Хөрмәтле кунаклар һәм сайтым кулланучылары! Моңарчы сайтымда "в контакте" социаль челтәреннән фикер калдыру мөмкинлеге бар иде. Әмма мин әлеге челтәр белән беркайчан да дус булмадым. Аны гомерне заяга уздыручы, җыен чүп-чар оясы дип саныйм. Үзем мин анда бөтенләй кереп тә карамыйм. Шуңа анда язган фикерләрегезгә бик сирәк җавап язам. Менә бүгеннән минем сайтта фикерләрегезне бары тик сайтның үз мөмкинлекләре ярдәме белән генә калдыра аласыз. Моны кыенлык тудыру дип әйтмәс идем. Бер кыенлыгы да юк, һәр мәкалә соңында кешегә андый мөмкинлек бирелә.
|
Яңартылды Якшәмбе, Февраль 24, 2013 11:59 |
4.5Кайнар УНЛЫК!!!Популяр Тавыш бирде: 10
Сәлам, сәлам дуслар!!! Озын-озак Яңа ел каникулларыннан соң сезне сәламләвемә бик шатмын! Бүген мин сезгә үземнең яңа эшемне тәкъдим итәм. Һәр укытучы яки укучы шәхси сайт ясау турында хыялланадыр. "В контакте" да вакытны заяга уздыруга караганда, шәхси сайт төзү күпкә файдалырак бит. Моннан тыш һәр цифрлы ресурсың кирәк чакта алыр өчен һәрвакыт кул астында була. "И! Сайт ясау ул бит һәр кешенең кулыннан килми!"- диярсез. Алай дип уйларга ашыкмагыз. Сүз профессиональ дәрәҗәдә ясалган сайтлар турында бармый. Бүген без сайт ясау конструкторы белән танышырбыз. Алар интернетта бихисап. Ләкин яңа гына өйрәнеп килүчеләргә җайлырак булсын дип мин шуларның жимдо(Jimdo) дигәнендә тукталдым. Түбәндә сез әлеге конструкторда эшләү буенча җентекле күрсәтмәләр белән таныша аласыз. Ә сайт кулланучыларым өчен 5 видеоролик тәкъдим итәм. Кызыксынып китсәң, сайт ясау бик тә кызыклы эш! Ә ни өчен отышлы соң? Барыбыз да беләбез, хезмәткә түләүнең сыйфат кретирийларында укытучының шәхси сайты булу-булмау турында сорала. Әгәр шәхси сайтың бар икән, димәк син әлеге кретирийда үзеңә бер балл куя аласың. Бер балл хакы төрле мәктәпләрдә төрлечә булуны исәпкә алып, аны 70-90 сум дип бәялик. Димәк сезнең мәктәпнең бер балл бәясенә бәйле рәвештә гади гына арифметик гамәл башкарабыз 70 * 12 = 840 сум, 90 * 12 =1080 сум. Шулай итеп отышлылык килеп чыга, ягъни шәхси сайты булган укытучының гаилә бюджетына 840-1080 сум өстәлә дигән сүз бу. Шулай булгач, әлеге мәкалә һәм видеороликлар сезгә файдалымы юкмы икәнен үзегез хәл итегез. Сайт ясарга карар кылсагыз, уңышлар юлдаш булсын!
Word форматында татарча күрсәтмә
|
Яңартылды Якшәмбе, Февраль 24, 2013 12:00 |
5Кайнар УНЛЫК!!!Популяр Тавыш бирде: 15
|
Гөрләп үтте чыршы бәйрәме! |
|
|
|
|
Дуслар! Бүген бездә "Чыршы бәйрәме" булып үтте. Ничек булды?- дисезме? "Искиткеч!"- дим мин. Түбәндәге сылтамага басып, фоторепортажны карап, сез аңа үзегез дә инана аласыз! Рәхим итегез!
Фоторепортаж
|
Яңартылды Якшәмбе, Февраль 24, 2013 12:00 |
4.9Кайнар УНЛЫК!!!Популяр Тавыш бирде: 10
Нишләп һава торышы бозылды дисезме? Чөнки Кыш бабай Яңа ел бәйрәменә килергә юл салып йөри. Бер очтан безнең мәктәпкә кереп, күчтәнәчләр дә өләшеп чыкты. Рәхмәт аңарга! Тизрәк кил! Көтәбез!- дип артыннан чакырып калдык.

