• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


Сайттан эзләү

Электрон мәгарифтә безнең мәктәп

Эчке тәртип

Машиналы авылдашларга

Кичә бәйрәм табынында булдыңмы?

Руль артына утырырга ярыймы икән?

ТИКШЕРЕП КАРА

Сораштырулар

Табигатькә интернет-сәяхәт

Аралашкан сайтлар

Монда

Сайтның баннер коды


Очраклы фото

Чатта аралашыйк

Чат хәбәрләре
Исемегез

Халык сынамышлары

Борынгылар белми әйтми!

Сайтка ярдәм

Сайтка ярдәм итәргә теләсәгез.
Түләү счеты: 410011097748220

Уважаемые гости, обратите внимание! Информация на сайте представлена на татарском языке (кроме раздела, посвященного предмету "Русский язык").

Мишәбаш авылының космостан күренеше

Хөрмәтле дуслар! Сез Татарстан Республикасы Саба районы Мишәбаш башлангыч мәктәбе укытучысы Шакиров Булат Мәхмүт улының шәхси сайтын ачтыгыз. Сез биредә мәктәбебез тормышы, укучыларым уңышы белән ныклап таныша аласыз. Бездә булган һәр яңалык сайтыбыз битләрендә урын алачак. Бер үк вакытта сезне авылыбыз тормышы белән дә таныштырып барырмын. Чагыштыру, нәтиҗә ясау, тәҗрибә уртаклашу, яхшы якларыбыздан үрнәк алу өчен тыгыз элемтәдә торыйк! Сайтымда "без" алмашлыгы куллануга аптырамагыз, чөнки авыл мәктәбендә, балалар аз булу сәбәпле, бер генә класс белән зур эшләр эшләп булмый. Күп кенә чараларны без бергәләп, мәктәп күләмендә башкарабыз. Шулай булса да укучыларым сайт эшчәнлегендә, кызыклы материаллар туплауда һичшиксез катнашачак.



Истәлеккә фотоңны калдыр!



Фотога төшеп китегез!
Яңалыклар
 
Ашыгыгыз, дуслар! PDF Бастыру E-mail
Якшәмбе, Февраль 19, 2012 08:46

Хөрмәтле коллегалар! Иртәгә, ягъни 20 февраль көнне, тестлар бәйгесенә эшләр кабул итүнең соңгы көне. Әзер эшләрегезне җибәрергә өлгермичә, онытып калдырмагыз!

Яңартылды Якшәмбе, Февраль 19, 2012 10:34
 

Агымдагы рейтингы: 4.6Кайнар УНЛЫК!!!
Тавыш бирде: 5

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Яңа материаллар PDF Бастыру E-mail
Пәнҗешәмбе, Февраль 02, 2012 03:10

Хөрмәтле кулланучылар! Сайтның "Дидактик кулланмалар" бүлегендә ("Методик сандык"та) бик яхшы ике русча-татарча сүзлек куйдым. Берсе электрон сүзлек, берсе китап рәвешендә. Рәхим итегез!

Яңартылды Пәнҗешәмбе, Февраль 02, 2012 04:01
 

Агымдагы рейтингы: 4.57Кайнар УНЛЫК!!!
Тавыш бирде: 7

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Беренче уңыш PDF Бастыру E-mail
Сишәмбе, Гыйнвар 31, 2012 07:29

Хөрмәтле кунаклар. Минем укучым Минһаҗева Динә быел Бөтенроссия "Ел укучысы-2011/2012" дистанцион конкурсында катнашып карарга булган иде. Менә шатлыклы хәбәр дә килеп иреште. Динәбез беренче турны уңышлы гына узып, үз көчен 2 турда да сынап карау хокукын алды. Аның белән әлеге конкурста катнашып, шулай ук икенче турга үтүче якташларыбыз- Явлаштау урта мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Әкбәров Альмир һәм Шәмәрдән лицееның 4 сыйныф укучысы Вәлиуллин Ильяска да зур уңышлар теләп калам! Түбәндә сез 2 турга узучылар исемлеген күрә аласыз. Тулырак белү өчен югарыдагы рәсемгә басыгыз.

Яңартылды Дүшәмбе, Апрель 02, 2012 11:26
 

Агымдагы рейтингы: 5Кайнар УНЛЫК!!!
Тавыш бирде: 7

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Истәлеккә фотоңны калдыр! PDF Бастыру E-mail
Дүшәмбе, Гыйнвар 30, 2012 08:46

Дуслар, әлеге баш астында берничә көн элек мәкалә бастырган идем инде. Ләкин ул "нәмәрсәкәй"не көйләп булмаган иде ул чакта. Рәхим итегез, бар да җайланды, хәзер сайтка кергән кунак (ноубуктан булса бигрәк тә, чөнки һәр ноутбук та веб-камера бар) шунда ук фотога төшеп, сайтта истәлек итеп сурәтен калдыра ала. Моның өчен бераз өстәрәк кызыл белән язылган "Истәлеккә фотоңны калдыр" язуы астындагы фотоаппарат рәсеменә генә басарга кирәк. Ачылган тәрәзәдә кушканнарны үтәп, анда Adobe Flash Player соравына "разрешить" дип кенә басасы, калганы майлы коймак ашаган кебек кенә. Әйдәгез, истәлеккә фотолар калдырыйк, кемнәр кунак булды икән сайтымда?

 

Агымдагы рейтингы: 4.75
Тавыш бирде: 4

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Файдалы программалар PDF Бастыру E-mail
Якшәмбе, Гыйнвар 29, 2012 06:05

"Файдалы программалар" циклын дәвам итәм. Бүген сезнең игътибарга "Үткен күз" программасын тәкъдим итәм. Аның төп бурычы- флешкаларга эләккән, үзеннән-үзе эшләп китүче вируслардан саклау. Миндә ул күптәннән тора. Әлегә үзен бик яхшы яктан гына күрсәтте.Теләсәгез, алыгыз һәм урнаштырыгыз. Архивтан аласы һәм урнаштырасы. Ачкыч кирәкми. Программа монда. Компьютерыгызга флешка тыкканнан соң әлеге программа каравыл кычкырса, димәк сезнең флешкада үзлегеннән эшләп китүче вирус бар дигән сүз. Андый вируслар нинди дә булса папка ачканны көтеп тормыйлар, флешканы тыгуга компьютерда урнашып, хуҗаларына сезнең турыда "сөйлиләр" яки системаны бикләп, "Юньсез кино карагансыз, абау-оятсыз!",-дип алдап, смс хәбәр сорап ятачак. Ә "Үткен күз" әлеге вирусны сезнең компьютерыгызга кергәнче үк юк итәчәк!

Яңартылды Дүшәмбе, Гыйнвар 30, 2012 01:59
 

Агымдагы рейтингы: 4.6Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 10

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Файдалы программалар PDF Бастыру E-mail
Дүшәмбе, Гыйнвар 23, 2012 04:26

Җәмәгать, указкасыз укытучы укытучы булмый инде ул! "Компьютер чыккач безнең әлеге терәгебезне кысып чыгарды",- дип кайгырдыгызмы? Юкка, әлеге программа сезгә, элекке вакытларны кайтарыр. Берниен дә аңлатып тормыйм, үзегез эшләп карагыз. Программага урнаштыру да, ачкыч та кирәк түгел.

Программа монда:

Яшерен файлны йөкләү өчен теркәлергә кирәк

 

 

Яңартылды Дүшәмбе, Гыйнвар 23, 2012 04:36
 

Агымдагы рейтингы: 5Кайнар УНЛЫК!!!
Тавыш бирде: 5

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Гомер бит ул мизгел генә... PDF Бастыру E-mail
Сишәмбе, Гыйнвар 17, 2012 10:23

Хөрмәтле кунаклар, кулланучыларым. Бүген Белем.ру форумында бер мәкаләне укып телсез калдым, гәүдә аша тоташ электр тогы үткәндәй булды. Мине интернет диңгезенә алып кереп китеп, беренче тапкыр батмыйча йөзәргә өйрәтүчеләрнең берсе булган Яшел Үзән районы Акъегет мәктәбенең биология укытучысы Рәшит абый Нигъмәтуллинның вафат булуы турында ничә айдан соң гына белүем өчен үземне үзем кичерә алмыйча озак кына утырдым. Әйе, әле бүгенгедәй хәтерлим... Ясалып кына килүче сайтыма видеоролик куя алмыйча озак кына азапланып утырдым, аның белән языша башлагач, һәр адымын җентекләп аңлата-аңлата, тәки өйрәткән иде ул аны. Ул чакта хәзерге кебек мөмкинлеләр дә юк иде, бу өлкәдә белемем дә чамалы иде. Их! Бар иде бит күңелле чаклар- Рәшит абый, мин, Кушлавычтан Илфар Әюпов, Мөслимнән Гөлназ Җәлилова, Балтачтан Рәфкать абыйлар әле беребезнең, әле икенчебезнең форумында туган телебездә көн саен җанлы әңгәмә алып бара идек. Ә безне берләштерүче чылбыр булып торган, туган телебездә ул вакытта эшләп килүче бик сирәк татар сәхифәләренең берсе-Белем.ру га мең рәхмәт! Вакытлар үтә торды, мин дә байтак нәрсәләргә өйрәндем, масаеп киттемме икән, инде миңа Рәшит абый нәрсәгә дип уйладыммы, әллә вакыйгалар агышы шулай туры килдеме, аралар өзелде... Дөрес, берничә тапкыр телефоннан сөйләшеп алгаладым, ләкин интернетта аралашу бөтенләй тукталды. Һәм менә нинди коточкыч хәбәр! Рәшит абый арабызда юк инде! Ышанасы да килми моңа. Тик үлем рәхимсез нәрсә, аңа каршы әле беркемнең дә тора алганы юк. Рәнҗеткән булсам, кичер мине Рәшит абый! Авыр туфрагың җиңел булсын!!! Ә исәннәр бер-беребезнең кадерен белик!!!

