• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


Сайттан эзләү

Электрон мәгарифтә безнең мәктәп

Эчке тәртип

Машиналы авылдашларга

Кичә бәйрәм табынында булдыңмы?

Руль артына утырырга ярыймы икән?

ТИКШЕРЕП КАРА

Сораштырулар

Табигатькә интернет-сәяхәт

Аралашкан сайтлар

Монда

Сайтның баннер коды


Очраклы фото

Чатта аралашыйк

Чат хәбәрләре
Исемегез

Халык сынамышлары

Борынгылар белми әйтми!

Сайтка ярдәм

Сайтка ярдәм итәргә теләсәгез.
Түләү счеты: 410011097748220

Уважаемые гости, обратите внимание! Информация на сайте представлена на татарском языке (кроме раздела, посвященного предмету "Русский язык").

Мишәбаш авылының космостан күренеше

Хөрмәтле дуслар! Сез Татарстан Республикасы Саба районы Мишәбаш башлангыч мәктәбе укытучысы Шакиров Булат Мәхмүт улының шәхси сайтын ачтыгыз. Сез биредә мәктәбебез тормышы, укучыларым уңышы белән ныклап таныша аласыз. Бездә булган һәр яңалык сайтыбыз битләрендә урын алачак. Бер үк вакытта сезне авылыбыз тормышы белән дә таныштырып барырмын. Чагыштыру, нәтиҗә ясау, тәҗрибә уртаклашу, яхшы якларыбыздан үрнәк алу өчен тыгыз элемтәдә торыйк! Сайтымда "без" алмашлыгы куллануга аптырамагыз, чөнки авыл мәктәбендә, балалар аз булу сәбәпле, бер генә класс белән зур эшләр эшләп булмый. Күп кенә чараларны без бергәләп, мәктәп күләмендә башкарабыз. Шулай булса да укучыларым сайт эшчәнлегендә, кызыклы материаллар туплауда һичшиксез катнашачак.



Истәлеккә фотоңны калдыр!



Фотога төшеп китегез!
Яңалыклар
 
Бизәнеп алыйк әле! PDF Бастыру E-mail
Сишәмбе, Апрель 03, 2012 09:44

Гүзәл зат коллегаларым игътибарына! Сер түгел һәркемнең йөзендә берәр кимчелек була, кайвакыт фотода шул кимчелектән оялып, аны кешегә күрсәтергә дә читенсенеп йөрисең. Түбәндәге "Файдалы программа"лар циклыннан булган программа сезгә виртауаль  бизәнү әйберсе булып хезмәт итәр. Чибәр булыгыз, сәламәт булыгыз!

Программа

Яшерен файлны йөкләү өчен теркәлергә кирәк

 

Агымдагы рейтингы: 5Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 14

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Зур җиңүебез белән инде безне! PDF Бастыру E-mail
Шимбә, Март 31, 2012 10:39

Зур җиңүебез белән инде безне яки абсолют җиңүгә бер адым калганда...

"Ученик года" Бөтенроссия конкурсында укучым Минһаҗева Динә катнашуы турында язган идем инде. Уйнап кына башланган әлеге бәйгебез бик тә җитди булып чыкты. Берсеннән-берсе авыр биремнәре белән шаккатырды. Инде менә 7 ай буе җиңү өчен көрәшәбез. Безнең өчен русча булуы да кыен әле аның. Шулай да күрәсез, әлегә бирешмибез. Әлбәттә, безнең Бөтенроссиянең "Ел укучысы -2012" исеменә лаек булуыбыз мөмкинлеге 1000/1 белән исәпләнәдер. Шулай да бирешергә уйламыйбыз әле. Ләкин инде "2011-2012 Бөтенроссия ел укучысы конкурсының I дәрәҗәдәге лауреат Дипломы"на ия булу безнең өчен бик-бик зур уңыш.

"Тычкан"ны бирегә китерегез

4 сыйныфлар арасыннан финалга узучылар. Ә конкурс белән тулырак мәкалә башындагы рәсемгә басып таныша аласыз.

Яңартылды Дүшәмбе, Апрель 02, 2012 02:34
 

Агымдагы рейтингы: 5Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 13

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Март
31,
2012
Шаккаткыч халык инде без! PDF Бастыру E-mail

Шаккаткыч халык инде без дуслар! Вата-җимерә татарча җырлаган күренекле шәхесләребезнең ике җөмләләренә мөкиббән китеп утырабыз. Имеш, кара әле, татарча җырлый бит! Беренчедән, үз телен, милләтен ихтирам иткән кеше татарча бер җыр булса да белергә тиеш инде ул. Чөнки җырны өйрәнү авыр түгел, хәтта ул телне белмәсәң дә. Икенчедән, түбәндәге роликта безнең икенче сорт халык икәнне күрсәтергә уйлаганнармы соң, аңламадым? Нәрсә, татарлар хәзер ачыктан-ачык җыр яздыра да алмый мени инде, оператор телефоннан сөйләшергә киткәч, я чәй эчәргә, кибеткә чыккан арада урлап кына яздырасымы? Минемчә, бик тә уңышсыз ролик!

