• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


Сайттан эзләү

Электрон мәгарифтә безнең мәктәп

Эчке тәртип

Машиналы авылдашларга

Кичә бәйрәм табынында булдыңмы?

Руль артына утырырга ярыймы икән?

ТИКШЕРЕП КАРА

Сораштырулар

Табигатькә интернет-сәяхәт

Аралашкан сайтлар

Монда

Сайтның баннер коды


Очраклы фото

Чатта аралашыйк

Чат хәбәрләре
Исемегез

Халык сынамышлары

Борынгылар белми әйтми!

Сайтка ярдәм

Сайтка ярдәм итәргә теләсәгез.
Түләү счеты: 410011097748220

Уважаемые гости, обратите внимание! Информация на сайте представлена на татарском языке (кроме раздела, посвященного предмету "Русский язык").

Мишәбаш авылының космостан күренеше

Хөрмәтле дуслар! Сез Татарстан Республикасы Саба районы Мишәбаш башлангыч мәктәбе укытучысы Шакиров Булат Мәхмүт улының шәхси сайтын ачтыгыз. Сез биредә мәктәбебез тормышы, укучыларым уңышы белән ныклап таныша аласыз. Бездә булган һәр яңалык сайтыбыз битләрендә урын алачак. Бер үк вакытта сезне авылыбыз тормышы белән дә таныштырып барырмын. Чагыштыру, нәтиҗә ясау, тәҗрибә уртаклашу, яхшы якларыбыздан үрнәк алу өчен тыгыз элемтәдә торыйк! Сайтымда "без" алмашлыгы куллануга аптырамагыз, чөнки авыл мәктәбендә, балалар аз булу сәбәпле, бер генә класс белән зур эшләр эшләп булмый. Күп кенә чараларны без бергәләп, мәктәп күләмендә башкарабыз. Шулай булса да укучыларым сайт эшчәнлегендә, кызыклы материаллар туплауда һичшиксез катнашачак.



Истәлеккә фотоңны калдыр!



Фотога төшеп китегез!
Яңалыклар
 
Июль
05,
2013
Ерак сәяхәт кичерешләре PDF Бастыру E-mail

Дуслар, менә арып-талып ерак сәяхәттән кайтып кердем дә, хисләребез суынганчы, сезне шулар белән таныштырырга булдым әле. 30 июнь көнне Казан шәһәреннән автобус белән кузгалып китеп, бүген иртә белән туган Татарстаныбызга кайтып җиттек. Юл газабы-гүр газабы,- дип юкка гына әйтмиләр бит, 1600 км араны автобуста үтү поездга караганда авыррак икән. Шулай да барып җитү белән, әлеге уңайсызлыклар бик тиз онытылды. Иң беренче Санкт-Петербургта Татарстанда безгә бик тә тансык булган чиләкләп яуган яңгыр безнең бөтен аруларыбызны юып алды (һәм шул көннән бүтән бер тамчы да таммады). Автобуста кондиционер эшли, телевизор бар, тукталышлар җитәрлек, шоферлар да бик яхшы иде үзе, тик аяк арый. Ләкин курыкмагыз, түзәргә була. Питерның гүзәллеге хакына мондый гына кыенлыкларга түзмәслек түгел. Аннары һәр михнәтнең бер рәхәте бар,- дигәндәй автобусның үз + ләре дә әз түгел, олы-олы сумкаларны өстерәп йөрмисең, ул автобуста синең белән йөри, кирәк әйберне һәрвакыт ала аласың, кая барсаң да автобус янда, утырта да алып китә, торыр урыныңа кайтарып куя. Ниләр генә булмасын, әлеге шәһәрдә 5-6 тапкыр булуга карамастан, мин баруыма һич үкенмим. Безне оештырып, барлап, җайлап йөртүче район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз рәисе Гөлнәзирә Мөдәрисовнага бик зур рәхмәтебезне белдерәбез. Кыскасы, күп сөйләдем. Сезгә хәзер бер генә видеоролик тәкъдим итәм. Ул Петергофтагы төп фонтан ачылу күренеше. Шушы бер видеоны күрү дә сездә Петербург шәһәренә сәяхәт итү теләген һичшиксез уятыр дип ышанам. Ә сәяхәттәшләрем үз фикерләре белән уртаклашасы килсә, мәкалә астындагы "фикер өстәү" дә үзләренең кичерешләре белән уртаклашыр дип ышанып калам. Шулай итеп роликны карап үтик: Роликны "дәвамын укырга" га басып карагыз!

