Сентябрь
10,
2014
Картаебыз... Бастыру

Хөрмәтле сайтым кунаклары! Моннан бик күп еллар элек, ягъни 2005 елның 10 сентябрендә үземнең беренче сайтымны интернетка куйган  идем. 9 ел күпме ул, азмы, анысын төрле яшьтәге кеше төрлечә бәялидер. 80 яшьлек кешедән  9 елны алып атсаң, ул егет кеше булыр иде. 40 тан соң да картаю сизелә икән ул, дуслар. 9 ел компьютер каршында чекрәеп утыру эзсез калмаган, якыннан күз күреме сизелерлек начарайды.  Хәзерге халәтемне, сез макәлә өчен урнаштырылган рәсемнән(ул кадәр үк картаймадым әле картаюын, әдәби әсәрләрдәге арттыру алымын гына кулландым), яшьлегемне ничек сагынуымны музыкаль файлдан аңларсыз.

Исмә әле җил, исмә димен

Телгәләмә җанымны.

"Сагынмый бу!"- дисеңме ни?

Җилләр кебек чагымны.



Ләкин бирешмәгез картлыкка, дуслар!!!

Фикерләр:

Яңартылды Шимбә, Сентябрь 27, 2014 10:40
 

Агымдагы рейтингы: 4.76Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 25

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1