Видеоролик
Яңартылды Дүшәмбе, Апрель 15, 2013 05:13
 

Агымдагы рейтингы: 4.47
Тавыш бирде: 17

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Битараф булмыйк инде! PDF Бастыру E-mail
Пәнҗешәмбе, Март 29, 2012 09:52

Хөрмәтле дуслар, кадерле коллегалар! Сайтта урнаштырыла башлаган тестларга да бар халык нишләп битараф соң? Тестларда бер генә шикле җавап та очрамадымени? Бар да тәртип булырга мөмкин түгел, берничек тә. Аның кадәр тестны кулдан төзеп утырганда берничек тә хата калмыйча калмыйдыр. Әле берне үзем табып төзәттем. Ничә көннән бирле бары бер Гөлназ Җәлилованың гына эшлекле фикере бар. Кулланучылар, кунаклар өчен дип тырышам бит инде үземчә. Минем алар үземдә болай да бар, сайтка куеп азапланмасам да. Кеше файдалансын, куллансын дип утырам, ничә көн хәреф җыеп. Тест үтүне дә шуның өчен һәркемгә теркәлүсез кереп үтәрлек итеп куйдым. Кайбер тестларда дөрес эшләгән кебек булсаң да гел 0 чыгу мөмкин. Бу тест көйләвендә билге кую мөмкинлеге бирелмәгәнне аңлата. Андагы 62 тестны берүзем карап бетерә алмыйм бит инде, дуслар? Берничә очраганын табып төзәттем, ләкин алар тагын калырга мөмкин. Языгыз инде шундый кимчелекләр турында, әгәр очраса. Аны төзәтеп кую берни түгел миңа, ә менә тестта ялгыш калган килеш укучыгыз шулай эшләп, чын тестта (3,4,5 апрель көннәрендә) шул сорау очраса, ул бит әлеге ялгыш җавапны язып куячак. Сүз дә юк, мин кат-кат тикшереп урнаштырырга тырышам, ләкин мин дә кеше бит. Акыл иясе түгел! Үпкәләдем!

Игътибар! Тест башлаганда соралган исем, почта аша җибәрү дигән шакмаклардан куркып калмагыз. Бу теркәлүне сорау түгел, ә тест үтүченең чыннан да кеше, ә робот түгел икәнен система белсен өчен генә кирәк! Исемегезне, "почта аша җибәрү"гә электрон адресыгызны язасыз да, сынауны үтә башларга мөмкин.

Яңартылды Пәнҗешәмбе, Март 29, 2012 10:58
 

Агымдагы рейтингы: 4.57Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 21

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Күнегә торыгыз! PDF Бастыру E-mail
Чәршәмбе, Март 28, 2012 12:27

Хөрмәтле 4 сыйныф укучылары! Бер зур ялгыш эшләгәнмен әле! Сайтта укучылар өчен онлайн тестлар урнаштыра башлаган идем (уң як блоктан карагыз). Сезнең имтихан бирәсегез башымнан чыгып киткән бит. 1 ләр дән тотынганмын онлайн тестлар куярга. Гаебемне таныйм. Киләсе 3 көндә бар тырышлыкны сезнең өчен генә бирермен. Башка сыйныфларга ел дәвамында урнаштырырмын, алла боерса. Әлегә математика бүлегенә рәхим итегез. Бигрәк тә Вариант (гомуми тест) дигәннәренә игьтибар итегез! Алар узган елгы тест сорауларын үз эченә алган. Уңышлар Сезгә!

Яңартылды Чәршәмбе, Апрель 04, 2012 09:50
 

Агымдагы рейтингы: 4.94Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 17

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

4 сыйныфлар өчен мониторингның демо варианты PDF Бастыру E-mail
җомга, Март 23, 2012 07:56

Эшне башкару өчен күрсәтмә

Хөрмәтле дуслар! Түбәндә сез 4 сыйныфларда үткәреләчәк мониторингның демоверсиясен күрәсез. Алар спойлерга яшерелгән. Һәр спойлерның зәңгәр белән язылган исеменә баскач, ачылып китәрләр, алар белән шунда гына танышып та була, кирәк булса, спойлер астында чыккан "йөкләү" сүзенә басып компьютерыгызга да күчермәли аласыз. Әлегә күнегә торыгыз, кичкә бу тестларның онлайн-интерактив вариантларын куярга тырышырмын.Белем һәм күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәрне башкаруга 40 минут вакыт бирелә. Тәкъдим ителгән эш 2 өлештән тора.