|
Яңартылды Якшәмбе, Февраль 24, 2013 12:01 |
4.91Кайнар УНЛЫК!!!Популяр Тавыш бирде: 11
Хөрмәтле дуслар! Мин профсоюз рәисе түгел, ләкин менә хәзер профсоюз безнең тормышны яхшырту өчен эшли дип әйтә алам. Чөнки профсоюз тырышлыгы белән хезмәт хакларыбыз һәрдаим бераз гына булса да арткалый бит. Инде 1 декабрьдәге арту турында почтама сорап язучыларга җавап биреп карыйм. Монысын тама дип түгел, самовар борыныннан "ага" дип бәяләргә дә мөмкиндер. Ни өчен дигәндә, 1 октябрьдән "Белем бирү учреждениесендә эшләгән өчен" 9 % өстәмә түләү урынына, 1 декабрьдән 42% өстәмә түләү билгеләнгән, ягъни, әйтик сез югары белемле укытучы ди, исәпләү формуласы болайрак булачак: база оклады * 42% * факттагы сәгать саны / бер ставкага тиешле сәгать санына (18 сәгать) Мисал өчен мәктәптә эшләүче укытучыны алыйк, ул 21 сәгать укыта , белеме югары ди. 6917 сум * 42* 21 / 18= 3389 сум, ләкин моннан октябрьдәге 9 % ны алып атарга кирәк буладыр инде: 6917 сум * 9 * 21 / 18 = 726 сум, димәк артым 2663 сум булачак дип уйлыйм. Моннан тыш сыйфат өчен түләү 26 % тан 40 % ка кадәр арттырыла. Тулырак моннан таныша аласыз.
|
Яңартылды Якшәмбе, Февраль 24, 2013 12:02 |
5Кайнар УНЛЫК!!!Популяр Тавыш бирде: 9
|
Математикадан сантиметр темасын үткәндә кирәк булыр |
|
|
|
|

|
Яңартылды Якшәмбе, Февраль 24, 2013 12:02 |
4.8Кайнар УНЛЫК!!!Популяр Тавыш бирде: 10
|
Сайт кулланучылары материаллары |
|
|
|
|
Хөрмәтле дуслар! Яңа гына Әтнә районы Олы Әтнә авылы “Кояшкай” балалар бакчасы музыка җитәкчесе Мөхәмәтҗанова Зөһрә Мансур кызыннан "Көлсылу" Әкияттә – кунакта исемле кичә эшкәртмәсе килеп иреште. Зөһрә Мансур кызына хезмәттәшлек өчен зур рәхмәтемне белдерәм, эшне сез менә бу адрес белән кереп карый аласыз. Сездән дә матур-матур эшкәртмәләр көтеп калам!
|
Яңартылды Якшәмбе, Февраль 24, 2013 12:02 |
4Кайнар УНЛЫК!!!Популяр Тавыш бирде: 4
Менә тагын Яңа елга әзерләнү чоры җитте. Күңелле мәшәкатьләр булса да, кайчак вакыт җиткереп булмый. Шуңа менә чыршы бәйрәмендә үткәреләчәк лотерея уены өчен билетлар шаблонын ясагач, сезгә дә тәкъдим итәргә булдым әле. Үзгәртергә җиңел булсын өчен Word форматында гына әвәләдем. Кирәк санасагыз, алыгыз, кулланыгыз.
Шаблон
|
Яңартылды Якшәмбе, Февраль 24, 2013 12:02 |
4.71Кайнар УНЛЫК!!!Популяр Тавыш бирде: 7
|
Пирамида формасындагы календарь |
|
|
|
|
Хөрмәтле коллегалар! Укучыларыгыз белән пирамида формасындагы календарь ясап карагыз. Яңа елга нәниләр кулы белән ясалган бик матур бүләк булыр. Кисү сызыклары күрсәтелгән. Сезгә тәкъдим ителгәнендә универсаль рәсемнәр.
Рәсем монда
|
Яңартылды Якшәмбе, Февраль 24, 2013 12:03 |
5Кайнар УНЛЫК!!!Популяр Тавыш бирде: 4
Хөрмәтле дуслар! Быел бездә чыршылар бик нык корды, сездә ничектер? Шуңа менә чыршыларны саклау йөзеннән шундыйрак темадагы рус телендәге минуска сүзләр язып карадым әле. Сез дә җырлап карагыз. Җыр ошаса, мәкалә астында әлеге җырга бәя бирегез, шулай ук сүзләрен үзгәртеп, миңа башка вариант тәкъдим итсәгез дә бик рәхмәтле булырмын. Бар да барып чыкса, яңа ел турында башка минусларга да татарча сүзләр язарга исәп бар әле. Мин аны сезгә әзер булган саен тәкъдим итеп торырмын. Шулай итеп, тыңлыйк һәм җырлыйк! Якынлашып килүче Яңа еллар белән Сезне!
Сүзләре:

Көе:
Скачать
(Щелкните правой кнопкой мыши и выберите пункт ' сохранить ссылку как 'или ' Сохранить объект как '...)
|
Яңартылды Якшәмбе, Февраль 24, 2013 12:03 |
4.82Кайнар УНЛЫК!!!Популяр Тавыш бирде: 17
|