• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


Сайттан эзләү

Электрон мәгарифтә безнең мәктәп

Эчке тәртип

Машиналы авылдашларга

Кичә бәйрәм табынында булдыңмы?

Руль артына утырырга ярыймы икән?

ТИКШЕРЕП КАРА

Сораштырулар

Табигатькә интернет-сәяхәт

Аралашкан сайтлар

Монда

Сайтның баннер коды


Очраклы фото

Чатта аралашыйк

Чат хәбәрләре
Исемегез

Халык сынамышлары

Борынгылар белми әйтми!

Сайтка ярдәм

Сайтка ярдәм итәргә теләсәгез.
Түләү счеты: 410011097748220

Уважаемые гости, обратите внимание! Информация на сайте представлена на татарском языке (кроме раздела, посвященного предмету "Русский язык").

Мишәбаш авылының космостан күренеше

Хөрмәтле дуслар! Сез Татарстан Республикасы Саба районы Мишәбаш башлангыч мәктәбе укытучысы Шакиров Булат Мәхмүт улының шәхси сайтын ачтыгыз. Сез биредә мәктәбебез тормышы, укучыларым уңышы белән ныклап таныша аласыз. Бездә булган һәр яңалык сайтыбыз битләрендә урын алачак. Бер үк вакытта сезне авылыбыз тормышы белән дә таныштырып барырмын. Чагыштыру, нәтиҗә ясау, тәҗрибә уртаклашу, яхшы якларыбыздан үрнәк алу өчен тыгыз элемтәдә торыйк! Сайтымда "без" алмашлыгы куллануга аптырамагыз, чөнки авыл мәктәбендә, балалар аз булу сәбәпле, бер генә класс белән зур эшләр эшләп булмый. Күп кенә чараларны без бергәләп, мәктәп күләмендә башкарабыз. Шулай булса да укучыларым сайт эшчәнлегендә, кызыклы материаллар туплауда һичшиксез катнашачак.



Истәлеккә фотоңны калдыр!



Фотога төшеп китегез!
Яңалыклар
 
Көзнең тагын бер көне калды... PDF Бастыру E-mail
Чәршәмбе, Ноябрь 02, 2011 04:50

Синоптикларның сүзләренә ышансаң, 4 ноябрь көнне төштән соң Татарстанга карлы-буранлы, салкын кыш аяк басарга тиеш ди. Температура нормадан берничә градуска түбәнәеп, -16 градуска җитүе мөмкин ди хәтта! Шуңа күрә көн алып машина юдым (эштән соң инде), ишегалдында кар астында калмасын дип, вак-төяк әйберләрне җыештырып йөрдем. Көн кыска шул, үтте дә китте, әле эшләр калды, бәрәңге базын каплыйсы, кишер, чөгендерләрне саклауга куясы. Сез дә, онытмагыз инде, безнең карамакта бары бер генә көн!!! калганын исегездән чыгармагыз, салкынны 10 ноябрьгә кадәр нык торыр дип вәгъдә итәләр. Бәйрәмнәрдә каз өмәләре дә башланыр, мөгәен. Әйдә, хуш киләсең, салкын, мамык карлы "Татар кышы"! Башкаларга әйтергә ярый бит, нишләп әле безнең дә үз кышыбыз булмаска тиеш ди!!!

Яңартылды Якшәмбе, Ноябрь 27, 2011 12:24
 

Агымдагы рейтингы: 4.2
Тавыш бирде: 5

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Соңгы хәбәрләр PDF Бастыру E-mail
Шимбә, Октябрь 29, 2011 10:36