Зурайту Күчереп алу

Яңартылды җомга, Июль 05, 2013 12:45
 

Агымдагы рейтингы: 4.74Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 19

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Июнь
09,
2013
Гүзәл кунаклар PDF Бастыру E-mail

Сабантуй көнне, бар халыкны шаккаттырып, Мишә буена 3 аккош килеп төште бит әле. Бар да әлеге гүзәл кошларны күреп, аларны фотога төшереп калырга ашыкты. Әлбәттә инде көтелмәгән бу табигать күчтәнәче озакка сузылмады, аккошлар әллә узып барышлый ял итәргә генә тукталган, әллә берәр җирдән качып киткән булып чыктылар, берничә сәгать хәл җыеп, тамак ялгап алгач, кабат үз юлларын дәвам иттеләр. Ләкин авыл халкында алар онытылмас тәэсирләр калдырды. Тагын килегез, аккошлар!

Яңартылды Якшәмбе, Июнь 09, 2013 07:41
 

Агымдагы рейтингы: 4.83Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 23

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Май
29,
2013
Республикабызның төньяк- көнчыгышына сәяхәт PDF Бастыру E-mail

Сәлам дуслар! 28 май көнне республикабызның төньяк- көнчыгышына, ягъни Алабуга, Яр-Чаллы якларына сәяхәт кылып кайттык бит әле. Бик матур, төзек яклар. Бай яшиләр, рәхәт яшиләр икән! Ә төп максатыбыз инде - Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан дельфинарий иде. Безгә бик ошады. Булдыралар дельфиннар, кул чабып, уч төпләребез авыртып бетте. Бик канәгать кайттык. Сәяхәтебездән фотогалерея дә карап үтегез инде.

Яңартылды Чәршәмбе, Май 29, 2013 12:12
 

Агымдагы рейтингы: 4.44
Тавыш бирде: 9

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Май
17,
2013
Шахмат турниры PDF Бастыру E-mail

Бүген, ягъни 17 май көнне Килдебәк урта мәктәбендә башлангыч мәктәп укучылары арасында шахмат ярышы булып үтте. Иң беренче Килдебәклеләргә матур, кунакчыл каршы алулары өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Килүгә тәмле-тәмле ашлар белән сыйлаулары гына да ни тора! Мәктәпләре бик матур, чиста, пөхтә икән. Икенчедән, рәхмәтебезне конкурсны оештыручы Валентина Эрнстовнага белдерәсебез килә. Башлангыч мәктәпләр өчен мондый конкурсларның балаларның кеше арасына чыгуларында бик зур файда икәне бәхәссез. Һәм иң сөенечлесе- аннан җиңү яулап кайтуыбыз инде,әлбәттә. Түбәндә сез әлеге чарадан фоторепортаж белән таныша аласыз. Рәхим итегез!

ФОТОРЕПОРТАЖ

Яңартылды җомга, Май 17, 2013 06:26
 

Агымдагы рейтингы: 5Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 10

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Апрель
16,
2013
Таләп итә беләләр, ә шартлар юк!!! PDF Бастыру E-mail

Аңлатма! Еду татар белгечләре шалтыратып әйттеләр. Әлеге проблема май аенда хәл ителәчәк, алла боерса.

Ике елдан бирле электрон мәгарифтә укытучыларны азаплыйлар, тегене эшлә, моны эшләгез дип. Порталда эшләр өчен тулы шартлар әле һаман тудырылмаган. Укучыларым белән онлайн режимда эшләргә телим, тик менә мондый хатлар белән эшләп буламы икән, карап карагыз әле. (Рәсемгә басыгыз!)

Яңартылды Чәршәмбе, Апрель 24, 2013 07:05
 

Агымдагы рейтингы: 4.75Кайнар УНЛЫК!!!
Тавыш бирде: 8

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Февраль
12,
2013
Звонок булды физкультурага! PDF Бастыру E-mail

Звонок булды- физкультурага

Чаңгылар тагып,

Без киттек тауга!

