• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Март
03,
2010
Сайт авторы турында Бастыру E-mail
Автор: Lion2005   

Сайт авторы Шакиров Булат Мәхмүт улы.

Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары! Бераз гына интернетка ничек аяк басканымны һәм сайт ясау тарихы белән таныштырып узам. Әлеге уй минем күңелемә  2008 елның октябрь айларында кереп урнашты. Бервакыт, очраклы гына, “Сабантуй” газетасында Арча районы Кушлавыч төп гомумбелем бирү мәктәбенең сайт адресына юлыктым. Кызыксынып китеп, аны ачып карадым һәм саф татар телендә төзелгән сайт күреп, аңа шундук гашыйк булдым. Бу үзебезнең мәктәп сайтын ясый башлау өчен көчле этәргеч булды. Тик нишләргә? Сайт ясау технологиясен мин бөтенләй белмим бит. Менә шуннан Кушлавыч мәктәбе сайты администраторы Әюпов Илфар Илдарович белән элемтәгә керергә булдым. Курка-курка соралган үтенечемне Илфар зурдан кубып күтәреп алды. Тиз арада ул минем чын дустыма әйләнде. Шулай итеп, аның ярдәме белән, интернет челтәрендә сайт ясау сукмагы буйлап тәпи киттем. Озак та үтмәде, беренче уңышлар да барлыкка килде. Мин сайт ясап, аны серверга урнаштырдым. Авырлык килеп чыккан саен, әлбәттә инде, төп таянычым Илфар Илдарович булды. Ни кызганыч, саф татар телендә сайт ясау русча ясауга караганда күпкә авыррак булып чыкты. Татар хәрефләре урынына төрле тамгалар дисеңме, берәр язулы открытка куйган саен аны татарчага әйләндереп кабат эшләү дисеңме... Бар да киртә булып торды. Ирексездән HTML теле өйрәнеп, сәгатьләр буе интернетта утыра башладым. Ләкин туган телебездә сайт булдыру теләгем көчле иде. Менә уңышка да ирешелде. Ул гына да түгел, сайтның сыйфатын Республика конкурсында сынап карарга да булдым. Һәм менә шатлык озак көттермәде дә. Яңа гына пешеп чыккан сайт “Иң оригиналь бизәлешле сайт” номинациясендә грамотага лаек булды. Бу сайтны камилләштерү өстендә эшләргә зур этәргеч булды. Интернет киңлекләрендә яңа технологияләр барлыкка килү, сайтны элекке дәрәҗәдә калдыру мөмкин түгел икәнлеген күрсәтте. Һәм яңа төр сайтка тотынырга туры килде. “Первая помощь” җыентыгы аша килгән сайтлар ясау редакторы- Front Page бу эштә зур булышлык итте. Әллә укытучым яхшы булганга , әллә үзем үҗәткә- монысы да килеп чыкты бит! Тагын Республикакүләм конкурста катнаштым. Монысында инде зуррак җиңү елмайды. Конкурста “Иң технологик сайт” номинациясендә 3 нче урынга лаек булып, безнең сайт диплом һәм истәлекле бүләк белән билгеләп үтелде. Замана һаман алга бара. Инде бу сайт та конкурентлыкка сәләтле булмый башлады. Ә артта каласы килми. Кабат эзләнүләр, кабат ярдәм кирәк булды. Тагын бәхет елмайды. Казан шәһәре Мәскәү районы 20 нче мәктәп программачысы Аглиуллин Руслан ярдәм кулы сузды. Эшләр алга китте... Хәзер инде Joomla системасында мәктәпнең 3 елга өченче сайты барлыкка килде. Менә шулай итеп, дуслар, сез хәзер яхшы кешеләр ярдәме белән төзелгән, конкурентлыкка сәләтле яңа сайтым белән танышасыз. Киләчәктә дә дуслар шулай күп булсын һәм интернет челтәрендә татар сайтлары үз урыннарын тапсын һәм үсештә булсын иде дигән теләктә калам.

Фикерләр:

Яңартылды Якшәмбе, Февраль 24, 2013 06:04
 

Агымдагы рейтингы: 4.69Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 13

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
-4 #5 RE: Сайт авторы турындаРаушания 19.08.2010 14:54
Булат, повер поинтта эшлэгэн презентацияне ё туб аша кертеп булмыймы эллэ? Син ничек итеп безнен конкурс эшлэрен урнаштырдын? Без аны булдыра алырлыкмы?
3 программа аркылы үткәрсәң була. Зинһар монда язмагыз әле, теркәлдегез бит инде профильдә шәхси хәбәр аша языгыз. Сайтта татар хәрефләре белән язуыгызны бик үтенәм
Өземтәләргә
 
 
-4 #4 RE: Сайт авторы турындаРаушания 19.08.2010 05:51
Менэ хэзер, ниһаять кайдан карарга икәнен анладым. Моннан сон гел шулай эшләрмен инде.
Өземтәләргә
 
 
-2 #3 RE: Сайт авторы турындаКунак 12.08.2010 21:04
Исәнмесез, Булат Мәхмүт улы. минем сорауны җавапсыз калдырмаганыгыз өчен зур рәхмәт. Сезнең ярдәмгә бик мохтаҗ мин. Үзем үҗәтлек белән һәм укытучымның тәкъдиме белән (Мәтҗанова Раушания апа) татар теле сайты ачтым, тик җитешмәгән яклары әле бик күп. файллар каталогына баскач, кырда бүлекчәләрне чыгармый.........һәм башкалар. нишләргә дә белмим. әллә аңламыйм, әллә ноутбук тыңламый. Адресы http://tatartele2010.ucoz.ru/. әгәр ярдәм итәргә теләгегез булса, ачуланмасагыз, парольләрен язармын
Өземтәләргә
 
 
-2 #2 RE: Сайт авторы турындаБулат Шакиров 02.08.2010 09:14
Исәнмесесез Гөләндәм ! Бу очракта адресны мин күрсәтергә тиештер дип уйлыйм. Сорауларыгызны менә бу почтага салыгыз:
Өземтәләргә
 
 
-2 #1 сорауКунак 01.08.2010 22:27
Исәнмесез, Булат Мәхмүт улы. Сайтыгыз бик яхшы. Миңа ошады. Миндә дә сайт ясау теләге уянды. ярдәм итә алмассыз микән. Яндекстагы почта адресым(әгәр ярдәм итә калсагыз!)gulya
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү