• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


Сайттан эзләү

Электрон мәгарифтә безнең мәктәп

Эчке тәртип

Машиналы авылдашларга

Кичә бәйрәм табынында булдыңмы?

Руль артына утырырга ярыймы икән?

ТИКШЕРЕП КАРА

Сораштырулар

Табигатькә интернет-сәяхәт

Аралашкан сайтлар

Монда

Сайтның баннер коды


Очраклы фото

Чатта аралашыйк

Чат хәбәрләре
Исемегез

Халык сынамышлары

Борынгылар белми әйтми!

Сайтка ярдәм

Сайтка ярдәм итәргә теләсәгез.
Түләү счеты: 410011097748220

Уважаемые гости, обратите внимание! Информация на сайте представлена на татарском языке (кроме раздела, посвященного предмету "Русский язык").

Мишәбаш авылының космостан күренеше

Хөрмәтле дуслар! Сез Татарстан Республикасы Саба районы Мишәбаш башлангыч мәктәбе укытучысы Шакиров Булат Мәхмүт улының шәхси сайтын ачтыгыз. Сез биредә мәктәбебез тормышы, укучыларым уңышы белән ныклап таныша аласыз. Бездә булган һәр яңалык сайтыбыз битләрендә урын алачак. Бер үк вакытта сезне авылыбыз тормышы белән дә таныштырып барырмын. Чагыштыру, нәтиҗә ясау, тәҗрибә уртаклашу, яхшы якларыбыздан үрнәк алу өчен тыгыз элемтәдә торыйк! Сайтымда "без" алмашлыгы куллануга аптырамагыз, чөнки авыл мәктәбендә, балалар аз булу сәбәпле, бер генә класс белән зур эшләр эшләп булмый. Күп кенә чараларны без бергәләп, мәктәп күләмендә башкарабыз. Шулай булса да укучыларым сайт эшчәнлегендә, кызыклы материаллар туплауда һичшиксез катнашачак.



Истәлеккә фотоңны калдыр!



Фотога төшеп китегез!
Яңалыклар
 
Гөбәдия яратучыларга! PDF Бастыру E-mail
Чәршәмбе, Ноябрь 30, 2011 05:45

Гөбәдияне татар халкының йөзек кашы дисәң дә була, ә менә гөбәдиянең йөзек кашы, һичшиксез, аның астында кызарып пешкән корттыр. Әле кичә генә тормыш иптәшем ике "рейс" корт кайнатып алды. Шаккаттым! Узган ел гына кортны 6-7 сәгать кайнаткан иде. "Яңа технологияләр" татар кухнясына да килеп җитте, ахры. Ипи пешергәннән аз гына күбрәк вакыт үтте бугай, инде табында корт тора!

-Менә сиңа мә!- дидем, эчемнән генә. Сезне дә элеккечә кәстрүл төбендә сәгатьләр буе басып торып, кашык белән һаман булачак кортны болгату газабыннан азат итү максатыннан корт кайнатуның яңа ысулы белән таныштырып узарга булдым әле. Корт булырга тиешле массаны духовкага куясың да, аның бар икәнен дә онытып, башка эшләрең белән мәшгуль буласың:

Рецепт:

Чуен кәстрүлгә 1 кг эремчек, 2 стакан шикәр комы, 1 пакет кибет катыгы (0,5л) салып болгатасың,  духовкага тыгып куясың, кызарып чыгып, әзер булгач, аласың!

Болгатасы да, ташып чыгып газ плитәсе өстен пычрата, төбенә утыра дип тә куркасы юк! Менә шундый "революцион" ысул. Белгәннәр, "Америка ачтыңмы әллә", -дип миннән көлмәгез, белмәгәннәр эшләп карагыз!

Яңартылды Чәршәмбе, Декабрь 21, 2011 09:45
 

Агымдагы рейтингы: 5Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 12

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Әниләр көне белән! PDF Бастыру E-mail
Шимбә, Ноябрь 26, 2011 05:23

Кем дөньяга кеше бүләк итә?

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар

Эретерлек гранит кыяны.

Кемнең  күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы.

Шатлыкларын башкаларга бүлә

Кайгыларга түзем, сабырлы.