Бүген, 29 октябрь көнне Казан шәһәре Милли-мәдәни үзәгендә II нче "Белем җәүһәрләре" Бөтендөнья интернет - проектлар бәйгесенең бүләкләү тантанасы булып үтте. Конкурсның узган елгы җиңүчесе буларак, тантанада мин дә катнаштым ( сүз уңаеннан, I нче "Белем җәүһәрләре" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе җәүһәре булганнар әлеге тантаналарда ел саен катнашачак икән). Бу хокукымны мин бик теләп кулландым да. Тантана югары дәрәҗәдә оештырылган иде, мәртәбәле кунаклар да байтак килгән. Чара җыр-биюләр белән үрелеп барды. Әлеге бәйгенең бер җиңүчесе - Саба районы Явлаштау урта мәктәбе "Яшь хәбәрче" интернет-проекты булуы, әлбәттә горурлык хисләре уятты. Шул ук вакытта бәйгедә безнең районнан бары тик бер генә сәхифә катнашуы, республикада алдынгылардан саналган районыбызны һич тә бизәмидер дип уйлыйм. Киләчәктә безнең районнан да катнашучылар күбәйсен иде дигән теләктә калам. Әлеге бәйгене Татарстан хөкүмәте үз канаты астына  алырга җыена, ахры, рәсми булмаган чыганакларга ышансаң. Анысын киләчәк күрсәтер. Ләкин инде быел ук конкурста уңай якка таба зур үзгәрешләр күзгә ташлана. Узган ел яңа туган сабый булса, быел нык басып тәпи киткән тупырдап торган балага ошаттым мин аны. Аннары конкурсны оештыру, иганәчеләр табу һәм башка, һәм башкалар өчен көн-төн чабып йөргән чып-чын милләтпәрвар шәхесебез - "Белем. ру" проекты авторы - Раил Гатауллинга да зур рәхмәт әйтмичә мөмкин түгел. Афәрин Раил Мәүлет улы! Сезнең кебекләр булганда милләт буларак юкка чыкмабыз, телебез, гореф- гадәтләребезне саклап калырбыз кебек. Түбәндә сез 2011 елның Белем җәүһәрләрен күрәсез!

keshkonkurs

Яңартылды Шимбә, Октябрь 29, 2011 11:07
 

Агымдагы рейтингы: 4.86Кайнар УНЛЫК!!!
Тавыш бирде: 7

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Кирәк бит, ә!!! PDF Бастыру E-mail
Пәнҗешәмбе, Октябрь 27, 2011 07:20

Исәнмесез!!! Кирәк бит, ә! Үз сайтыңа, үзең керә алма әле! Бүген 3 нче көн инде. Әлеге юлларны мәктәптән язам, ләкин мәктәптән бары тик шушы җөмләләрне генә язып була шул, ә тулы канлы материал куярга прокси-сервер мөмкинлек бирми, FTP га рөхсәт юк. Өйдән сайтыма кертмиләр, менә шундый капкында мин хәзер. Хостинг техник ярдәм хезмәткәрләре бик теләп ярдәм итәргә ризалыкларын белдерделәр, ләкин гаеп аларда түгел шул, гаеп минем провайдер, ягъни ТАТТЕЛЕКОМда, ә алар кайчан проблеманы чишәрләр, әлегә билгесез. Анык кына күрсәтелгән бер электрон почта адресларын да тапмадым, телефоннан гына бу проблеманы чишеп булмый, чөнки минем аларга дәлилле файл җибәрәсем бар. Ә сез, дусларым, мин югында сайтта тәртип саклагыз инде, ярыймы? Сайтка миннән кала теләсә кем керә ала, бары тик миннән кала!!! Кызыкмы?Смеётся Очрашканчы, дусларым!!!

 

Агымдагы рейтингы: 5
Тавыш бирде: 1

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Кулланучыларыма бүләк! PDF Бастыру E-mail
җомга, Октябрь 21, 2011 09:40

Кадерле кулланучыларым, сезгә бер бүләгем бар. Әлеге бүләк бию белән кызыксынган, вальс биюе, танго кебек парлы биюләр өйрәтүче кулланучыларым күңеленә хуш килер дип уйлыйм. Чөнки бу чын мәгънәсендә конкрет бер биюне ничек биергә икәнен "чәйнәп бирүче" видеодәресләр җыелмасы. Рәхим итегез!

