• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Килешү буенча эшләүчеләр Бастыру E-mail
Чәршәмбе, Март 03, 2010 08:55
Мәктәбебездә төп 3 укытучыдан тыш тагын 3 укытучы килешү буенча (по совместительству) эшли. Әйдәгез, алар белән танышып үтик.

Гүзәлова Алисә Марсель кызы.
Белеме: махсус урта.
Категория: яшь белгеч.
Стаж:  -
Гүзәлова Алисә Марсель кызы Арча педагогия  кол- леджын тәмамлап безнең   мәктәпкә   инглиз теле укытырга эшкә  килде. Белемен   Казан  ТГГПУ университетында читтән торып уку бүлегендә күтәрә. Әлегә 2 курста укый. Алисә эшли башлавы ның беренче көннәреннән үк үзен тырыш, белемгә омтылучан, үз өстендә даими эшләүче белгеч буларак танытты. Коллектив һәм укучылар белән уртак телне тиз тапты. Дәресләрен  ныклап  хәзерләнеп, бик күп өстәмә материаллар  белән тулыландырып алып бара. Без аңа хезмәт юлында һәм тормышында зур уңышлар телибез.

Алисә Марсель кызы дәрестә.

Физик тәрбия дәресләрен алып баручы укытучыбыз Габдрахманов Раушан Шогаепович Әлмәт физкультура техникумын тәмамлаган. Беренче квалификацион категориягә ия. Ул оста оештыручы, үз эшенең остасы. "Балаларның сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итү, физик яктан сау-сәламәт шәхес тәрбияләү- минем төп бурычым"-, ди ул.Укучылар Раушан абыйларының дәресләрен түземсезләнеп көтеп алалар.

 

 

 

 

"Хәрәкәттә-бәрәкәт",- диләр дуслар. Физкультура дәресләрен үлеп яратабыз. Математика түгел инде. Уйныйсың, йөгерәсең , сикерәсең. Абыебыз да бик әйбәт.


 

 

 

 

Фаваризова Раилә Тәлгат кызы Арча педагогия көллиятенең музыка бүлеген тәмамлаганнан соң, белемен Казан дәүләт педагогика университетында дәвам итә. Ул Явлаштау урта мәктәбендә өстәмә белем бирү тәрбиячесе булып эшли. Безнең мәктәптә хореография түгәрәге алып бара. Энергиясе ташып торган, җыр-биюгә гашыйк Раилә апаларын укучылар бик яраталар.

 

Фикерләр:

Яңартылды Дүшәмбе, Март 15, 2010 09:42
 

Агымдагы рейтингы: 5
Тавыш бирде: 3

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикер өстәү