Ямьле Саба ягым-Мишәбашым
Белем алган туган мәктәбем.
Сиңа атап язар шигырьләрем
Сиңа баглап эшлим эшләрем!
Үзем турында |
![]() |
![]() |
![]() |
Пәнҗешәмбе, Сентябрь 22, 2011 03:43 |
Исәнмесез, хәлләр ничек? Әй, интернет гизүче! Пәрәвездә йөзә-йөзә Минем "яр"га эләгүче. Туктат, әйдә корабыңны Төшер якорең төпкә. Сөйләем үзем турында Салып һәр җебен җепкә. Рәхим итеп рәсемгә басыгыз! Ә һөнәрем буенча мин никтер әни юлыннан киттем. Ул- Шакирова (Сөйләйманова) Дания Фәсхетдин кызы 37 ел буе балаларга белем һәм тәрбия бирде, кызык, төннәр буе дәфтәр тикшергәннәрен, план язганнарын (ул вакытта 3 класска берүзе иде бит әле )күрә торып ничек укытучы булырга уйлаганмындыр, хәзер аңлата алмыйм. Әнием узган ел 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котлап төрле елларда укыткан укучылары да килгән иде. Әлеге кичәгә мин дә бераз өлеш керткән идем. Түбәндәге видеоролик нәкъ менә шул кичә өчен әниемне 80 яшьлек юбилее белән котлап ясалды. Рәхим итегез! Фикерләр: |
Яңартылды Якшәмбе, Декабрь 04, 2011 04:10 |
Агымдагы рейтингы: 4.77Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 56
Әлеге материалны бәяләгезче!:
Фикерләр
Бу язманың фикерләр RSS тасмасы .