Хөрмәтле коллегалар! Менә күптәннән көткән ФГОС НОО таләпләренә туры килүче дәрес эшкәртмәләре район конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды. Менә алар җиңүчеләребез:
1 урын - Байгузина Г.Ю. - МБОУ «Шәмәрдән лицее»
2 урын - Нурмөхәммәтова Г.М. - МБОУ «Килдебәк урта мәктәбе
2 урын - Евдокимова М.М. - МБОУ «Лесхоз урта мәктәбе»
2 урын - Садриева Р.Б. - МБОУ «Килдебәк урта мәктәбе
3 урын - Мавлекаева З.Р. -МБОУ «Шәмәрдән лицее»
«Универсиада-2013» номинациясендә - Гасимова И.З. – Юсыф-Алан башлангыч мәктәбе.
«Дәрес-презентация» номинациясендә - Шакирова М.М. - МБОУ «Явлаштау урта мәктәбе»
Җиңүчеләрне чын күңелдән зур уңышлары белән котлыйм. Аларга киләчәктә дә җиңүләр теләп калам!
|
Яңартылды Якшәмбе, Февраль 24, 2013 12:03 |
5Кайнар УНЛЫК!!!Популяр Тавыш бирде: 5
Сишәмбе, Ноябрь 13, 2012 01:59 |
Хөрмәтле коллегалар! ФГОС таләпләре буенча төзелгән дәрес эшкәртмәләрен конкурска кабул итү төгәлләнде. Хәзерге вакытта безнең карамакта 31 эш. Катнашучылар, исемлекне карап чыгыгыз, безнең игътибарсызлык белән кемнеңдер эше күрсәтелмәгән икән, хәбәр бирегез (я почтага, я шушы яңалык астына). Конкурс тәртибе болайрак: рус телендә язылган дәресләр "Радуга" сайтына урнаштырыла, татар телендәге эшләр минем сайтның төп битендәге сул як блогындагы иң өске модульдә.
Уңышлар сезгә!!!
|
Яңартылды Чәршәмбе, Ноябрь 14, 2012 07:56 |
4.25Кайнар УНЛЫК!!!Популяр Тавыш бирде: 8
Пәнҗешәмбе, Ноябрь 01, 2012 08:09 |
Ышанычлы чыганаклар, дөресрәге профсоюз сайтыннан алынган мәгълүматларга караганда, 1 октябрьдән хезмәт хакыбыз 6 % ка арткан икән. Өстәмә түләү вазифаи окладның 6 % ы күләмендә булачак. Мисал өчен, минем ул 8069 сум, артым - 484 сум, моннан тыш категория һәм квалификация, стаж, сыйныф җитәкчелеге, бүләкләр өчен дә 6 % өстәү каралган. Ә менә сыйфат, премия һәм авыл җире өчен түләү артмаячак. Аның каравы, дәфтәр тикшерү өчен түләү 2 тапкыр арттырылачак. Моннан тыш, әллә нинди мин аңламаган өстәмә түләү кертелә ул : "Укытучының гомумибелем учреждениесендә эшләгәне өчен",- дип атала - 9%.
|
Яңартылды Чәршәмбе, Ноябрь 07, 2012 10:18 |
4.75Кайнар УНЛЫК!!!Популяр Тавыш бирде: 12
җомга, Октябрь 12, 2012 03:27 |
Дуслар, бигрәк тә 1 сыйныф укытучылары! Әгәр сез "Мәгърифәт" газетасын алдырмасагыз, күпләрне кызыксындырган сорауга җавапны тулысы белән урнаштырам:
Сорау: "Мин башлангыч сыйныф укытучысы булып эшлим. Эш күләмем- атнасына 20 сәг. Балалар 1 сыйныфта атнага 5 көн укый. Ә мине шимбә көнне дә мәктәпкә килергә мәҗбүр итәләр. Бу дөресме?
Адресым редакция өчен генә".
Укытучыларның исемнәрен язарга батырчылык итмәвен күптән беләм инде, анысы. Чөнки нәкъ менә укытучыларга эте дә, бете дә каныга. Шуңа сорау авторы бәлки дөрес эшләгәндер. Әмма мин адресымны күрсәтер идем, законсыз таләп өчен укытучы түгел, шул мәктәп администрациясе оялырга, куркырга тиеш бит.
Җавап: Сезнең соравыгызга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан түбәндәге җавап алдык:
- Мәгариф учреждениеләрендәге педагог һәм башка хезмәткәрләрнең эш һәм ял вакытлары РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының боерыгы (№69, 27.03.2006) нигезендә билгеләнә. Укытучыларның педагогик эшчәнлеге, төгәлрәге укыту өчен киткән вакыты сәгатьләр саны белән билгеләнә. Ә дәрес үткәрүдән тыш өлеше сәгатьләр саны белән тәгаенләнмәгән. Беренче сыйныф укытучыларының эш вакыты РФ баш санитария табибе кабул иткән карарга туры китереп оештырыла. Гамәлдәге кануннар нигезендә 1 нче сыйныфта балалар атнага 5 көн укый һәм мәктәп администрациясе 1 нче сыйныф укытучысыннан
|
Яңартылды Шимбә, Октябрь 13, 2012 02:38 |
5Кайнар УНЛЫК!!!Популяр Тавыш бирде: 17
Бездә болай, сездә ничектер? |
|
|
|
Дүшәмбе, Октябрь 08, 2012 12:45 |
Хөрмәтле дуслар! Бу уку елына ике календарь карап үтегез. 1 сыйныфлар һәм 2-4 сыйныфлар өчен (каникуллар күрсәтелеп). Кирәк булса тычканның уң ягы белән басып, компьютерыгызга йөкләп алыгыз. Каникул вакытлары төрле районда төрлечә бугай ул, шуңа әлеге календарь сезгә барамы- юкмы икәнен үзегез хәл итегез.