Кем елмая җәйге таң аткандай?

Балкып китә шундук тирә-як

Нәфис гөлләр сокланырлык

Көләчлектә аңа тиңнәр юк.

Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз

Ул әлбәттә яшәү чыганагы,

Тормыш яме- әни, хатын-кыз!

 

Яңартылды Якшәмбе, Ноябрь 27, 2011 01:38
 

Агымдагы рейтингы: 4.75Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 12

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Игътибар! Көфер почмагында яңа бүлек PDF Бастыру E-mail
Пәнҗешәмбе, Ноябрь 24, 2011 08:03

Дусларым, игътибар! Бүгеннән көфер почмагында яңа бүлек ачып җибәрәм. Ул "Биюләр" дип атала. Ягъни интернет челтәрендә үзем юлыккан, балаларга өйрәтергә кулланып була торган биюләрне шунда җыеп барырга уйладым. Сез дә читтә калмагыз, ничек урнаштырырга икәнен берничә мәкалә элек аңлаткан идем инде. Ә бүген яңа сәхифәне шаян видеоязма белән ачып җибәрәсем килә. "Көфер почмагына "рәхим итегез!

Зурайту Күчереп алу
Яңартылды Якшәмбе, Ноябрь 27, 2011 12:15
 

Агымдагы рейтингы: 4.81Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 16

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Шулай дип тә әйтәләр ул!!! PDF Бастыру E-mail
Чәршәмбе, Ноябрь 23, 2011 08:07

Бүген Илдар Гиниятуллин исемле коллегабыз фикер язып чыгып киткән иде әле. Тик нишләптер исемен язмаган, эзләргә туры килде. Бияләй эченнән йодрык күрсәтү егет кешене бизидер дип уйламыйм! Менә аның фикере:


Татар малае:

Бигрәк ятсыз икәнсең. Татар сайты барлыкка каилде. Бик уңышлы эшләп килә дип уйлап ялгышканмын. Яман икән түләүле теркәлү ясап куйгансың. Бик баерсың инде.

Югыйсә, теркәлүне түләүле иткәнче сайтның сораштырулар бүлегендә моңа үз фикереңне белдерергә мөмкинлек бирелгән иде. Әле менә берничә конкурсны карап үткән идем интернеттан, үз эшеңне җибәрәсең, моның өчен 300 сум да, 400 сум түлисең, кызык ничә көн азапланып эшлисең аны, конкурска акча түләп, зинһар алыгыз әле дип ялварган кебек, әйтегез инде, кайда икән ятсызлык (оятсызлыктыр әле ул, ялгышмасам!)Ике минут эчендә менә ничә конкурс таптым:
"Зирәк тиен"
Размер организационного взноса составляет 40 рублей с одного участника.
(Әллә моны укучы түли дип уйлыйсызмы? Юк, без инде ул!)
Всероссийский конкурс юношеских исследовательских работ им. В. И. Вернадского
Татарстанское республиканское отделение Общероссийского общественного движения творческих педагогов «Исследователь»
Городское Управление образования г. Набережные Челны
МАОУ «Гимназия №36 « Золотая горка»
С каждого участника (конкурсной работы) взимается организационный взнос в размере 200 рублей.
Всероссийская дистанционная олимпиада по Русскому языку для 1-4 классов
Правила участия в Олимпиаде:
Необходимо оплатить взнос за участие в Олимпиаде. Квитанцию Вы можете скачать ЗДЕСЬ

2011 – 2012 нче уку елына «Сəхнə көзгесе» республикакүләм балалар театр фестиваленə н и г е з л ə м ə

Фестивальдə катнашу өчен керү взносы- 500 сум (коллектив)

ПОЛОЖЕНИЕо проведении открытого фестиваля - конкурса«Мой дом - Татарстан» в 2011/2012 учебном году

Для участия в программе «Туган ягым – яшел бишек» организационный взнос - 50 руб. (с человека).

Әле бу диңгездәге тамчы гына, аларның барчасында катнашыйм дисәң айлык хезмәт хакың да җитмәс. Миңа калса, тырыш, алдынгы укытучыларга стимул бирү түгел бу, ә "сиңа грант- фәлән алырга кирәк була сертификатлар",- дип хәйләләп акча каеру, шулай түгелме әллә!!!

