сатып алырга кирәк булды.) берсен дә калдырмаска тырышырмын. Әлегә видеооператорыбыз Рәмзил Гатиятуллинга бер киңәш кенә бирә алам, киләчәктә Рәмзил объективны кеше йөзеннән тиз генә алып китмә, һәр кеше янында һичьюгы 1-2 секунд туктатып тор, чөнки кешеләрне танып өлгереп булмый. Уңышлар сиңа! Рәхмәт бәйрәмне армый-талмый төшерүеңә.

Яңартылды Якшәмбе, Сентябрь 01, 2013 02:08
 

Агымдагы рейтингы: 4.45
Тавыш бирде: 22

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Август
27,
2013
Чакырабыз!!! PDF Бастыру E-mail

Хөрмәтле авылдашлар, дуслар, туганнар! Сезне 29 августта кичке сәгать 4 тә үтәчәк авыл бәйрәменә чакырып калабыз. Программада күптөрле ярышлар һәм берсеннән-берсе саллы призлар. Әлбәттә инде бәйрәм бирнәсез булмый. Түбәндә сез бирнә җыюдан берничә күренеш белән таныша аласыз. Видео һәм фотоматериалларга рәхим итегез!

Яңартылды Чәршәмбе, Август 28, 2013 06:19
 

Агымдагы рейтингы: 4.71Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 14

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

<< Беренче < Алдагысы 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Киләсе > Соңгысы >>

2 бит

Керү формасы

Сайтта кемнәр

Хәзер сайтта:
  • 1 кунак
  • 2 робот
Яңа кулланучылар:
  • JEjaf FAeg JEjaf FAeg
  • Венера Сунгатуллина Венера Сунгатуллина
  • Гөлия Гатина Гөлия Гатина

Соңгы фикерләр

Виртуаль зоопарк

КЕРҮ

Сәйләннәр илендә

Илгә керү

Статистика

Кулланучылар : 145
Мәкаләләр : 570
Материалларны карау : 3801588

Элемтә

Телефон (яңа):
8843(62)46-7-89