Яшерен файлны йөкләү өчен теркәлергә кирәк
 

Яңартылды җомга, Октябрь 21, 2011 10:08
 

Агымдагы рейтингы: 4
Тавыш бирде: 4

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Фотошоп PDF Бастыру E-mail
Чәршәмбе, Октябрь 19, 2011 06:16

"Файдалы программалар" ны дәвам итик! Ни хикмәттер, программаларның яңа версиясе чыккан саен, сөенеп урнаштырам, әмма күңелем тиз кайта алардан, әле компьютерымда да һаман "чучка баласы" операцион системасын кулланам һәм ул мине канәгатьләндерә әлегә. Ә "7 нче" версия операцион система миңа ошамый. Нәкъ шул ук хәл программалар белән дә. Файн реадер (сканерлау өчен) программасының 9, 10, 11 нче версияләрен урнаштырып карадым, мактанып язалар, ә чынлыкта системага артык йөк тудыруы, гади кулланучы өчен аңлаешсыз көйләнмәләреннән кала бер ние юк, кире 8 нче версиягә кайттым. Фотошоп белән дә шул ук хәл.

Яңартылды Чәршәмбе, Октябрь 19, 2011 06:49
 

Агымдагы рейтингы: 4.67Кайнар УНЛЫК!!!
Тавыш бирде: 9

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Уку- көрәк белән кое казу ул! PDF Бастыру E-mail
Сишәмбе, Октябрь 18, 2011 09:36

Иптәшләр! "Уку - энә белән кое казу"- дигән мәкальне, балаларны куркытмас өчен, "көрәк белән кое казу",- дип үзгәртеп торыйк әле. Анысының да бик авыр эш икәнен бер багана чокыры казыган кеше дә аңлый инде. Укучыларыбызны әлифбадан хәреф таныту, укырга өйрәтү өчен, ә укучыларыбызның без өйрәткәннәрне үзләштерү өчен күпме маңгай тирләребезне түккәнне әлеге абзыйның кое казуы белән генә чагыштырып булырмы икән?

Менә шушы катлаулы эшебездә безгә азмы-күпме ярдәм итмәсме икән, дәресләребездә кулланып булмасмы икән дип кулыма эләккән бер китапның сканер күчермәсен ясаган идем әле. Мин аның бик нык кыскартылганверсиясен сезнең хөкемгә тапшырырмын. Сканерланган битләрне адәм рәтенә китерер өчен байтак хезмәт кирәк. шул кич буе утырып та өлгерә алмадым. Тулы версиясен иртәгә , теркәлгән кулланучыларыбызга өлгертә алырмын дип өметләнәм. Әлегә кыскачасына бер күз ташлап алыгыз. "Әлифбадан ярдәмлек" "Хәрефләр илендә", Алара сайтымда нәкъ менә шул исемнәрдә урын алыр. Юлы: "Өске меню"--- "Методик сандык" ---- "Дидактик кулланма".

 

Яңартылды Чәршәмбе, Октябрь 19, 2011 09:25
 

Агымдагы рейтингы: 3.8
Тавыш бирде: 10

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Дуслар, киңәш кирәк иде... PDF Бастыру E-mail
Дүшәмбе, Октябрь 17, 2011 10:14

Сез ничек уйлыйсыз, материалны минимум мәгълүмат белән, матур итеп тәкъдим итәргәме (бу очракта материал озаграк йөкләнәчәк), әллә максимум мәгълүмат белән тиз йөкләнә торган итепме, минемчә алай балаларга кызык булмаячак. Менә утырам хәзер баш кашып. Түбәндәге материал мисалында фикерләрегез белән уртаклашсагыз иде.

http://meshabash.ru/galerejalar/akkosh/akkosh.html

Яңартылды Дүшәмбе, Октябрь 17, 2011 10:55
 

Агымдагы рейтингы: 4.9Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 10

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Математикадан- хайваннар дөньясына PDF Бастыру E-mail
Якшәмбе, Октябрь 16, 2011 10:20