Ә Илдар әфәндегә шуны әйтәсе килә, әле минем моңарчы бер генә фикерне дә бастырмыйча калган юк. Шуңа күрә үз исемегез белән язган булсагыз тәэсирлерәк булыр иде!!! Бәлки "ятымнан" кабат түләүсез теркәлү ясар идем.

Яңартылды Якшәмбе, Ноябрь 27, 2011 12:17
 

Агымдагы рейтингы: 4.63Кайнар УНЛЫК!!!
Тавыш бирде: 8

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Кызыксынган кешеләргә... PDF Бастыру E-mail
Сишәмбе, Ноябрь 22, 2011 03:17

Коръән әлифбасы хәрефләренең башта, уртада һәм ахырда язылышлары.

Яңартылды Якшәмбе, Ноябрь 27, 2011 12:18
 

Агымдагы рейтингы: 4.33
Тавыш бирде: 6

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Үтенеч PDF Бастыру E-mail
Чәршәмбе, Ноябрь 16, 2011 05:55

Хөрмәтле дуслар!!! Үтенеп сорыйм сездән, сайтта теркәлгәнче төп биттәге "Сайта теркәлү кагыйдәләре"дигән анимацияле рәсемгә басып, танышып чыксагыз иде. Көнгә уннарча хатка җавап яза-яза куллар калмый, шунда барысын да аңлатырга тырыштым ич. Бер бит укып чыгарга вакытыгызны кызганмагыз инде. Минекен менә азрак кызганыгыз, кат-кат һаман бер үк әйбергә җавап биреп утырганчы, сайтка берәр файдалырак материал куяр идем!!!

Яңартылды Якшәмбе, Ноябрь 27, 2011 12:19
 

Агымдагы рейтингы: 4.33
Тавыш бирде: 6

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Чып-чын иҗат җимеше!!! PDF Бастыру E-mail
Дүшәмбе, Ноябрь 14, 2011 07:45

Хөрмәтле, кулланучыларым! Бүген мин сезгә чып-чын мәгънәсендә "шидывыр" тәкъдим итәм. 1 сыйныф укучылары өчен математика фәненнән эшләнгән әлеге презентация -күнектергечне башкарып чыгучы Спасс районы Николь урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Егорова Дарья тырышлыгына һәм түземлегенә исем китте. Миңа да әлеге презентацияне тәрҗемә итү, вак-төяк шигырьләр иҗат итү, йөзләгән сылтамасында кайнашу өчен ике көн вакыт кирәк булды. Әле аның өстенә ООО "Белем.ру" авторы- Раил Мәүлет улы Гатауллинга да мөрәҗәгать итәргә туры килде. Ул үтенечемне кире какмады, 1 дән 10 га кадәрге саннар турында бик матур шигырьләр иҗат итеп бирде. Зур рәхмәт белдерәм аңа, исәнлек-саулык телим! Презентацияне төзү эшендә Дарьяга булышкан укытучысы Авдонина В.П. да мактауга лаеклыдыр дип саныйм. "Методик сандыгым"ның "Презентацияләр" асменюсында урнаштырылган әлеге ресурсны мин "1 сыйныфлар өчен математикадан супер ярдәмлек" дип атадым. Супер димәслекме соң, ул бит 364!!! слайдтан тора, һәм бик интерактив! Математика дәресләрендә 1 сыйныфта рәхәтләнеп ел буе кулланырга мөмкин. Ярый, күп сөйләп җибәрдем бугай, үзегез йөкләп алып, бәя биреп карагыз. "Методик сандыгыма" рәхим итегез!!!

Яңартылды Якшәмбе, Ноябрь 27, 2011 12:20
 

Агымдагы рейтингы: 5Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 10

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Әйдәгез болай итик... PDF Бастыру E-mail
Сишәмбе, Ноябрь 08, 2011 06:55

Дуслар, әйдәгез болай итик- сайтта татарча мультфильмнар туплыйк. Мин аны туплый башладым инде, сез дә бу эштә катнаша аласыз, теркәлү бу эштә мәҗбүри түгел. Аннары, миңа калса, кызык та әле бу эш. Шунысын искәртәм, видеороликларны Ю-туб видеохостингыннан сылтамасын алып урнаштырырга кирәк(Яндекста ютуб дип язсагыз, иң беренче шул чыга, аннары аның эзләү функциясе аркылы теләсә нәрсәне табып була инде), әлегә башка хостинглар белән эшләп булмый дип беләм, тикшереп тә караганым юк, теләсәгез сынап карагыз. Видеороликларны ничек куярга икәнне түбәндәге роликтан аңларсыз дип уйлыйм, ә минем сайттагы әлеге бит сайтның уң як блогында "Көфер почмагы"нда урнашкан. Шулай ук өстәге "Почмакка керү" сылтамасы аркылы кереп сез үз язмагызны, кызыклы фотолар һәм төрле темага караган видеороликларыгызны урнаштыра аласыз. Язманы шуннан ук язып була, фотосурәтләрне компьютерыгыздан йөкләргә кирәк, ә инде видеоязмалар ютубтан сылтама кую рәвешендә башкарыла. (Сылтаманың кыскасын түгел, "показать параметры" га басып, "длинная ссылка" дигәненә тамга куеп алырга кирәк, видеороликны карагач аңлыйсыз инде сез аны) Киттекме?!!

Зурайту Күчереп алу
Яңартылды Якшәмбе, Ноябрь 27, 2011 12:21
 

Агымдагы рейтингы: 5Кайнар УНЛЫК!!!
Тавыш бирде: 5

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Өйрәнеп кенә килүчеләр өчен... PDF Бастыру E-mail
Якшәмбе, Ноябрь 06, 2011 01:08

Кадерле кунакларым! Бу араларда берничә кеше электрон почта төзүдә ярдәм сораган иде. Әлбәттә кулланучылар өчен бу мәкалә актуаль түгел, чөнки алар арасында электрон почтасыз кеше юк. Ә менә интернетта яңа гына эшләп китүчеләр өчен ярдәме тими калмас, шул исәптән укучы балаларга да. Дөрес, сайтның "Видеозалыма күз салыгыз" бүлегендә mail.ru да электрон почта тартмасы төзү буенча видеодәресләрем бар инде, ә менә Яндексныкы, миңа калса, җайлырак һәм ышанычлырак. Рәхим итегез!

Зурайту Күчереп алу
Яңартылды Якшәмбе, Ноябрь 27, 2011 12:22
 

Агымдагы рейтингы: 5Кайнар УНЛЫК!!!
Тавыш бирде: 8

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Квиллинг сәнгате PDF Бастыру E-mail
җомга, Ноябрь 04, 2011 09:08

Җәмәгать, әлеге мәкаләне куеп Америка ачмыймдыр анысы. Интернетта бу турыда материал бихисап. Ләкин кемдер инде әлеге сәнгатьтә бик алга киткәндер, ә кемдер әле керешә генә башлагандыр. Эшләнмәләр бик матурлар шул, караган саен карыйсы килеп тора. Шуңа сезгә тәкъдим итәргә дип махсус чәчәкләрдән генә торган галерея дә әзерләдем әле. Ә сайтның "Методик сандыгы"нда шул исемдәге бүлек тә булдырып, берничә эшне татарчага тәрҗемә итеп куеп  карадым. Килеп чыккандырмы юкмы, ярашлы татар сүзләре эзләп байтак утырдым.


Яңартылды Якшәмбе, Ноябрь 27, 2011 12:23
 

Агымдагы рейтингы: 4.92Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 12

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

<< Беренче < Алдагысы 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Киләсе > Соңгысы >>

9 бит

Керү формасы

Сайтта кемнәр

Хәзер сайтта:
  • 1 кунак
  • 1 робот
Яңа кулланучылар:
  • JEjaf FAeg JEjaf FAeg
  • Венера Сунгатуллина Венера Сунгатуллина
  • Гөлия Гатина Гөлия Гатина

Соңгы фикерләр

Виртуаль зоопарк

КЕРҮ

Сәйләннәр илендә

Илгә керү

Статистика

Кулланучылар : 145
Мәкаләләр : 570
Материалларны карау : 3801511

Элемтә

Телефон (яңа):
8843(62)46-7-89