Таудан выжылдап,

Шуып төшәбез.

Булат абый торган җиргә

Килеп җитәбез!

(Фотога тычкан белән чирт!!!)

Кышның гомере озак калмады, дуслар! Табигатьнең әлеге рәхәт мизгелләрен татып калыйк!!!

Яңартылды Сишәмбе, Февраль 26, 2013 08:25
 

Агымдагы рейтингы: 4.93Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 14

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Февраль
11,
2013
"Маша һәм аю" әкиятен кулланып эшләнгән алфавит PDF Бастыру E-mail

Бүген мин сезгә "Маша һәм аю" әкиятен кулланып ясалган алфавит тәкъдим итәм. Беренче сыйныфлар өчен кызыклы ресурстыр дип уйлыйм. Алфавитны тулысы белән моннан күчереп алыгыз.

Яңартылды Якшәмбе, Февраль 24, 2013 11:55
 

Агымдагы рейтингы: 4.5Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 10

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Февраль
06,
2013
Яңалык PDF Бастыру E-mail

Хөрмәтле дуслар! Бүгеннән сайтта яңа функция эшли башлады. Хәзер һәр кулланучы сайтымда мәкаләләр астында үз файлын урнаштыра ала. Моның өчен файл беркетү сылтамасын кулланыгыз. Сезгә бер генә үтенеч- файлыгызның исеме латин хәрефләре белән булсын һәм бер генә сүздән торсын(мәсәлән, min.jpg), ә тасвирламасында әлеге файл турында кыскача гына мәгълүмат бирегез. Мәкалә астында файлыгыз турында фикер алышу тәкъдим итә аласыз. Әлеге сайт функциясе файллар алмашуда бик җайлы ысул булыр дип уйлыйм. Файлыгыз йөкләнсә, сайтта менә шундый рәвештәрәк булыр:

Ул менә бу мәкаләдә

Яңартылды Шимбә, Март 02, 2013 10:51
 

Агымдагы рейтингы: 4.56Кайнар УНЛЫК!!!
Тавыш бирде: 9

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Гыйнвар
30,
2013
Хезмәт хакында үзгәрешләр PDF Бастыру E-mail

2013 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүдә кабат үзгәрешләр буласы. Бу хакта тулырак белү өчен бирегә рәхим итегез!

Яңартылды Якшәмбе, Февраль 24, 2013 11:58
 

Агымдагы рейтингы: 4.58Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 12

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Гыйнвар
20,
2013
Игътибар!!! PDF Бастыру E-mail

Хөрмәтле кунаклар һәм сайтым кулланучылары! Моңарчы сайтымда "в контакте" социаль челтәреннән фикер калдыру мөмкинлеге бар иде. Әмма мин әлеге челтәр белән беркайчан да дус булмадым. Аны гомерне заяга уздыручы, җыен чүп-чар оясы дип саныйм. Үзем мин анда бөтенләй кереп тә карамыйм. Шуңа анда язган фикерләрегезгә бик сирәк җавап язам. Менә бүгеннән минем сайтта фикерләрегезне бары тик сайтның үз мөмкинлекләре ярдәме белән генә калдыра аласыз. Моны кыенлык тудыру дип әйтмәс идем. Бер кыенлыгы да юк, һәр мәкалә соңында кешегә андый мөмкинлек бирелә.

Яңартылды Якшәмбе, Февраль 24, 2013 11:59
 

Агымдагы рейтингы: 4.5Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 10

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

<< Беренче < Алдагысы 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Киләсе > Соңгысы >>

3 бит

Керү формасы

Сайтта кемнәр

Хәзер сайтта:
  • 1 кунак
  • 2 робот
Яңа кулланучылар:
  • JEjaf FAeg JEjaf FAeg
  • Венера Сунгатуллина Венера Сунгатуллина
  • Гөлия Гатина Гөлия Гатина

Соңгы фикерләр

Виртуаль зоопарк

КЕРҮ

Сәйләннәр илендә

Илгә керү

Статистика

Кулланучылар : 145
Мәкаләләр : 570
Материалларны карау : 3801599

Элемтә

Телефон (яңа):
8843(62)46-7-89