Хөрмәтле коллегалар, бүген мин сезгә 2 сыйныфлар өчен(үзенә күрә универсаль итергә тырыштым, теләсәгез рәхәтләнеп беренче сыйныфта кулланыгыз!) дәрестән тыш эшчәнлеккә төзелгән (внеурочная деятельность) авторлык программамны тәкъдим итәм. Гаеп итеш булмасын, ул тулысы белән теркәлгән кулланучыларга гына күрсәтелә. Ә инде ул дәресләр өчен ярдәмлекне мин барлык сайт кунакларына да тәкъдим итәм. Шул ярдәмлекләрнең берсе тиздән виртуаль зоопарк булып үсеп чыгар дип планлаштырып торам әле. Шулай булырмы, юкмы, анысын бик тиздән белерсез. Әлеге ярдәмче материалларны моннан карый аласыз: №1, №2, ә авторлык программам белән танышу өчен сайт буйлап сезнең юл: Өске меню ----"Методик сандык" ---- "Яңа стандартлар буенча"

Яңартылды Якшәмбе, Октябрь 16, 2011 11:09
 

Агымдагы рейтингы: 4.8Кайнар УНЛЫК!!!
Тавыш бирде: 5

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Wordтан рәсемнәрне йолкып алу PDF Бастыру E-mail
Пәнҗешәмбе, Октябрь 13, 2011 01:40

Хөрмәтле дуслар! Тагын бер "Файдалы программа" белән танышыйк. Аны мин мәкалә исеме белән атадым, ягъни ворд документларындагы рәсемнәрне тартып алу программасы. Әлбәттә ворд документындагы рәсемне күчермәләп икенче ворд документына куеп була, ә менә рәсем буларак саклап булмый. Бу программа белән сез аны секунд эчендә эшли алырсыз. Уңышлар!!! Искәрмә: программаны урнаштырасы юк, бары тик төргәктән генә сүтәсе (разархивировать или распаковать).

Яңартылды Якшәмбе, Октябрь 16, 2011 02:49
 

Агымдагы рейтингы: 4.43
Тавыш бирде: 7

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Бәйрәм белән, хөрмәтле коллегалар! PDF Бастыру E-mail
Чәршәмбе, Октябрь 05, 2011 10:58

Хөрмәтле укытучыларны, хезмәтләре мәгариф өлкәсе белән бәйле булган барлык кешеләрне профессиональ бәйрәмебез белән чын күңелдән котлыйм! Эшебездә, тормышыбызда зур уңышлар юлдаш булсын! Ходай тәгалә саулык-сәламәтлектән аермасын, гаиләлеләребезгә гаилә бәхете бирсен, кайгы - хәсрәт күрсәтмәсен, гаиләсезләргә үз тиңнәрен табып матур тормыш корырга язсын. Агымдагы уку елында, гомумән һәрвакыт, укучыларыбыз уңышлары белән сөендерсен. Бәйрәмнәрегез мөбәрәк, табыннарыгыз түгәрәк булсын, дуслар!!!

 

Яңартылды Пәнҗешәмбе, Октябрь 06, 2011 08:54
 

Агымдагы рейтингы: 4.55Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 11

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

<< Беренче < Алдагысы 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Киләсе > Соңгысы >>

10 бит

Керү формасы

Сайтта кемнәр

Хәзер сайтта:
  • 1 кунак
  • 1 робот
Яңа кулланучылар:
  • JEjaf FAeg JEjaf FAeg
  • Венера Сунгатуллина Венера Сунгатуллина
  • Гөлия Гатина Гөлия Гатина

Соңгы фикерләр

Виртуаль зоопарк

КЕРҮ

Сәйләннәр илендә

Илгә керү

Статистика

Кулланучылар : 145
Мәкаләләр : 570
Материалларны карау : 3801529

Элемтә

Телефон (яңа):
8843(62)46-7-89