монда 1 ләргә
монда 2-4 сыйныфларга
|
Яңартылды Дүшәмбе, Октябрь 08, 2012 01:03 |
5Кайнар УНЛЫК!!!Популяр Тавыш бирде: 5
Пәнҗешәмбе, Сентябрь 27, 2012 10:41 |
Хөрмәтле балалар бакчалары тәрбиячеләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм. Саулык-сәламәтлек, тормышыгызда, эшегездә уңышлар, ак бәхетләр теләп калам. Сезнең хезмәт безнекенә караганда да авыррак бит. Ходай сезгә сабырлык бирсен!!!
|
5Кайнар УНЛЫК!!!Популяр Тавыш бирде: 7
Шимбә, Сентябрь 01, 2012 09:37 |
Минем 5 нче тапкыр берләрем

|
Яңартылды Шимбә, Сентябрь 01, 2012 09:58 |
5Кайнар УНЛЫК!!!Популяр Тавыш бирде: 11
Ну погоди! мультфильмы шулкадәр әхлаксызмы? |
|
|
|
Сишәмбе, Август 28, 2012 09:38 |

Яңа законга таянып әлеге мультсериал кичке 11 дән соң гына күрсәтелә башлаячак ди. Ягьни ничә буын совет кешесенең балачагы белән тыгыз бәйләнештә булган әлеге "НУ погоди!" олылар өчен категориясенә кертелеп, аңа + 18 тамгасы тагылган икән. Мультфильмне тыюны ул сериалларда артык күп җәбер-золым, көч куллану күренешләре булу белән аңлаталар. Кая барып җиттек , дуслар! Мин, мәсәлән, шуны карап үстем, әле беркемгә дә ташланырга җыенмыйм. Соң телевизордан бара торган теләсә кайсы фильмда андый күренешләр күпкә явызрак, коточкычрак. Ә мультфильмда көчсез хәйләкәр Куян һәрвакыт зыян күрмичә кала, аннары Бүрене дә улкадәр явыз димәс идем. Закон чыгаручыларыбыз утыра да инде тузга язмаган маҗаралар ясап. Беткәндер башка проблема. Ул исәптән безнең дәресләргә кунакка да килә алмыйдыр инде Бүре белән Куян, явыз мульт геройлары булгач. Ни генә булмасын закон 1 сентябрьдән үз көченә керә ди, челтәрдәге чыганак.
|
Яңартылды Сишәмбе, Гыйнвар 15, 2013 09:55 |
5Кайнар УНЛЫК!!!Популяр Тавыш бирде: 6
Пәнҗешәмбе, Август 16, 2012 09:43 |
Беренче эшләр җыелмасын сезнең хөкемгә тапшырам, хөрмәтле , кулланучыларым. Сүз уңаеннан, кулланучы , димәк теркәлгән кеше. Ә калганнар кунак дип атала. Онытмагыз! Сайтның уң як бүлегендәге "Перспектива УМКы" блогындагы технология сылтамасына басыгыз.
|
Яңартылды Пәнҗешәмбе, Август 16, 2012 09:58 |
5Кайнар УНЛЫК!!!Популяр Тавыш бирде: 8
Заманадан артта калмыйк дуслар! |
|
|
|
Пәнҗешәмбе, Апрель 19, 2012 11:54 |
Хөрмәтле дусларым! Интернет акрынлыгы белән теңкәгә дияме? Бер җыр йөкләү өчен дә 2-3 минут вакыт кирәкме? Алайса сез заманадан шактый калышкан икән. Тарифыгыз белән кызыксынганыгыз бармы соң? "Суперскай" булса - бу бөтенләй урта гасыр, әгәр сез "Форсаж-1" тариф планын куллансагыз, бу да инде кичәге көн. Ә менә "Звезда-1" тариф планына күчкәнсез икән, сез замана белән бергә атлыйсыз , димәк. Тоташыгыз, үкенмәссез! Моны яндекста таттелеком дип язып яки менә бу сылтама аша кереп: http://www.tattelecom.ru/ башкарырга була. Шул сылтама буенча "шәхси кабинет" ка кереп(логин, парольле летай карточкасын кулланып), өйдән чыкмый гына кайсы числодан телисең, шуннан гына тарифыңны үзгәртергә мөмкин. Звезда- 1 айга 450 сум, 10 сум артык дип кайгырмагыз,тизлек якынча 3 тән 1 гә арта. Үземдә сынагач кына яздым! Белмим тагын, үзегезгә карагыз, мин әйттем, соңгы сүз барыбер сезнеке. Әлегә сау булып торыгыз. Рәсемдәгечә, интернет та кешеләр күк эволюция кичерә, тик күпкә өлгеррәк, җитешеп тә булмый артыннан. Кайчан гына әле 4 аякта "үрмәләп" йөри иде, инде бар җиһанны яулап алды!
|
Яңартылды Пәнҗешәмбе, Май 03, 2012 06:13 |
4.23Кайнар УНЛЫК!!!Популяр Тавыш бирде: 13
|