• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Үзебез турында PDF Бастыру E-mail
җомга, Февраль 19, 2010 03:14

Бераз үзебез турында

1974 нче елдан 2008 нче елга кадәр мәктәп агач бинада урнашкан иде. 3 сыйныф бүлмәсе, 1 ашханә, туган якны өйрәнү музее, 60 кв.м. лы җылытылмаган коридор. 2008 елдан мәктәп газ белән җылытыла башлады. Мәктәпнең 0,03 га тәҗрибә участогы бар. Әлеге тәҗрибә участогы 3 ел рәттән район конкурсында II, III урыннарны яулады. 2008 елның июнь аенда иске бина сүтелеп, аның урынына ике катлы комплекс төзелә башла ды. Мәктәп 25 укучыга исәпләнгән, файдалануга 2009 елның 1 сентябрендә тапшырылды. Хәзер балалар заманча, яхшы итеп җиһазландырылган бинада белем алалар.Барлык уңайлыклары булган спорт залы бар. Укучылар кайнар аш белән тәэмин ителгән. Атнага ике тапкыр хореография түгәрәге эшли. Аны Фаваризова Раилә Тәлгат кызы алып бара. Моннан тыш шулай ук атнага ике мәртәбә укучыларны Лесхоз боз сараена хоккей түгәрәгенә алып бару оештырылды. Мәктәптә 3 укытучы, 0,75 штатта 1 техник персонал, 1 оператор хезмәт күрсәтә. Укучылар саны 15. 2004 елдан мәктәптә инглиз теле укытыла башлады. 2007 елда мәктәп интернет челтәренә тоташтырылды. Уку күрсәткечләребезгә килгәндә өлгереш 100%, сыйфат 53,2% Илебездә барган балалар кимү процессы безне дә читләтеп үтмәде. Ике ел элек кенә мәктәбебез район башлангыч мәктәпләре арасында укучылар саны буенча 1 урынны биләп тора иде. Ул вакытта бездә 27 укучы белем алды. Быел, әйтеп үтелгәнчә, 15 укучыга калдык. Ә менә алдагы елларда ниндирәк күрсәткечләр икәнен түбәндәге таблицадан күрергә мөмкин:
Класслар/еллар 2009/10 2010/11 2011/12 2012/13 2013/14 2014/15 2015/16 2016/17
I 2 3 8 5 5 6 4 5
II 5 2 3 8 5 5 6 4
III 2 5 2 3 8 5 5 6
IV 6 2 5 2 3 8 5 5
барысы 15 12 18 18 21 24 20 20

 

Фикерләр:

Яңартылды җомга, Февраль 19, 2010 03:30
 

Агымдагы рейтингы: 4.13
Тавыш бирде: 8

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #1 4 нче сыйныфка эш программалары.Римма 28.09.2012 16:59
Булат исәнмесез! Сез миңа булыша алмассызмы?!
Татар мәктәбендә укыту өчен татарча 4 сыйныфка эш программалары кирәк иде . Бигрәк тә Технология, ИЗО .
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү