• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


Сайттан эзләү

Электрон мәгарифтә безнең мәктәп

Эчке тәртип

Машиналы авылдашларга

Кичә бәйрәм табынында булдыңмы?

Руль артына утырырга ярыймы икән?

ТИКШЕРЕП КАРА

Сораштырулар

Табигатькә интернет-сәяхәт

Аралашкан сайтлар

Монда

Сайтның баннер коды


Очраклы фото

Чатта аралашыйк

Чат хәбәрләре
Исемегез

Халык сынамышлары

Борынгылар белми әйтми!

Сайтка ярдәм

Сайтка ярдәм итәргә теләсәгез.
Түләү счеты: 410011097748220

Уважаемые гости, обратите внимание! Информация на сайте представлена на татарском языке (кроме раздела, посвященного предмету "Русский язык").

Мишәбаш авылының космостан күренеше

Хөрмәтле дуслар! Сез Татарстан Республикасы Саба районы Мишәбаш башлангыч мәктәбе укытучысы Шакиров Булат Мәхмүт улының шәхси сайтын ачтыгыз. Сез биредә мәктәбебез тормышы, укучыларым уңышы белән ныклап таныша аласыз. Бездә булган һәр яңалык сайтыбыз битләрендә урын алачак. Бер үк вакытта сезне авылыбыз тормышы белән дә таныштырып барырмын. Чагыштыру, нәтиҗә ясау, тәҗрибә уртаклашу, яхшы якларыбыздан үрнәк алу өчен тыгыз элемтәдә торыйк! Сайтымда "без" алмашлыгы куллануга аптырамагыз, чөнки авыл мәктәбендә, балалар аз булу сәбәпле, бер генә класс белән зур эшләр эшләп булмый. Күп кенә чараларны без бергәләп, мәктәп күләмендә башкарабыз. Шулай булса да укучыларым сайт эшчәнлегендә, кызыклы материаллар туплауда һичшиксез катнашачак.



Истәлеккә фотоңны калдыр!



Фотога төшеп китегез!
Яңалыклар
 
Безнең "Чыршы бәйрәме" PDF Бастыру E-mail
Шимбә, Декабрь 31, 2011 09:40

Игътибарыгызга чыршы бәйрәменнән видеорепортаж тәкъдим итәм. 30 нчы декабрь көнне мәктәбебездә гөрләтеп "Чыршы бәйрәме" үткәрдек. Бәйрәмебезгә Явлаштау мәдәният йортыннан Кыш бабай һәм аның "иҗат төркеме" килеп төшмәсенме! Бик күңелле итеп кичәне үткәреп тә бирделәр. Зур рәхмәт аларга. Таныш булыгыз: Кыш бабай- Җирлегебезнең танылган һәвәскәр җырчысы, чын мәгънәсендә ике авылның җыр-моңга сусавын басучы Ринат Шамилов. Бер генә чара да аның катнашыннан башка үткәне юктыр. Терлекчелектә эшләсә дә, ул сәнгатькә дә вакыт таба. Яңа ел(Аждаһа)- шаян, шук, елгыр кыз- Багутова Миләүшә. Аңа укуында зур уңышлар, тәртипле, акыллы кыз булып үсүен теләп калам. Куян - мәдәният йорты мөдире Әхмәтҗанова Гәүһәрия, көчле оештыру сәләтенә ия, бик тә талантлы, мәдәният өлкәсендә байтак кына мактаулы исемнәргә лаек кеше, үз эшенең чын остасы. Тимгелле мәче - Явлаштау авылы китапханәчесе Галиева Тәгъзимә, укучыларыбызда китапка, сәнгать әсәрләренә мәхәббәт уяту эшендә безнең иң нык терәгебез, атнага ике тапкыр балалар белән очрашып төрле чаралар үткәреп, байтак кына укучыларны компьютер уеннарыннан аерып алып, әдәбият дөньясына алып кереп китә алгандыр, мөгаен. Зиннәтова Ландыш- Кар кызы. Явлаштау урта мәктәбенең иң актив укучыларының берсе. Берничә ел әлеге мәктәпнең "Яшь хәбәрче" түгәрәгендә баш мөхәррир булып эшләп килә. Әлеге иптәшләрнең барысына да, безнең мәктәп укытучылары, укучылары һәм әти-әниләре исеменнән зур рәхмәтемне белдерәм. Аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калам. Яңа еллар белән сезне! Инде, әйдәгез бәйрәмне видеоязмада карап үтик. Файл күләмле, шуңа күрә роликны эшләтеп җибәргәч паузага басып, бераз көтеп торыгыз, чәй эчеп алсагыз да була, бу роликның тукталып-тукталып эшләвеннән коткарыр.

Зурайту Күчереп алу

Яңартылды Пәнҗешәмбе, Гыйнвар 19, 2012 10:14
 

Агымдагы рейтингы: 4.71Кайнар УНЛЫК!!!
Тавыш бирде: 7

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Кар шәһәрчеге дигәннән PDF Бастыру E-mail
Дүшәмбе, Декабрь 26, 2011 10:14

Мактанырга яратам бит дусларым, чүт онытмаганмын. Безнең шәһәрчек быел да башлангыч мәктәпләр арасында 1 урынга лаек булды һәм 3 мең сум күләмендә премия белән билгеләп үтелде!

Яңартылды Пәнҗешәмбе, Гыйнвар 19, 2012 10:13
 

Агымдагы рейтингы: 4.67Кайнар УНЛЫК!!!
Тавыш бирде: 6

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

"Эш өстәлен" бизик! PDF Бастыру E-mail
Дүшәмбе, Декабрь 26, 2011 09:23

Хөрмәтле коллегалар, яшерен-батырын түгел, күп вакытыбыз мониторга "төртелеп" үтә бит. Өйдә бизәлгән чын чыршыга рәхәтләнеп сокланып карап утырырга да вакыт юк. "Ичмасам, мониторда булса да күзләрне иркәләп торсын әле",- дип 26 чыршыдан торган программа тәкъдим итәм әле сезгә! Рәхәтләнеп хозурланыгыз! Программаны урнаштырасы юк, файлны ачу да җитә һәм сезнең монитор эш өстәлендә төрле-төрле утларын җемелдәтеп чыршы пәйда булачак, комачауласа , тычканның уң ягына басасың да, "чыгу" ны сайлыйсың. Рәхим итегез!

Яңартылды Сишәмбе, Декабрь 18, 2012 08:28
 

Агымдагы рейтингы: 5
Тавыш бирде: 4

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Кар шәһәрчеге PDF Бастыру E-mail
Пәнҗешәмбе, Декабрь 22, 2011 03:13

Хөрмәтле дуслар, безнең кар шәһәрчегенә рәхим итегез! Елның-елында сыннар конкурсында урыннар алып килә идек. Быел ничек булыр? Менә сез бәяләп карагыз әле!!!Смеётся

 

Яңартылды Дүшәмбе, Декабрь 26, 2011 09:33
 

Агымдагы рейтингы: 5Кайнар УНЛЫК!!!
Тавыш бирде: 8

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Тылсымлы рәсемнәр PDF Бастыру E-mail
җомга, Декабрь 16, 2011 06:50

"Булмас, булмас!",-дисезме? Түбәндәге роликны карап карагыз.

 

Зурайту Күчереп алу

 

Яңартылды Пәнҗешәмбе, Декабрь 22, 2011 01:22
 

Агымдагы рейтингы: 4.57Кайнар УНЛЫК!!!
Тавыш бирде: 7

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Тизрәк котлыйм әле! PDF Бастыру E-mail
Дүшәмбе, Декабрь 12, 2011 09:30

Кадерле дуслар, әле сезне Яңа ел белән котларга беркем дә өлгермәгәндер! Шуңа мин тиз-тиз генә Кыш бабай булып киендем дә,  Сезне якынлашып килүче Яңа еллар белән котларга булдым. Игътибар итмәгән булсагыз, сайтның төп битендә, өстә уң якта ачылырга ашкынучы почмакка басыгыз.

 

Яңартылды Дүшәмбе, Гыйнвар 16, 2012 04:50
 

Агымдагы рейтингы: 4.88Кайнар УНЛЫК!!!
Тавыш бирде: 8

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

"Методик сандыкның" караокелар бүлегендә яңа язмалар PDF Бастыру E-mail
җомга, Декабрь 09, 2011 06:50

Дуслар, сайтымда тагын берничә җыр һәм караоке урнаштырдым. Бүген мин аны икенче төрлерәк куярга тырыштым, ягъни видеоязманың кирәкле өлешен генә. Йөкләү өчен MP3 форматта да куярмын. Сынап карагыз:(Плеердагы "Алгы планда зурайтып күрсәтү"гә басып карарга кирәк)

Зурайту Күчереп алу

 

Яңартылды Шимбә, Декабрь 24, 2011 05:47
 

Агымдагы рейтингы: 3.88
Тавыш бирде: 8

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Авырмас тән булмас PDF Бастыру E-mail
Пәнҗешәмбе, Декабрь 08, 2011 11:13

Әллә кайдан, һич уйламаганда "җил чәчәге" эпидемиясе башланып китте бит әле җәмәгать. Бүген мәктәбебездә укучы 18 баладан 5 бөртек кенә калды. Аларга тизрәк савыгып, яңадан туган мәктәпләренә белем алырга килүләрен теләп калам һәм әлеге авыру турында кечкенә генә мәгълүмат биреп үтәм.

Нәрсә соң ул “җил чәчәге”? Аның белән балалар бары бер генә авырыйлар, шуннан организмда гомерлеккә иммунитет барлыкка килә. Балаларда әлеге авыру олыларга караганда күпкә җиңелрәк уза. Шуңа күрә бала чакта авырып куйсаң, хәтта яхшырак та әле!

Авыру башланыр алдыннан инкубация чоры уза. Ягъни авыру эләккән булса да 1-3 атна моны берничек тә сизеп булмый. Шуннан баланың тән температурасы кинәт кенә 39 һәм аннан да югарырак күтәрелә. Берүк вакытта тәнгә бетчәләр бәреп чыга. Башта алар аз гына була, ләкин санаулы сәгатьләр эчендә бөтен тәнне баса. Исегездән чыгармагыз! Бу бетчәләрне сытарга ярамый! Балага мөмкин кадәр бетчәләрне кашымаска кирәклеген дә аңлатырга кирәк. Әгәр кашып, бетчә урыннары җәрәхәтләнсә, аннан инфекция китәргә мөмкин, димәк дәвалану өчен антибиотиклар кулланырга кирәк булачак. Ә бу хәл булмаса авыруны күпкә җиңелрәк кичерергә була. Җил чәчәгеннән махсус дарулар юк, ата – ананың бурычы - бары тик баланың игътибарын икенчегә юнәлтү, төрле уеннар уйнап аны оныттырып тору,бер атна чамасы “ятак режимы” кулланудан гыйбарәт. Күпләр баланы “зеленка” белән “буяп куя”. Әмма ләкин “зеленка”ның әлеге авыруны дәваламавын, бары тик кашып җәрәхәтләнгән урыннарны инфекция керүдән саклавын гына әйтми калып булмас. Температура артык күп күтәрелгән очракта балага температура төшерүче препаратлар киңәш ителә. Тик монда да сак булыгыз, балага аспирин бирергә ярамый. Мондый очракта иң ышанычлысы- парацетамол диләр табиблар.

Исән-сау булыгыз! Авырмагыз!

Яңартылды Дүшәмбе, Декабрь 12, 2011 12:35
 

Агымдагы рейтингы: 4.75
Тавыш бирде: 4

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Һәммә кешегә бүләк PDF Бастыру E-mail
җомга, Декабрь 02, 2011 09:16

Хөрмәтле кунаклар, кадерле кулланучыларым! Теләгегез булса 3-6 декабрь көннәрендә сезгә бүләк итеп (бушка) татарча календарьлар ясап бирә алам. Сездән бары тик календарыгызда күрергә теләгән рәсемнәрегезне һәм гомуми бәйрәмнәрдән тыш гаилә бәйрәмнәрегезне күрсәтеп минем почтага җибәрүегез генә сорала. Ашыгыгыз, бу эшләрне бары тик 3 кенә көн башкара алам, аннары вакыт булмый! Заказлар күләме чикле! Кабатлап әйтәм, моның өчен сайтта теркәлү дә, бер ни түләргә дә кирәкми. Бу Яңа ел күчтәнәче!!! RS. Башисем кую мөмкинлеге дә бар, яки башка текст. Әлегә 3 бүләк тәкъдим итәм, ләкин килешәсездер, гомуми календарь, гомуми календарь инде ул, ә менә үзеңнең гаиләгә туры килгәне һәм үз рәсемнәрең белән булганы башкачарактыр дип уйлыйм, шуңа сезгә вәгъдә иттем дә. 1 бүләк 2 бүләк 3 бүләк 4 бүләк 5 бүләк 6 бүләк 7 бүләк

Яңартылды җомга, Декабрь 09, 2011 10:22
 

Агымдагы рейтингы: 4.7Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 10

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Кыш... PDF Бастыру E-mail
Пәнҗешәмбе, Декабрь 01, 2011 10:45

Барлык кулланучы һәм кунакларымны календарь кышка аяк басуыбыз һәм якынлашып килүче Яңа еллар белән котлыйм!Әлбәттә Яңа елларга әзерләнү чоры бик тыгыз вакыт, ләкин ул башка чаралардан күңелле мәшәкать булуы белән аерылып тора. Үзем дә бик-бик яратам Яңа елны. Сизгәнсездер инде, бер ай вакыт калган булса да, сайтны бизәп тә куйдым. Инде өйгә тотындым! Бүген мин сезгә тагын бер кечкенә генә "шидывыр" күрсәтеп үтәм. Түбәндәге сылтамаларга басып карап алыгыз, дусларым. Боларны ничек эшләргә икәнен аннары аңлатып үтәрмен:

ШИДЫВЫР 1

ШИДЫВЫР 2

Шидывыр дигәч тә, образлы гына әйтәм инде!!!Смеётся

Яңартылды Пәнҗешәмбе, Декабрь 01, 2011 04:21
 

Агымдагы рейтингы: 4.67Кайнар УНЛЫК!!!
Тавыш бирде: 9

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

<< Беренче < Алдагысы 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Киләсе > Соңгысы >>

8 бит

Керү формасы

Сайтта кемнәр

Хәзер сайтта:
  • 1 кунак
  • 1 робот
Яңа кулланучылар:
  • JEjaf FAeg JEjaf FAeg
  • Венера Сунгатуллина Венера Сунгатуллина
  • Гөлия Гатина Гөлия Гатина

Соңгы фикерләр

Виртуаль зоопарк

КЕРҮ

Сәйләннәр илендә

Илгә керү

Статистика

Кулланучылар : 145
Мәкаләләр : 570
Материалларны карау : 3801503

Элемтә

Телефон (яңа):
8843(62)46-7-89