Беренче өлеш 12 биремне үз эченә ала (А1-А20), сез алар арасыннан дөрес дип уйлаган җавапны сайлап алырга тиеш.

Икенче өлеш В1-В6 биремнәреннән тора. Әлеге биремнәр текстка бәйле рәвештә башкарыла. В1-В6 биремнәренә җавапны сез мөстәкыйль рәвештә формалаштырырга һәм язып куярга тиешсез.

Биремнәрне тәкъдим ителгән тәртиптә үтәгез. Аларны үтәү барышында сезнең өчен кыенлык тудырганнары килеп чыкса, әлеге биремне калдырып торып, алдагыларына күчәргә киңәш итәбез. Сез бу биремнәргә, вакытыгыз калган очракта, кабат әйләнеп кайта алачаксыз. Беренче өлештәге биремнәргә якынча 2 минут вакыт бирелә. Икенче өлештәге һәр биремгә 3-4 минут вакытыгызны сарыф итегез.

Дөрес җаваплар, катлаулылыкларыннан чыгып, 1 яки югарырак баллар белән бәяләнәләр. Әлеге балларны бергә кушканнан соң, сезгә гомуми балл чыгарыла, шуңа күрә мөмкин кадәр күбрәк биремнәргә дөрес җаваплар бирергә һәм күбрәк баллар җыярга тырышыгыз.

Сезгә уңышлар телим! "Дәвамын укырга" га басарга онытмагыз!

Яңартылды җомга, Март 30, 2012 06:50
 

Агымдагы рейтингы: 4.58Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 33

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Әлифба бәйрәме-2012 PDF Бастыру E-mail
Дүшәмбе, Март 19, 2012 09:36

Әй әлифба, син тәүге фәннәрнең

Тәүге баскычы.

Син кадерле, син туган телемнең

Алтын ачкычы.

Яңартылды Дүшәмбе, Март 19, 2012 09:15
 

Агымдагы рейтингы: 4.71Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 14

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Яңа рубрика PDF Бастыру E-mail
җомга, Март 16, 2012 09:16

Дусларым, игътибар! Сайтта яңа рубрика ачып җибәрдем. Әлеге бүлектә сез интернетта булган Флеш технологияләр кулланып эшләнгән  ачык ресурсларның минем тарафтан авторлык хокукларын бозмыйча гына тәҗемә ителгән версияләре белән куллана алырсыз. Әлегә бер генә эш тәкъдим итеп карыйм. Тора-бара әлеге рубрика тулыланыр дип уйлыйм. Методик сандыктагы Flash технолияләр кулланып эшләнгән ресурслар менюсына рәхим итегез!

Яңартылды җомга, Март 16, 2012 09:26
 

Агымдагы рейтингы: 5Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 17

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Котлыйбыз! PDF Бастыру E-mail
Пәнҗешәмбе, Март 01, 2012 12:22

Хөрмәтле дуслар, башлангыч белем бирүдә Федераль Дәүләт стандартларын гамәлгә ашыру кысаларында башлангыч сыйныфларда укытылучы төп фәннәрдән район күләмендә үткәрелгән тестлар бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды. Бәя бирүнең нинди авыр эш икәнен барыгыз да яхшы аңлыйсыздыр. Жюри бик нәтиҗәле эшләде. Аларга зур рәхмәтемне белдерәм. Бәйгедә барлыгы 37 эш катнашты, шул исәптән бер эш Республикабызның башка төбәгеннән килгән иде. Әлеге эшнең авторы Сарман районы Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбенең беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызы. Гөләндәм Гөлүс кызының эше аерым билгеләп үтелде һәм 200 сум акчалата бүләк белән easyQuizzy тестлар төзү программасының лицензиясенә ия булды. Сүз уңаеннан, әлеге программаның татар теле кертелгән яңа версиясен сез менә бу адрес буенча күчермәләп ала аласыз: http://easyquizzy.ru/. Ә районыбыз мөгәллимнәре тәкъдим иткән эшләр арасыннан хөрмәтле жюри түбәндәге эшләрне иң яхшылары дип тапты:

 

Касыймова Гөлнара Насыйр кызы

Сабабаш төп мәктәбе

34 нче эш

 Гафиятова Алисә Айрат кызы

Явлаштау урта мәктәбе

28 нче эш


 Шәймуллина Ләйлә Гыйлемхан кызы

Явлаштау урта мәктәбе

25 нче эш

Барлык нәтиҗәләр белән монда таныша аласыз.

Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйм, аларга эшләрендә, тормышларында уңышлар теләп калам. Инде, әйдәгез бәйгенең спонсорлары белән танышыйк:

Фәйзрахманов Искәндәр Мәҗит улы- шәхси эшмәкәр.

Әхәтов Фаиз Фидаиль улы- фермер.