Яңартылды Пәнҗешәмбе, Гыйнвар 19, 2012 10:09
 

Агымдагы рейтингы: 5Кайнар УНЛЫК!!!
Тавыш бирде: 5

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Интернет-фестиваль PDF Бастыру E-mail
Сишәмбе, Гыйнвар 17, 2012 01:35

Хәерле көн! Сайтымның "Белем бирү йортлары интернет-сәхифәләренең 5 нче республика конкурсында катнашуы хакында әйтмәгәнмен дә икән әле. Сез алдагы сылтама буенча кереп 17-23 гыйнварда үтәчәк интернет-фестивальдә катнашып, теге яки бу сайтка карата фикерләрегезне әйтә аласыз. Сезнең фикерләр  киләчәктә сайт ияләренә авыр эшләрендә ярдәм итәр дип уйлыйм. Фестиваль монда.

Яңартылды Пәнҗешәмбе, Гыйнвар 19, 2012 10:10
 

Агымдагы рейтингы: 5
Тавыш бирде: 2

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Сөенечле хәбәрләр белән Сезне! PDF Бастыру E-mail
Пәнҗешәмбе, Гыйнвар 12, 2012 12:14

Дусларым, каникул буе баш күтәрми эшләгән эшем, ниһаять тәмамланды һәм сезне тизрәк сөендерергә ашыгам. Бу арада мәш килеп программа авторлары белән языша-языша, бер бик яхшы тестлар төзү программасын татарчалаштырдым әле. Программаны урнаштырганда чыгучы хәбәрләрне тәрҗемә итәсе генә калды, әмма ул аның белән эшләргә һич кенә дә комачау итми. Ике атнадан чыгачак программаның яңа версиясендә, анысын да күрә алырсыз. Нинди өстенлекләре өчен чат ябыштым соң мин аңа? Хәзер аңлатып үтәм. Әлеге программа аша ясаган тестлар компьютерда интернет булмаса да, программасы урнаштырылмаган булса да эшли. Икенчедән, төп өстенлеге- татарча таный. Өченчедән, тестларны 3 юнәлеш буенча төзергә була: гади, эзлеклелек табуга һәм тәнгәллек табуга. Түбәндә сез әлеге 3 юнәлешкә дә ясалган тестлар белән таныша аласыз. Игътибар, программаның яңа версисе(100% тәрҗемә белән) чыгу белән, мин сезгә аны тәкъдим итәрмен. Ә хәзергә куелган тестлар буенча фикер алышып үтик, тәрҗемәдә булган кимчелекләрне дә әйткәләсәгез иде! Ни әйтсәгез дә мин тел белгече түгел бит. Рәхим итегез! Тестларны компьютерыгызга йөкләп алыгыз һәм эшләтеп җибәрегез! !!! Бу әзер тестлар, ягъни аны кулланып була, үзең тестны төзер өчен аның программасы кирәк, анысын да тиздән сезнең хөкемгә тапшырырмын! Игътибар! Эзлеклелек урнаштыру өчен бирелгән тестларда, җавап дөрес булсын өчен, тестагы җавап вариантларын өстән-аска тәртибендә "тычкан" ярдәмендә, ә тәнгәллеккә булган тестларда, я сорауларын җавапка карата, я җавапларын сорауга карата туры килерлек итеп шулай ук тычкан ярдәмендә урнаштырырга кирәк!

1 нче тест (ГАДИ)

2 нче тест (ЭЗЛЕКЛЕЛЕККӘ)

3 нче тест (ТӘНГӘЛЛЕККӘ)

 

 

Яңартылды Пәнҗешәмбе, Гыйнвар 19, 2012 10:15
 

Агымдагы рейтингы: 4.8Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 10

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Каникулда сайттагы планнарым PDF Бастыру E-mail
Дүшәмбе, Гыйнвар 02, 2012 09:17

Җәмәгать бәйрәмнәр узды бугай. Тугыз көн тик ятып булмас! Каникулда сайттагы эшлисе эшләрем белән таныштырып узыйм әле. Бу көннәрдә бар көчемне "Методик сандыкның" презентацияләр бүлегенә багышлармын дип торам. Сез анда тиздән бик яхшы презентацияләр таба алырсыз, боерган булса. Әлбәттә инде алар барысы да татарча булачак! Аларның бик яхшыларының менә мондый флеш-вариантларын да куярмын дип торам.

Яңартылды Дүшәмбе, Гыйнвар 02, 2012 09:36
 

Агымдагы рейтингы: 5Кайнар УНЛЫК!!!
Тавыш бирде: 6

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

<< Беренче < Алдагысы 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Киләсе > Соңгысы >>

7 бит

Керү формасы

Сайтта кемнәр

Хәзер сайтта:
  • 1 кунак
  • 1 робот
Яңа кулланучылар:
  • JEjaf FAeg JEjaf FAeg
  • Венера Сунгатуллина Венера Сунгатуллина
  • Гөлия Гатина Гөлия Гатина

Соңгы фикерләр

Виртуаль зоопарк

КЕРҮ

Сәйләннәр илендә

Илгә керү

Статистика

Кулланучылар : 145
Мәкаләләр : 570
Материалларны карау : 3801499

Элемтә

Телефон (яңа):
8843(62)46-7-89