Нәҗипов Айрат Ким улы- шәхси эшмәкәр.

Әлеге хезмәт сөючән, тырыш авылдашларыбыз минем бәйге җиңүчеләрен бүләкләүдә матди ярдәм итүләре турындагы үтенечемә бик теләп риза булдылар. Бик зур рәхмәт аларга! Эшләре гел уң булсын, бизнеслары чәчәк атсын, фермерыбыз- Фаиз абыйның сыерлары мул сөт бирсен, басуларында ашлык ишелеп уңсын! Сау-сәламәт булыгыз! Җиңүчеләребезгә бүләкләрне һәм район мәгариф бүлеге дипломнарын бик тиздән тапшырырбыз. Барлык җиңүчеләрне һәм спонсорларыбызны котлап, авылыбызның сандугачы, "Созвездие-Йолдызлык" бәйгесе җиңүчесе Нәҗипов Булат Айрат улының "Җәйге авыл иртәсе" җырын тыңлап үтегез.

Күчереп алу

 

Яңартылды Шимбә, Декабрь 08, 2012 03:21
 

Агымдагы рейтингы: 4.5Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 10

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Җиңүчеләрне көтәбез! PDF Бастыру E-mail
Чәршәмбе, Февраль 22, 2012 11:57

spasibo2Хөрмәтле дуслар! Менә район күләмендәге тестлар бәйгесенең беренче этабы тәмамланды. Барыбызның да көне килеп җиткәч кенә эшләү гадәтебез эшләрне кабул итүнең соңгы көнендә минем җилкәгә авыр йөк булып килеп төште. Шул сәбәпле, бәйге нәтиҗәләре билгеләнү вакытына да бераз үзгәреш керде. Нәтиҗәләр 1 мартта ясалыр дип көтәм. Икеләтә бәйрәм көткән җиңүчеләребезне нәкъ шул көнне шатландырырмын дип уйлыйм. Язның беренче көне белән бергә район күләмендәге бәйгедә җиңүегез ямь өстенә ямь өстәр дип ышанам. Чөнки әле тагын бер матур сюрприз бар, җиңүчеләрне бүләкләү өчен миңа спонсорлар табу насыйп булды бит әле. Алар турында бәйге нәтиҗәләре игълан ителгән көнне тулырак таныштырырмын. Ә хәзер сабыр гына хөрмәтле жюриның хезмәт нәтиҗәләрен көтик!!! Бәйгедә катнашкан барлык, барлык укытучыларга зур рәхмәтемне белдерәм. Бәйге максатына тулысынча ирештек дип саныйм. Чөнки татар телендә белем бирүче мәктәп укытучылары өчен тиңсез хәзинә- 38*4=152 тест туплау бәхетенә ирештек ич! Вакыт булу белән сезнең эшләрегез сайтта онлайн тестлар формасында интерактив тестлар буларак урнаштырылыр. Бу инде өендә интернеты булган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен дә алган белемнәренең ныклыгын тикшерүдә нык ярдәм итәчәк. Ә интернетсыз кешеләр өчен, вәгъдә иткәнемчә тестлар төзү программасы аша оф-лайн режимда эшләүче тестлар җыелмасы да булачак. Дөрес моңа бик күп вакыт кирәк инде, әмма март урталарына бу эшне башкарып чыгармын дип уйлыйм. Хөрмәтле сайтым кулланучылары һәм кунаклар! Җиңүчеләрне билгеләүдә сез дә үзегездән өлеш кертә аласыз. Моның өчен 28 февральгә кадәр түбәндәге сылтама аша кереп, үзегезгә ошаган эшкә тавыш бирергә була. Тавышлар саны буенча 1-3 урын алучы эшләргә өстәмә баллар биреләчәк. Активрак булыйк! Бәйгегә тәкъдим ителгән эшләр белән монда таныша аласыз, биредә:  "Тавыш бирү бите"

Яңартылды Чәршәмбе, Февраль 22, 2012 08:57
 

Агымдагы рейтингы: 5Кайнар УНЛЫК!!!
Тавыш бирде: 7

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

<< Беренче < Алдагысы 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Киләсе > Соңгысы >>

6 бит

Керү формасы

Сайтта кемнәр

Хәзер сайтта:
  • 1 кунак
  • 1 робот
Яңа кулланучылар:
  • JEjaf FAeg JEjaf FAeg
  • Венера Сунгатуллина Венера Сунгатуллина
  • Гөлия Гатина Гөлия Гатина

Соңгы фикерләр

Виртуаль зоопарк

КЕРҮ

Сәйләннәр илендә

Илгә керү

Статистика

Кулланучылар : 145
Мәкаләләр : 570
Материалларны карау : 3801494

Элемтә

Телефон (яңа):
8843(62)46-7-89